Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсәнең хак гыйбадәткә карата ашкынуы

Гайсәнең хак гыйбадәткә карата ашкынуы

ЯХЪЯ 2:12—22

  • ГАЙСӘ ГЫЙБАДӘТХАНӘНЕ ЧИСТАРТА

Кәнәдә үткән туйдан соң Гайсә Кәпернаумга юл тота. Гайсәнең әнисе һәм энеләре — Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд аның белән бара.

Ләкин ни өчен Гайсә Кәпернаумга бара? Бу шәһәр Насара белән Кәнәгә караганда уңайлырак җирдә урнашкан һәм, күрәсең, зуррактыр. Шулай ук, Гайсәнең күп кенә беренче шәкертләре Кәпернаумда я аның тирәсендә яши. Шуңа күрә Гайсә аларны үзләренең туган җирләрендә өйрәтә ала.

Кәпернаумда Гайсә күп кенә гаҗәеп эшләр дә башкара. Шулай итеп шәһәрдә һәм аның тирәсендә яшәгән күп кешеләр аның анда башкарган эшләре турында ишетә. Ләкин Гайсә һәм аның иптәшләре — тугры яһүди ир-атлар — тиздән Иерусалимга б. э. 30 елының Пасах бәйрәменә барырга тиеш була.

Гыйбадәтханәдә булганда Гайсә бер нәрсә эшли. Аның бу эше элек кылган эшләреннән бик нык аерылып тора һәм аның шәкертләрендә нык тәэсир калдыра.

Аллаһы Кануны буенча, исраиллеләр гыйбадәтханәдә хайван корбаннары китерергә тиеш. Иерусалимда яшәгәндә аларга нәрсәдер ашарга да кирәк. Шуңа күрә, Канунда әйтелгәнчә, Иерусалимга ерактан килүчеләр үзләре белән акча алып, «эре терлек, сарыклар, кәҗәләр» һәм үзләренә кирәкле башка нәрсәләр сатып ала ала (Канун 14:24—26). Ә Иерусалимдагы сатучылар гыйбадәтханәнең зур ишегалдында хайваннар һәм кошлар сата. Һәм аларның кайберләре бәяләрне күтәреп, халыкны талый.

Ачу белән янып, Гайсә акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрә, өстәлләрен аудара һәм кешеләрне куып чыгара. Шунда Гайсә: «Боларны моннан алып китегез! Җитәр, Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — ди (Яхъя 2:16).

Гайсәнең шәкертләре, моны күргәч, Аллаһы Улы турында: «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торачакмын»,— дигән пәйгамбәрлекне исләренә төшерә. Әмма яһүдләр аңардан: «Болай эшләргә хокукың барлыгын нинди билге күрсәтеп исбат итә аласың?» — дип сорыйлар. Гайсә аларга: «Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын»,— дип җавап бирә (Яхъя 2:17—19; Зәбур 69:9).

Яһүдләр Гайсә туры мәгънәдә Иерусалимдагы гыйбадәтханә турында әйтә дип уйлый, һәм шуңа күрә алар: «Бу гыйбадәтханә 46 ел төзелде, ә син аны өч көн эчендә яңадан торгызмакчы буласыңмы?» — дип сорыйлар (Яхъя 2:20). Әмма Гайсә гыйбадәтханә дип үзенең тәне турында әйтә. Өч ел үткәч, аның шәкертләре, ул үледән терелтелгәч, бу сүзләрне исләренә төшерә.