Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Насара шәһәрендәге синагогада

Насара шәһәрендәге синагогада

ЛҮК 4:16—31

  • ГАЙСӘ ИШАГЫЯ ТӨРГӘГЕННӘН ӨЗЕК УКЫЙ

  • НАСАРА ХАЛКЫ ГАЙСӘНЕ ҮТЕРМӘКЧЕ БУЛА

Насара шәһәре шау-шу килә. Гайсә, бер елдан аз гына артык вакыт элек Яхъя тарафыннан суга чумдырылырга киткәнче, монда балта остасы булган. Ләкин хәзер инде ул кодрәтле эшләр башкаручы буларак билгеле. Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең Гайсәнең үзләрендә дә андый эшләр кылуын бик күрәсе килә.

Аларның түземсезлеге Гайсә, гадәттәгечә, синагогага килгәч тагы да арта. «Һәр Шимбә синагогаларда» кешеләр гыйбадәт вакытында дога кылган һәм Муса китапларын кычкырып укыган (Рәсүлләр 15:21). Пәйгамбәрләр китапларыннан да өзекләр укылган. Укырга дип торып баскач, Гайсә, еллар буе шул синагогага йөргәнгә, күрәсең, күп кенә кешеләрнең йөзләрен танып ала. Аңа Ишагыя пәйгамбәр төргәген бирәләр. Ул анда Йәһвә үз рухы белән майлаган Шәхес турында әйтелгән урынны эзләп таба. Бу сүзләрне бүген Ишагыя 61:1, 2 дә укып була.

Гайсә алдан әйтелгән бу Шәхес әсирләргә азатлык турында, сукырларга күзләре ачылачагы һәм Йәһвәнең хуплау вакыты киләчәге турында вәгазьләячәк дип укый. Аннан соң ул төргәкне кире хезмәтчегә бирә дә үз урынына барып утыра. Бөтен кеше аңа текәлеп карап тора. Аннары ул, мөгаен, укыганнарын аңлатып бирә һәм мондый мөһим сүзләр әйтә: «Сез әле генә ишеткән Язма өзеге бүген үтәлде» (Лүк 4:21).

Кешеләр аның «ягымлы сүзләренә таң калып», бер-берсенә: «Әллә ул Йосыф улы түгелме?» — диешә. Ләкин Гайсә аларның могҗизалар көткәнен белә, шуңа күрә ул болай дип дәвам итә: «Әлбәттә, сез миңа карата: „Табиб, үз-үзеңне дәвала“,— дигән мәкальне кулланырсыз һәм: „Без Кәпернаумда булган эшләр турында ишеткән идек, монда да, үз туган җиреңдә, шундый ук эшләр башкар“,— дип әйтерсез» (Лүк 4:22, 23). Мөгаен, Гайсәнең элекке күршеләре ул беренче чиратта туган шәһәрендә кешеләрне савыктырырга тиеш иде дип уйлый. Шуңа күрә алар Гайсә үзләрен санга сукмый дип саныйдыр.

Аларның фикер йөртүен аңлап, Гайсә Исраил белән бәйле кайбер тарихи очракларны искә ала. Аның сүзләре буенча, Исраилдә Ильяс көннәрендә күп кенә тол хатыннар булган, шулай да Ильяс аларның берсенә дә җибәрелмәгән. Ул Сидон янындагы Сарифат шәһәрендә яшәүче исраилле булмаган бер тол хатын янына барган һәм анда могҗиза кылып, аның гаиләсен үлемнән коткарган (1 Патшалар 17:8—16). Һәм Илиша көннәрендә Исраилдә махау авырулылар күп булса да, Илиша пәйгамбәр бары тик сурияле Ногманны гына савыктырган (2 Патшалар 5:1, 8—14).

Гайсә синагогадагы бу кешеләрнең эгоистик теләкләрен һәм имансыз булуларын фаш иткән мондый чагыштырулар китергәч, алар үзләрен ничек тота? Аларның ачулары чыга, һәм алар торып баса да Гайсәне шәһәрдән алып чыгып китә. Алар аны, Насара шәһәре салынган тауның кырыена алып килеп, төртеп төшермәкче була. Әмма Гайсә аларның кулыннан ычкына да китеп котыла. Гайсә хәзер Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнбатыш ярындагы Кәпернаумга юл тота.