Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Мәрьям, кияүдә булмаса да, авырлы

Мәрьям, кияүдә булмаса да, авырлы

МАТТАЙ 1:18—25 ЛҮК 1:56

  • ЙОСЫФ МӘРЬЯМНЕҢ ЙӨКЛЕ БУЛУЫН БЕЛЕП АЛА

  • МӘРЬЯМ ЙОСЫФНЫҢ ХАТЫНЫ БУЛЫП КИТӘ

Мәрьям инде дүртенче ай йөкле. Исегездәдер, авырлы чагының беренче айларын ул туганы Илисәбәт янында, көньякта урнашкан Яһүдиянең таулы җирләрендә үткәргән иде. Әмма хәзер ул инде өендә Насарада. Тиздән бөтенесе дә аның йөкле булуын беләчәк. Әйе, хәзер ул бик кыен хәлдә!

Әмма Мәрьямнең Йосыф исемле балта остасына ярәшелгән булуы хәлне тагы да катлауландыра. Ул белә: Аллаһының Исраилгә бирелгән Кануны буенча, берәр ир кешегә ярәшелгән хатын үзе теләп бүтән кеше белән якынлык кылса, аны ташлар атып үтерергә тиешләр (Канун 22:23, 24). Шуңа күрә, Мәрьям, әхлаксызлык кылмаган булса да, үзенең йөкле булуын Йосыфка ничек аңлатачагы һәм барысы нәрсә белән бетәчәге турында борчыладыр.

Мәрьям инде өч ай өйдә булмаган, шуңа күрә Йосыфның аны бик күрәсе киләдер. Алар очрашкач, Мәрьям, күрәсең, аңа авырлы булуын әйтә һәм Аллаһының изге рухы ярдәмендә балага узганын җайлап кына аңлатырга тырыша. Шулай да Йосыфка моны аңлау һәм моңа ышану бик авыр.

Йосыф Мәрьямнең яхшы һәм инсафлы кыз булуын белә. Һәм ул аны өзелеп ярата. Әмма Мәрьямнең әйткән сүзләренә карамастан, Йосыфка ул берәр ир кешедән генә балага уза алган кебек тоела. Йосыф аның ташлар атып үтерелүен я бөтен кеше алдында мәсхәрәгә калуын теләми. Шуңа күрә ул аның белән яшерен генә аерылышырга була. Ул көннәрдә ярәшелгән кешеләр өйләнешкән дип саналган, шуңа күрә ярәшүне өзәр өчен аерылышырга кирәк булган.

Соңрак шундый уйлар белән Йосыф йокларга ята. Төшендә аңа Йәһвәнең фәрештәсе күренә һәм болай ди: «Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга курыкма, чөнки аның карынындагы бала изге рухтан. Аңардан угыл туачак, һәм син аңа Гайсә дигән исем бир, чөнки ул үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак» (Маттай 1:20, 21).

Йосыф йокысыннан уяна. Барысы да ачыкланганы өчен ул бик рәхмәтле! Ул шунда ук фәрештә кушканча эшли: Мәрьямне үз өенә алып кайта. Бу адым Йосыф белән Мәрьямнең хәзер инде законлы рәвештә никахлашканнарын күрсәтә. Әмма Йосыф, Мәрьямнең Гайсәгә авырлы чагында, аның белән якынлык кылмый.

Берничә ай үтә. Йосыф һәм авырлы Мәрьям, Насарадагы өйләрен калдырып, юлга чыга. Мәрьям бала табарга торганда, аларга кая барырга кирәк?