Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Патшалык турында мисаллар

Патшалык турында мисаллар

МАТТАЙ 13:1—53 МАРК 4:1—34 ЛҮК 8:4—18

  • ГАЙСӘ ПАТШАЛЫК ТУРЫНДА МИСАЛЛАР КИТЕРӘ

Гайсә, күрәсең, фарисейларны Кәпернаумда шелтәли. Соңрак шул ук көнне ул өеннән чыгып, Гәлиләя диңгезе ярына бара. Анда күп халык җыела. Гайсә көймәгә утырып, ярдан бераз китә дә ярдагы кешеләрне күктәге Патшалык турында өйрәтә башлый. Ул аларга берничә мисал, ягъни киная китерә. Кешеләр ул сөйләгән нәрсәләр белән таныш. Шуңа күрә аларга Патшалыкның төрле якларын аңлау җиңел.

Башта Гайсә орлык чәчүче кеше турында сөйли. Кайбер орлыклар юл буена төшә, һәм кошлар аларны чүпләп бетерә. Башкалары туфрагы аз булган ташлы урынга төшә. Яшь үсемлекләр, тамырларын тирәнгә җибәрә алмаганлыктан, кояшның көйдергеч нурлары астында корый. Бүтәннәре исә чәнечкеле үсемлекләр арасына төшә, һәм шытып чыкканда шул үсемлекләр аларны басып китә. Ә кайберләре яхшы җиргә төшә һәм уңыш китерә, «берәүләр — 100, икенчеләре — 60, ә башкалары 30 тапкыр күбрәк уңыш бирә» (Маттай 13:8).

 Гайсә Патшалык турында тагын бер мисал сөйли. Бер кеше орлык чәчә, һәм ул йоклыймы, юкмы, орлык үсә бара. Кеше аның ничек үскәнен белми (Марк 4:27). Орлык үзеннән-үзе үсә, башаклана, һәм кеше уңыш җыя.

Аннары Гайсә чәчү турында өченче мисал китерә. Бер кеше үз басуына яхшы орлык чәчә, әмма «кешеләр йоклаганда», дошман килеп, бодай арасына чүп үләне чәчеп китә. Бу кешенең хезмәтчеләре аңардан: «Чүп үләнен барып утыйкмы соң?» — дип сорый. Ул аларга болай ди: «Юк, утамагыз, югыйсә чүп үләне белән бергә ялгыш бодай үсентеләрен дә йолкуыгыз бар. Ашлык уру вакытына кадәр бергә үссеннәр. Ә урак өсте җиткәч, мин уручыларга болай дип әйтермен: „Иң элек чүп үләнен җыеп, яндырыр өчен көлтәләргә бәйләгез, ә аннан соң барып, бодайны җыегыз да амбарга салыгыз“» (Маттай 13:24—30).

Гайсәне тыңлаган күпләр игенчелек эше белән таныш. Ул шулай ук бар кешеләргә билгеле булган тагын бер нәрсәне — кечкенә горчица орлыгын искә ала. Ул шундый зур агач булып үсә, хәтта аның ботакларында кошлар ышыклана ала. Бу орлык турында Гайсә болай ди: «Күкләр Патшалыгы горчица орлыгына охшаш. Кеше аны алган да үз басуына утырткан» (Маттай 13:31). Әмма Гайсә ботаника дәресен бирми. Ул гаҗәеп үсешне, бик кечкенә нәрсәнең бик зур нәрсә булып үсә я киңәя алуын сурәтли.

Аннан соң Гайсә күп кенә тыңлаучыларына таныш булган тагын бер нәрсә турында сөйли: «Күкләр Патшалыгы ачыткыга охшаш. Хатын-кыз аны алган да ун килограмм он белән камыр басып куйган» (Маттай 13:33). Ачыткы, күренмәсә дә, бөтен камырны ачыта, һәм камыр күтәрелә. Ул зур үсеш һәм үзгәреш тудыра, әмма моны башта күреп булмый.

Бу мисалларны сөйләгәннән соң, Гайсә халыкны җибәрә һәм үзе тукталган өйгә кайтып китә. Тиздән аның янына шәкертләре килә. Алар Гайсә мисалларының мәгънәсен белергә тели.

ГАЙСӘ МИСАЛЛАРЫННАН ӨЙРӘНҮ

Гайсә моңарчы да ачык мисаллар китергән, ләкин аның үз шәкертләренә бер юлы шулкадәр күп мисаллар сөйләгәне булмаган. Шуңа күрә алар: «Ни өчен син алар белән мисаллар китереп сөйләшәсең?» — дип сорый (Маттай 13:10).

Беренчедән, ул моны Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекне үтәр өчен эшли. Маттай болай дип яза: «Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште. Бу, пәйгамбәрнең әйткәннәре үтәлсен өчен булды: „Мин мисаллар сөйләр өчен авызымны ачармын, яратылганнан бирле яшерен булганны вәгазьләрмен“» (Маттай 13:34, 35; Зәбур 78:2).

