Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсәнең үз Атасы белән мөнәсәбәтләре

Гайсәнең үз Атасы белән мөнәсәбәтләре

ЯХЪЯ 5:17—47

  • АЛЛАҺЫ — ГАЙСӘНЕҢ АТАСЫ

  • ТЕРЕЛТЕЛҮ ВӘГЪДӘ ИТЕЛӘ

Кайбер яһүдләр Гайсәне кешене савыктырып, Шимбә канунын бозуда гаепләгәч, ул аларга: «Атам әле дә эшли, мин дә эшлим»,— дип җавап кайтара (Яхъя 5:17).

Гайсәнең кылган эше Аллаһының Шимбә көне турындагы канунына каршы килми. Вәгазьләп һәм кешеләрне савыктырып, Гайсә яхшы эшләр башкарган Аллаһыдан үрнәк ала. Әйе, ул һәр көнне яхшы эшләр кыла. Әмма Гайсәнең үз гаепләүчеләренә кайтарган җавабы аларны тагын да көчлерәк ярсыта, һәм алар хәтта аны үтерергә җыена. Ни өчен?

Алар хаталы фикер йөртеп, Гайсә кешеләрне савыктырып Шимбә көнен боза дип уйлый. Өстәвенә, аларны Гайсәнең үзен Аллаһы Улы дип санавы рәнҗетә. Алар Гайсәнең Аллаһыны үз Атасы дип атавын көфер сүз сөйләү дип саный; алар уйлаганча, Гайсә Йәһвәне үз Атасы дип атап үзен Аллаһыга тиңли. Әмма Гайсә курыкмый һәм үзенең Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләре турында сөйли. «Ата бит үз Улын ярата,— дип әйтә ул,— һәм үзе башкарган һәр эшен аңа күрсәтә» (Яхъя 5:20).

Тормыш Чыганагы буларак, Ата үткәндә кешеләргә үлгәннәрне терелтергә көч биргән. «Ата үлгәннәрне терелтеп, аларга тормыш биргән кебек,— дип дәвам итә Гайсә,— Угыл да, кемгә теләсә, шуңа тормыш бирә» (Яхъя 5:21). Нинди тирән мәгънәле, киләчәккә өмет бирүче сүзләр! Хәтта хәзер дә Угыл рухи яктан үле кешеләрне терелтә. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Минем сүземне ишетүче һәм мине Җибәрүчегә ышанучы һәр кеше мәңгелек тормышка ия һәм хөкемгә дучар булмый, ул үлемнән тормышка күчкән» (Яхъя 5:24).

Инҗилдә Гайсәнең моңарчы берәрсен үледән терелткәне турында язылмаса да, ул үзен гаепләүчеләргә андый терелтелү булачак дип әйтә. Ул болай ди: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).

Гайсәнең роле күренекле булса да, ул үзенең Аллаһыга буйсынганын танып, болай ди: «Мин һичнәрсәне үземнән чыгып башкара алмыйм... үз ихтыярымны түгел, ә үземне җибәрүченең ихтыярын үтәргә телим» (Яхъя 5:30). Моңа кадәр Гайсәнең үзенең Аллаһы ниятендәге мөһим роле турында әле шулкадәр ачык итеп әйткәне булмаган. Ләкин Гайсәне гаепләүче кешеләрдә аның бу турыда үзе биргән шаһитлегеннән тыш, башкасы да бар. «Сез [Чумдыручы] Яхъя янына кешеләр җибәрдегез,— дип исләренә төшерә Гайсә,— һәм ул хакыйкать хакында шаһитлек бирде» (Яхъя 5:33).

Якынча ике ел элек Чумдыручы Яхъя яһүдләрнең дини җитәкчеләренә «Мәсих» һәм «Пәйгамбәр» дип аталган үзе артыннан килүче Зат турында әйткән иде, һәм Гайсәне гаепләүчеләрнең, күрәсең, бу турыда ишеткәннәре бар (Яхъя 1:20—25). Аларның хәзерге вакытта төрмәдә утырган Яхъяны ул чакта тирән хөрмәт иткәннәрен исләренә төшереп, Гайсә болай ди: «Сез аның яктылыгы астында бераз вакыт кына куанырга теләдегез» (Яхъя 5:35). Шулай да ул Чумдыручы Яхъяның шаһитлегеннән бөегрәк шаһитлек бирә.

«Мин кыла торган эшләр [шул исәптән аның әле генә кешене савыктырганы] Атам тарафыннан җибәрелгәнемә шаһитлек бирә»,— дип әйтә Гайсә. Өстәвенә, ул болай ди: «Мине җибәргән Ата да минем хакта үзе шаһитлек бирде» (Яхъя 5:36, 37). Мәсәлән, Аллаһы Гайсә турында ул суга чумдырылу үткәндә шаһитлек биргән (Маттай 3:17).

Чыннан да, Гайсәне гаепләүчеләрнең аны кире кагар өчен акланырлык сәбәбе юк. Алар үзләре, без Язмаларны тикшерәбез, ди, әмма Гайсә хакында нәкъ шул Язмаларда шаһитлек бирелә дә. «Мусага ышансагыз, миңа да ышаныр идегез,— дип сүзен йомгаклый Гайсә,— чөнки ул минем турында язган. Ләкин аның язганнарына ышанмыйсыз икән, минем сүзләремә ничек ышанырсыз?» (Яхъя 5:46, 47).