Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә Маттайны чакыра

Гайсә Маттайны чакыра

МАТТАЙ 9:9—13 МАРК 2:13—17 ЛҮК 5:27—32

  • ГАЙСӘ САЛЫМ ҖЫЮЧЫ МАТТАЙНЫ ЧАКЫРА

  • МӘСИХ, ГӨНАҺ КЫЛУЧЫЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘР ӨЧЕН, АЛАР БЕЛӘН АРАЛАША

Паралич суккан кешене савыктырганнан соң, Гайсә берникадәр вакытка Гәлиләя диңгезе буенда урнашкан Кәпернаум шәһәре тирәсендә кала. Аның янына кабат күп халык җыела, һәм ул аларны өйрәтә башлый. Аннары Гайсә юлын дәвам итә һәм салым җыю урынында утыручы Маттай исемле кешене күрә, аны шулай ук Леви дип тә атыйлар. Гайсә аңа гаҗәеп сүзләр әйтә. «Минем шәкертем бул»,— дип чакыра ул аны (Маттай 9:9).

Маттай да, күрәсең, Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя очрагындагы кебек, Гайсәнең тәгълиматлары һәм шул җирдә кылган эшләре белән инде таныш була. Һәм ул, алар кебек, чакыруны шунда ук кабул итә. Маттай моның турында үзе бәян иткән Яхшы хәбәрдә: «Тегесе [Маттай үзе], торып, аңа [Гайсәгә] ияреп китте»,— дип яза (Маттай 9:9). Шулай итеп Маттай, салым җыю эшен калдырып, Гайсәнең шәкерте булып китә.

Соңрак Маттай, мөгаен, Гайсәнең махсус чакыруы өчен рәхмәт йөзеннән үз өендә зур мәҗлес җыя. Гайсә белән аның шәкертләреннән тыш, ул тагын кемне чакыра? Мәҗлескә аның кайбер элекке хезмәттәшләре — бүтән салым җыючылар килә. Алар халык нәфрәт иткән Рим хакимияте өчен салымнар, шул исәптән портка килә торган корабларга, төп юллардан йөргән кәрваннарга һәм читтән китерелә торган товарларга салымнар җыя. Күпчелек яһүдләрнең шул салым җыючыларга карашы нинди? Халык аларга җирәнеп карый, чөнки алар еш кына, үзләрен намуссыз тотып, салымны кирәгеннән артык таләп итә. Мәҗлескә шулай ук гөнаһ кылучылар — начар эшләре белән билгеле булган кешеләр дә килә (Лүк 7:37—39).

Гайсәнең андый кешеләр белән бер мәҗлестә утырганын күреп, үзләрен тәкъва дип санаган фарисейлар аның шәкертләреннән: «Ни өчен остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап утыра?» — дип сорый (Маттай 9:11). Моны ишетеп, Гайсә аларга болай ди: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк. Шуңа күрә барыгыз һәм „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенегез. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем» (Маттай 9:12, 13; Һошия 6:6). Фарисейлар Гайсәне «остаз» дип атаса да, чынында аның остаз икәненә ышанмый һәм, Гайсә аларга хакыйкатьне өйрәтә алса да, аңардан өйрәнергә теләми.

Маттай Гайсәгә «ияргән күп кенә кешене» — салым җыючыларны һәм гөнаһ кылучыларны үз өенә, күрәсең, Гайсәне тыңлап, рухи яктан савыга алсыннар өчен чакырган (Марк 2:15). Гайсәнең аларга Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга ярдәм итәсе килә. Гайсә андый кешеләргә, үзләрен тәкъва дип санаган фарисейлардан аермалы буларак, җирәнеп карамый. Ул шәфкатьле һәм кешеләрне кызгана; рухи яктан авырган һәркем өчен ул рухи табиб була ала.

Гайсә салым җыючыларга һәм гөнаһ кылучыларга шәфкать күрсәтеп, аларның гөнаһларына күз йоммый, ә авыру кешеләргә күрсәткән хисләргә охшаш назлы хисләр чагылдыра. Мәсәлән, Гайсәнең махаулы кешене кызганып, аңа кагылганын һәм: «Телим! Тазарын»,— дигән сүзләрен исегезгә төшерегез (Маттай 8:3). Без дә шул ук рәвешчә мохтаҗ кешеләргә, аеруча аларга рухи яктан ярдәм итеп, шәфкать күрсәтергә тырышыйк.