Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә фарисейларны шелтәли

Гайсә фарисейларны шелтәли

МАТТАЙ 12:33—50 МАРК 3:31—35 ЛҮК 8:19—21

  • ГАЙСӘ ЮНЫС БЕЛӘН БӘЙЛЕ МОГҖИЗАЛЫ КҮРЕНЕШ ТУРЫНДА ӘЙТӘ

  • ШӘКЕРТЛӘР ГАИЛӘДӘН ДӘ ЯКЫНРАК

Канунчылар һәм фарисейлар, Гайсәнең җеннәрне Аллаһы көче белән куып чыгаруын кире кагып, изге рухка каршы көфер сүз сөйләү куркынычы алдында тора. Алар Аллаһының ягына басармы я Шайтанның ягынамы? Гайсә болай ди: «Яхшы агач булсагыз, җимешегез дә яхшы булыр, начар агач булсагыз, җимешегез дә начар булыр. Агачны җимешенә карап билгелиләр» (Маттай 12:33).

Гайсәнең яхшы җимеш китерүе, ягъни җеннәрне куып чыгаруы, бу аның Шайтанга хезмәт итүенең билгесе дип әйтү ахмаклык. Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә ачыклаганча, җимеш яхшы булса, агачы да яхшы, начар түгел. Шуңа күрә фарисейларның җимеше — Гайсәне мәгънәсез гаепләүләре нәрсә күрсәтә? Аларның начар булганын күрсәтә. Гайсә аларга болай ди: «Агулы елан токымы, ничек инде сез, явыз була торып, яхшы нәрсәләр турында сөйли аласыз? Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга бит» (Маттай 7:16, 17; 12:34).

Чыннан да, безнең әйткән сүзләребез йөрәгебезнең торышын ачыклый һәм хөкем өчен нигез булып тора. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Сезгә шуны әйтәм: кеше үзенең әйткән һәр буш сүзе өчен Хөкем көнендә җавап бирәчәк, чөнки әйткән сүзләреңә карап тәкъва дип игълан ителерсең һәм әйткән сүзләреңә карап хөкем ителерсең» (Маттай 12:36, 37).

Гайсәнең кылган бар куәтле эшләренә карамастан, канунчылар һәм фарисейлар: «Остаз, синнән берәр могҗизалы күренеш күрәсебез килә»,— диләр. Алар аның могҗизаларын үзләре күргәнме, юкмы, аларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең шаһитлекләре бик күп. Шуңа күрә Гайсә бу яһүд җитәкчеләренә болай ди: «Явыз һәм зиначы буын могҗизалы күренеш эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс» (Маттай 12:38, 39).

Нәрсә әйтәсе килгәнен аңлатып, Гайсә болай дип дәвам итә: «Юныс гаять зур балыкның карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Улы да җир карынында өч көн һәм өч төн үткәрер». Юнысны бер зур балык йоткан, ләкин аннары ул шул балык карыныннан чыгып үледән терелгәндәй булган. Шулай итеп Гайсә үзенең үләчәге һәм өченче көнне терелтеләчәге турында алдан әйтә. Соңрак бу сүзләр үтәлгәч, яһүд җитәкчеләре «Юныс... белән булган могҗизаны» кире кага, алар тәүбә итәргә һәм үзгәрергә теләми (Маттай 27:63—66; 28:12—15). Алардан аермалы буларак, «Нинәвә халкы» Юнысның вәгазен ишетеп тәүбә иткән. Шуңа күрә алар бу буынны хөкем итәчәк. Гайсә Шеба патшабикәсе дә үз үрнәге белән аларны шулай ук гаепләр дип әйтә. Бу патшабикә Сөләйманның зирәк сүзләрен тыңларга теләгән һәм ишеткәннәренә хәйран калган. «Әмма монда,— дип әйтә Гайсә,— Сөләйманнан бөегрәге бар» (Маттай 12:40—42).

Аннары Гайсә бу явыз буын хәлен эченнән җен чыккан кеше белән чагыштыра (Маттай 12:45). Ул кеше бушап калган урынны файдалы нәрсәләр белән тутырмаган, шунлыктан теге җен ул кешенең эченә үзеннән дә явызрак башка җиде рухны ияртеп кайта, һәм алар аңа ия була. Исраил халкы чистартылган һәм төзәтелгән булган, шуңа күрә аны эченнән җен чыккан шул кеше белән чагыштырып була. Ләкин бу халык Аллаһы пәйгамбәрләрен кире каккан һәм ахыр чиктә Гайсәгә, аңарда Аллаһы рухының булуы ачык күренеп торса да, каршы чыга. Бу шул халыкның хәле элеккегә караганда да начаррак булып киткәнен күрсәтә.

Гайсә сөйләгән арада, аның әнисе һәм энеләре килә һәм җыелган халык төркеменнән читтәрәк көтеп тора. Гайсә янында утырган кайберәүләр: «Урамда әниең белән энеләрең тора, аларның сине күрәсе килә»,— дип әйтә. Шунда Гайсә үз шәкертләрен никадәр якын күргәнен күрсәтә. Кулын шәкертләренә таба сузып, ул болай ди: «Минем әнием һәм энеләрем — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр» (Лүк 8:20, 21). Шулай итеп ул, туганнары белән бәйләнешләре никадәр кадерле булмасын, үзенең шәкертләре белән булган мөнәсәбәтләре кадерлерәк икәнен күрсәтә. Рухи кардәшләребез белән шундый якын мөнәсәбәтләргә ия булу, аеруча кешеләр безгә шикләнеп караганда һәм безне, яхшы эшләребезне хурлаганда, шулкадәр көч өсти!