Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсә Насарада үсә

Гайсә Насарада үсә

МАТТАЙ 13:55, 56 МАРК 6:3

  • ЙОСЫФ БЕЛӘН МӘРЬЯМНЕҢ ГАИЛӘСЕ ИШӘЯ

  • ГАЙСӘ ҺӨНӘРГӘ ӨЙРӘНӘ

Гайсә Насарада, кечкенә генә гади бер шәһәрдә үсә. Ул шәһәр Гәлиләя дип аталган өлкәнең таулы җирендә, Гәлиләя диңгезе дип билгеле булган зур күлдән көнбатышта урнашкан.

Гайсәгә, бәлки, ике яшь булганда, Йосыф белән Мәрьям Мисырдан монда күченә. Ул вакытта Гайсә, күрәсең, аларның бердәнбер баласы була. Ләкин вакыт узу белән Мәрьям белән Йосыфның Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд исемле уллары һәм шулай ук кызлары да туа. Әйе, Гайсәнең ким дигәндә алты эне-сеңелесе була.

Әлбәттә, Гайсәнең башка туганнары да бар. Без инде Илисәбәт һәм аның улы Яхъя турында беләбез. Алар Яһүдиядә, көньякка таба күп километр ераклыкта яши. Ләкин тагын да якынрак, Гәлиләядә Салумия яши; ул, күрәсең, Мәрьямнең апасы я сеңелесе һәм, димәк, Гайсәнең апасы. Салумиянең ире — Зебеди. Аларның ике улы Ягъкуб белән Яхъя — Гайсәнең якын туганнары. Үскәндә, Гайсәнең алар белән күпме вакыт үткәргәне безгә билгеле түгел, ләкин соңрак алар аның бик якын хезмәттәшләре, ике рәсүле булып китә.

Йосыфка, үзенең үсә барган гаиләсе турында кайгыртыр өчен, бик күп эшләргә туры килә. Ул балта остасы. Йосыф Гайсәне үз улы итеп тәрбияли, шуңа күрә аны «балта остасының улы» дип атыйлар (Маттай 13:55). Йосыф Гайсәне дә балтачылыкка өйрәтә, һәм Гайсә бу һөнәрне яхшы үзләштерә. Менә ни өчен кешеләр соңрак Гайсә турында «ул балта остасы» дип әйтәләр (Марк 6:3).

Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылу Йосыф гаиләсенең тормышында иң мөһим урын тота. Аллаһы Канунын үтәп, Йосыф белән Мәрьям үз балаларына өйләрендә «утырганда, юлда барганда, ятканда һәм торганда» рухи үгет-нәсыйхәт бирә (Канун 6:6—9). Насарада синагога бар, һәм Йосыфның үз гаиләсен анда һәрвакыт гыйбадәт кылырга йөрткәненә бер дә шикләнмәскә була. Чөнки соңрак Гайсә турында, ул, «гадәттәгечә, Шимбә көнне синагогага» йөргән, дип әйтелер (Лүк 4:16). Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсенә йөрү дә гаиләгә зур шатлык китерә.