Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Яхъя кечерәя, Гайсә үсә

Яхъя кечерәя, Гайсә үсә

МАТТАЙ 4:12 МАРК 6:17—20 ЛҮК 3:19, 20 ЯХЪЯ 3:22—4:3

  • ГАЙСӘНЕҢ ШӘКЕРТЛӘРЕ СУГА ЧУМДЫРА

  • ЧУМДЫРУЧЫ ЯХЪЯНЫ ТӨРМӘГӘ УТЫРТАЛАР

Б. э. 30 елының язында Пасах бәйрәмен үткәргәннән соң, Гайсә үзенең шәкертләре белән Иерусалимнан китә. Әмма алар туп-туры үзләренең Гәлиләядәге өйләренә кайтмый. Алар Яһүдиягә бара һәм анда күпләрне суга чумдыра. Чумдыручы Яхъя да инде якынча бер ел шул ук эш белән шөгыльләнә, аның кайбер шәкертләре һаман да аның белән, бәлки, Үрдүн елгасы үзәнендә.

Гайсә үзе суга чумдыру үткәрми, моны шәкертләре аның җитәкчелегендә эшли. Гайсә хезмәтенең бу чорында Гайсә дә, Яхъя да Аллаһы Кануны килешүенә каршы кылган гөнаһларыннан тәүбә иткән яһүдләрне өйрәтә (Рәсүлләр 19:4).

Ләкин Яхъяның шәкертләре, көнләшә башлап, аңа Гайсә турында болай дип зарлана: «Остаз... синең белән булган... кеше [Гайсә] суга чумдырылу үткәрә, һәм барысы аның янына бара» (Яхъя 3:26). Яхъя исә Гайсәдән көнләшми, ул аның уңышларына сөенә һәм үз шәкертләренең дә шатлануын тели. Ул үзенең аларга: «Мин Мәсих түгел, әмма мин аның алдыннан җибәрелгәнмен»,— дип әйткән сүзләрен исләренә төшерә. Аннары ул барысы да аңларлык бер мисал китерә: «Кәләш кияүнеке, әмма кияүнең тавышын ишетеп торучы аның янындагы дусты чиксез куана. Шуңа күрә мин дә шатлык белән тулы» (Яхъя 3:28, 29).

Яхъя, кияүнең дусты буларак, айлар элек үз шәкертләрен Гайсә белән таныштырып, шатлык кичергән. Яхъя шәкертләренең кайберләре Гайсәгә ияргән һәм вакыт узу белән изге рух белән майланыр. Яхъя үзенең хәзерге шәкертләренең дә Гайсә артыннан баруларын тели, чөнки аның максаты — Мәсихнең хезмәтенә юл әзерләү. Ул моны: «Мәсих үсәргә, ә мин кечерәергә тиеш»,— дип аңлата (Яхъя 3:30).

Моңарчы Гайсәнең шәкерте булып киткән икенче Яхъя соңрак Гайсәнең чыгышы һәм аның кешелекне коткарудагы төп роле турында болай дип яза: «Югарыдан килүче зат һәркемнән өстен... [...] Ата Угылны ярата һәм бар нәрсәне аның кулына тапшырган. Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия, Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак, ул Аллаһының ярсуын татыячак» (Яхъя 3:31, 35, 36). Кешеләр белергә тиешле нинди мөһим хакыйкать!

Чумдыручы Яхъя үз роле һәм эшчәнлегенең кечерәюе турында сөйләгәннән соң күп тә үтми, Һируд патша аны кулга ала. Һируд үз абыйсы Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнгән. Яхъя аны зина кылганы өчен кешеләр алдында фаш иткәч, патша аны төрмәгә утыртырга куша. Гайсә, бу турыда ишеткәч, Яһүдияне калдырып, үз шәкертләре белән Гәлиләягә китә (Маттай 4:12; Марк 1:14).