Ләкин моңа башка сәбәп тә бар. Мисаллар ярдәмендә кеше йөрәгенең нинди икәнлеген белеп була. Чынлыкта күпчелек кеше Гайсәне оста сөйләүче һәм могҗизалар кылучы кеше итеп кенә күрә. Алар аны буйсынырга кирәк һәм риясыз иярергә кирәк Хуҗа итеп санамый (Лүк 6:46, 47). Аларның үз карашларын һәм яшәү рәвешләрен бер дә үзгәртәсе килми. Андый үзгәрешләр ясарга алар әзер түгел.

Шәкертләренең соравына Гайсә болай дип җавап бирә: «Шуңа күрә мин алар белән мисаллар китереп сөйләшәм дә, чөнки алар карый, ләкин күрми, ишетә, ләкин тыңламый һәм мәгънәсенә төшенми. Аларда Ишагыянең мондый пәйгамбәрлеге үтәлә: „[...] ...Бу халыкның йөрәге тупасланган“» (Маттай 13:13—15; Ишагыя 6:9, 10).

Әмма бу сүзләрне Гайсәне тыңлаучы бар кешеләргә дә кулланып булмый. Ул болай ди: «Ә сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрә, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетә. Сезгә хак сүз әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм тәкъваларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәде; һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәде» (Маттай 13:16, 17).

Әйе, 12 рәсүлнең һәм башка тугры шәкертләрнең йөрәкләре ишеткән хәбәрне кабул итәргә әзер. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Сезгә күктәге Патшалыкның изге серләре ачылган, ә аларга ачылмаган» (Маттай 13:11). Шәкертләре ишеткәннәрен эчкерсез аңларга теләгәнгә, Гайсә аларга чәчүче турындагы мисалны аңлата.

«Орлык — Аллаһы сүзе ул»,— дип әйтә Гайсә (Лүк 8:11). Ә туфрак — кеше йөрәге. Бу аның мисалының мәгънәсен аңларга булыша.

Юл буендагы тапталган җиргә төшкән орлыклар турында ул болай ди: «Иблис килә дә, алар [Аллаһы сүзен ишеткән кешеләр] иман итмәсен һәм котыла алмасын өчен, йөрәкләрендәге сүзне алып китә» (Лүк 8:12). Туфрагы аз булган ташлы урынга чәчелгән орлыклар исә — сүзне шатлык белән кабул иткән кешеләрнең йөрәкләре. Әмма андый йөрәкләрдә сүз тирән тамырланмый. «Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән» алар иманнан ваз кичә. Әйе, «сынау вакытында», бәлки, гаилә әгъзалары я башкалар каршылык күрсәткәндә, алар читкә китә (Маттай 13:21; Лүк 8:13).

Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгән орлыклар турында нәрсә әйтеп була? Монда сүзне ишетүче кешеләр турында сүз бара. Әмма «бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр һәм күпләрне алдаучы байлык» сүзне басып китә (Маттай 13:22). Бу кешеләрнең йөрәкләренә сүз эләккән булса да, ул басыла һәм уңыш бирми.

Ахырда Гайсә яхшы җир турында әйтә. Бу җир сүзне ишетеп, аны чын күңелдән кабул иткән һәм бу сүзнең чын мәгънәсенә төшенгән кешеләрне аңлата. Моның нәтиҗәсе нинди була? Алар «җимеш китерәләр». Төрле шартлары — яшьләре я сәламәтлекләре — аркасында кешеләр бер үк күләмдә җимеш китерә алмый. Кайберләре — 100, икенчеләре — 60, ә башкалары 30 тапкыр күбрәк уңыш бирә. «Алар, сүзне ишеткәч, аны тоталар һәм чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерәләр». Әйе, Аллаһыга хезмәт иткәндә андый «яхшы күңелле кешеләр» аның фатихаларын татый (Лүк 8:15).

Бу сүзләр Гайсә янына өйрәткәннәрен аңлатсын дип килгән шәкертләргә аеруча зур йогынты ясыйдыр! Хәзер алар бу мисалларны өстән-өстән генә түгел, ә тирәнрәк аңлый. Ни өчен Гайсә аларның бу мисалларны аңлауларын тели? Шәкертләр хакыйкатьне башкалар белән уртаклаша алсын өчен. «Әллә яктырткычны савыт белән каплар өчен яки сәке астына куяр өчен алып киләләрме? Аны югарырак урынга куяр өчен алып киләләр түгелме?» — дип сорый ул. Һәм аннары мондый киңәш бирә: «Колагы булган тыңласын» (Марк 4:21—23).

КҮБРӘК БЕЛЕРГӘ ТЕЛӘК БҮЛӘКЛӘНӘ

Гайсә шәкертләргә чәчүче турындагы мисалны аңлатканнан соң, аларның күбрәк беләсе килә. «Басудагы чүп үләне турындагы мисалны безгә аңлатып бирче»,— дип сорый алар (Маттай 13:36).

