Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Юлны әзерләргә тиешле берәү туа

Юлны әзерләргә тиешле берәү туа

ЛҮК 1:57—79

  • ЧУМДЫРУЧЫ ЯХЪЯ ТУА, ҺӘМ АҢА ИСЕМ КУШАЛАР

  • ЗӘКӘРИЯ ЯХЪЯНЫҢ КЕМ БУЛАЧАГЫН АЛДАН ӘЙТӘ

Илисәбәтнең бала тудыру вакыты якынлашып килә. Өч ай буе аның туганы Мәрьям аларда яшәгән. Хәзер Мәрьямгә хушлашырга һәм озын юлга чыгарга вакыт җиткән. Аңа төньякка Насарага үз өенә кайтып китәргә кирәк. Якынча алты айдан соң аның да улы туачак.

Мәрьям киткәч, күп тә үтми, Илисәбәт бала таба. Ул үзе дә, улы да сау-сәламәт. Илисәбәт белән Зәкәрия моңа бик шатлана! Илисәбәт сабыен күршеләренә һәм туганнарына күрсәткәч, алар да бик сөенә.

Аллаһының Исраилгә биргән Кануны буенча, ир бала туганнан соң аны сигезенче көнне сөннәткә утыртканнар, һәм шунда аңа исем дә кушканнар (Левилеләр 12:2, 3). Кайберәүләр Зәкәриянең улын атасының исеме белән атарга кирәк дип уйлый. Ләкин Илисәбәт: «Юк! Аның исеме Яхъя булачак»,— дип әйтә (Лүк 1:60). Исегездәдер, Җәбраил фәрештә бу балага Яхъя дигән исем кушарга кирәк дигән иде.

Әмма күршеләр һәм туганнар: «Синең туганнарың арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит»,— дип каршы төшә (Лүк 1:61). Ишарәләр ярдәмендә алар Зәкәриядән улын ничек атарга теләгәнен сорый. Зәкәрия язу өчен такта сорап ала да: «Аның исеме Яхъя»,— дип язып куя (Лүк 1:63).

Шунда Зәкәрия могҗизалы рәвештә яңадан сөйләшә башлый. Исегездәдер, ул, фәрештәнең Илисәбәт ир бала табачак дигән сүзләренә ышанмагач, сөйләшү сәләтен югалткан иде. Хәзер исә Зәкәрия сөйләшә башлагач, күршеләре таң кала һәм: «Бу бала кем булыр икән?» — дип әйтә (Лүк 1:66). Алар балага Яхъя исеме Аллаһы ярдәме белән бирелгәнен аңлый.

Аннары изге рух белән сугарылып, Зәкәрия болай ди: «Исраил Аллаһысы Йәһвә макталсын, чөнки ул үз халкына игътибар итеп коткару китерде. Ул үз хезмәтчесе Давытның йортында безнең өчен куәтле коткаручы бирде» (Лүк 1:68, 69). «Куәтле коткаручы» диеп, ул әле туачак Хуҗа Гайсәне күздә тота. Зәкәриянең сүзләре буенча, шул коткаручы ярдәмендә Аллаһы, «без дошманнарыбыздан коткарылгач... безне үзенә бер куркусыз изге хезмәт башкарырга лаеклы итәр. Һәм без аның каршында гомер буе тугры һәм тәкъва була алырбыз» (Лүк 1:74, 75).

Үзенең улы турында Зәкәрия мондый пәйгамбәрлек әйтә: «Сине исә, балам, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип атарлар, чөнки син Йәһвә алдында аның юлларын әзерләр өчен барырсың һәм аның халкына гөнаһларын кичерү аша килгән коткарылу турында хәбәр җиткерерсең. Бу Аллаһының тирән кызгануы ярдәмендә мөмкин булачак. Югарыдан килгән шул кызгану таң атканда балкып торган яктылык кебек булыр. Шулай итеп ул караңгылыкта һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирер һәм, аякларыбызны тынычлык юлына бастырып, безне фатихалар» (Лүк 1:76—79). Нинди юатучы пәйгамбәрлек!

Ә ул вакытта әле кияүдә булмаган Мәрьям инде Насарага өенә кайткан була. Аның авырлы булуы ачыклангач, нәрсә булыр?