Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәнең җеннәр өстеннән хакимлеге бар

Гайсәнең җеннәр өстеннән хакимлеге бар

МАТТАЙ 8:28—34 МАРК 5:1—20 ЛҮК 8:26—39

  • ГАЙСӘ ҖЕННӘРНЕ КУЫП ЧЫГАРА, ТЕГЕЛӘР ДУҢГЫЗЛАРГА КЕРӘ

Шәкертләр, диңгездә коточкыч давылны кичереп ярга чыкканнан соң, тагын бер шаккатыргыч хәл күрә. Якындагы зираттан бик ярсулы, җен хакимлегендәге ике кеше килеп чыга һәм Гайсәгә таба йөгерә! Изге Язмалардагы хәбәрләрдә аеруча аларның берсенә игътибар ителә; ул, бәлки, икенчесенә караганда котырынкырактыр һәм җеннәр хакимлегендә озаграк булгандыр.

Аяныч хәлдәге бу кеше ялангач йөри. Ул көне-төне «төрбәләрдә һәм тауларда бертуктаусыз кычкырып йөри һәм үзен таш белән җәрәхәтли» (Марк 5:5). Ул шулхәтле ярсулы, хәтта беркемнең дә ул урын янындагы юлдан үтәргә батырлыгы җитми. Аны бәйләп куярга тырышкан булсалар да, ул чылбырларны өзгән һәм аякларындагы богауларны ваткан. Беркем дә аны буйсындыра алмаган.

Бу кеше Гайсә янына йөгереп килеп, аның аякларына егылгач, эчендәге җеннәр аны: «Гайсә, Аллаһы Тәгаләнең Улы, сиңа миннән ни кирәк? Мине җәфаламаска Аллаһы белән ант ит!» — дип кычкырырга мәҗбүр итә. Гайсә: «Җен, бу кешедән чык!» — диеп, җеннәр өстеннән хакимлеге бар икәнен күрсәтә (Марк 5:7, 8).

Чынлыкта бу кешене күп җеннәр үз хакимлегендә тота. Гайсә аңардан: «Исемең ничек?» — дип сорагач, тегесе: «Исемем Легион, чөнки без күп»,— дип җавап бирә (Марк 5:9). Рим легионы меңнәр гаскәридән тора; димәк, бу кешегә күп җеннәр ташлана, һәм алар аның газапларын күрүдән ләззәт таба. Алар Гайсәдән «үзләрен упкынга җибәрмәскә» үтенә. Җеннәр, һичшиксез, үзләрен үз башлыклары Шайтан белән бергә нәрсә көткәнен белә (Лүк 8:31).

Якында якынча 2 000 дуңгыздан торган көтү тукланып йөри. Ул хайваннар Канун буенча нәҗес, һәм яһүдләргә аларны асрарга да ярамый. Җеннәр Гайсәдән: «Безгә дуңгызларга керергә рөхсәт ит»,— дип ялвара (Марк 5:12). Ул рөхсәт итә, һәм алар дуңгызларга керә. Шунда бөтен 2 000 дуңгыз текә ярдан диңгезгә ташланып бата.

Шул дуңгызлар турында кайгырткан көтүчеләр, моны күргәч, бу хакта шәһәрдәге һәм авыллардагы кешеләргә сөйләр өчен чабып китә. Кешеләр, нәрсә булган икән дип, шул урынга килә. Килгәч, ни күрсеннәр: эченнән җеннәр чыккан кеше киенгән килеш үз акылында Гайсә янында утыра!

Бу хакта ишеткән һәм шул адәмне күргән кешеләрне курку биләп ала, һәм алар Гайсә тагын нәрсә эшләр икән дип борчыла. Шуңа күрә алар Гайсәдән үз җирләреннән китүен бик үтенә. Гайсә көймәгә утырганда, элек җенле булган кеше аның белән бергә барырга рөхсәт сорый. Ләкин Гайсә аңа: «Бар, өеңә, туганнарың янына кайт. Аларга Йәһвәнең үзең өчен башкарган бар эшләре һәм үзеңә күрсәткән шәфкате турында сөйлә»,— дип әйтә (Марк 5:19).

Гадәттә, Гайсә савыккан кешеләргә үзләре белән булган хәл турында берәүгә дә сөйләмәскә куша, чөнки ул кешеләрнең шаккатыргыч хәбәрләр нигезендә үзе турында билгеле бер нәтиҗәгә килүләрен теләми. Ләкин бу очракта элек җенле булган кеше үзе Гайсәнең зур көчкә ия булганын исбатлаучы тере дәлил булып тора, һәм ул Гайсәнең вәгазьләргә мөмкинлеге булмаган кешеләргә шаһитлек бирә ала. Аның шаһитлеге шулай ук дуңгыз көтүенең кырылуы аркасында туа алган яман хәбәрләрнең таралуына юл куймаячак. Шулай итеп, бу кеше китә дә Декаполиста Гайсәнең үзе өчен башкарган эшләре хакында игълан итә башлый.