Әйе, шәкертләрнең ишеткәннәренә карашы ярдагы башка кешеләрнекеннән бик нык аерылып тора. Күрәсең, халык Гайсә сөйләгән мисалларны ишетсә дә, аларның бу мисалларның асылына төшенәсе һәм гамәли файдасын күрәсе килми. Алар ишеткәннәренә канәгать. Яр буендагы бу кешеләрне үзе янына килгән кызыксынучан шәкертләренә каршы куеп, Гайсә болай ди:

«Ишеткән нәрсәләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагы да өстәлер» (Марк 4:24). Шәкертләр нинди «үлчәм» белән үлчи? Алар Гайсәне эчкерсез кызыксыну һәм игътибар белән тыңлый, һәм аларга белемнәрен тирәнәйтү мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә шәкертләр Гайсәдән бодай һәм чүп үләне турындагы мисалны аңлатуын сорагач, ул болай ди:

«Яхшы орлык чәчүче — ул Адәм Улы, басу — ул дөнья, яхшы орлыклар — ул Патшалык уллары, чүп үләне — ул Явызның уллары, ә аны чәчүче дошман — Иблис. Урак өсте — бу дөнья төзелешенең тәмамлануы, уручылар — фәрештәләр» (Маттай 13:37—39).

Үз мисалын бәйнә-бәйнә аңлатып биргәннән соң, Гайсә аның үтәлешен сурәтли. Дөнья төзелешенең ахыры вакытында уручылар, ягъни фәрештәләр, чүп үләнен, ягъни христианнарны, «Патшалык улларыннан» аерачак. «Тәкъваларны» җыячаклар, һәм ахыр чиктә алар «үз Аталарының Патшалыгында» балкып торачак. Ә «Явызның уллары» белән нәрсә булачак? Алар юк ителәчәк, һәм бу — алар өчен «үкереп елап, тешләрен шыкырдатыр» өчен сәбәп (Маттай 13:41—43).

Аннары Гайсә үзенең шәкертләренә тагын өч мисал сөйли. Башта ул болай ди: «Күкләр Патшалыгы кырда яшерелгән хәзинәгә охшаш. Кеше аны тапкач, кабат яшергән. Ул шатлыгыннан барып, бар булганын саткан да шул кырны сатып алган» (Маттай 13:44).

Аннары ул болай дип дәвам итә: «Күкләр Патшалыгы шулай ук югары сыйфатлы энҗеләр эзләп, бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән сәүдәгәргә охшаш. Ул бик кыйммәтле бер энҗене тапкач, барып, булган бар нәрсәсен саткан да шул энҗене сатып алган» (Маттай 13:45, 46).

Гайсә шул мисалларның икесендә дә кешенең чыннан да кыйммәтле нәрсәләр хакына һәртөрле корбаннарга әзер булуын сурәтли. Сәүдәгәр, бик кыйммәтле бер энҗене сатып алыр өчен, «булган бар нәрсәсен» сата. Гайсәнең шәкертләренә кыйммәтле энҗе турындагы бу мисалны аңлау авыр түгел. Кырда яшерелгән хәзинәне тапкан кеше дә, аңа ия булыр өчен, «бар булганын сата». Ике очракта да сатып алырга һәм сакларга кирәк булган бик кыйммәтле нәрсә турында сүз бара. Моны, үзенең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен, кешенең зур корбаннарга әзер булуы белән чагыштырып була (Маттай 5:3). Гайсәнең шушы мисалларын ишеткән кайбер кешеләр, үзләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен һәм аның чын шәкертләре булыр өчен, зур тырышлыклар куярга әзер булганнарын инде күрсәткән (Маттай 4:19, 20; 19:27).

Ахырда Гайсә күкләр Патшалыгын төрле балыклар эләккән ятьмә белән чагыштыра (Маттай 13:47). Балыкларны аерганда, яхшыларын кәрзингә салалар, ә ашарга яраксызларын читкә ташлыйлар. Гайсә әйтүенчә, дөнья төзелеше тәмамланганда нәкъ шулай булачак та: фәрештәләр явызларны тәкъвалардан аерачак.

Гайсә, беренче шәкертләрен «кеше тотучылар» булырга чакырганда, үзе рухи мәгънәдә балык тоткан дип әйтеп була (Марк 1:17). Әмма, аның сүзләре буенча, ятьмә турындагы мисал киләчәктә, «бу дөнья төзелеше тәмамланганда» үтәләчәк (Маттай 13:49). Гайсәне тыңлаган рәсүлләр һәм башка шәкертләр киләчәктә әле бик кызык нәрсәләр булачагын аңлый.

Гайсәнең көймәдән сөйләгән мисалларын тыңлаган бу шәкертләр тагы да бүләкләнә. Гайсә үз «шәкертләренә барын да башкалардан аерым аңлатырга» әзер (Марк 4:34). Ул «үз хәзинәсеннән искесен дә, яңасын да чыгаручы йорт хуҗасына охшаш» (Маттай 13:52). Бу мисалларны китереп, Гайсә үзенең өйрәтү осталыгы белән мактанмый. Киресенчә, ул үз шәкертләре белән кыйммәтле хәзинәгә охшаш хакыйкатьләрне уртаклаша. Чыннан да, ул иң яхшы остаз!