Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Гәлиләядә вәгазьләү һәм рәсүлләрне өйрәтү

Гәлиләядә вәгазьләү һәм рәсүлләрне өйрәтү

МАТТАЙ 9:35—10:15 МАРК 6:6—11 ЛҮК 9:1—5

  • ГАЙСӘ КАБАТ ГӘЛИЛӘЯ БУЙЛАП ҮТӘ

  • УЛ РӘСҮЛЛӘРНЕ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ҖИБӘРӘ

Гайсә инде якынча ике ел ашкынып вәгазьли. Хәзер ул ашкынуын киметеп ял итәрме? Һич тә юк. Ул вәгазь эшен киңәйтә һәм «синагогаларда өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып, [Гәлиләядәге] бар шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөри» (Маттай 9:35). Күргәннәре аны вәгазь эшен тагы да киңәйтергә кирәк икәненә ышандыра. Ләкин ул моны ничек эшләр?

Кайда гына бармасын, Гайсә рухи яктан савыгуга һәм юатуга мохтаҗ булган кешеләрне күрә. Алар көтүчеләре булмаган йончыган һәм таралган сарыклар сыман. Ул аларны кызгана һәм үз шәкертләренә болай ди: «Әйе, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез» (Маттай 9:37, 38).

Гайсә нәрсә эшләргә икәнен белә. Ул 12 рәсүлен чакыра һәм аларны икешәр-икешәр итеп алты парга бүлә, ә аннары аларны мондый боерык биреп вәгазьләргә җибәрә: «Башка халыкларга алып баручы юлларга чыкмагыз, Самариянең шәһәрләренә дә кермәгез, ә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз. Барганда исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“,— диегез» (Маттай 10:5—7).

Әйе, шәкертләр Патшалык турында вәгазьләргә тиеш. Нәкъ аның турында Гайсә үрнәк догада искә алган. Аллаһы билгеләгән Патша Гайсә Мәсих җирдә булганга, алар Патшалык якынлашты дип әйтә алган. Әмма аларның бу Патшалык хөкүмәтенең вәкилләре икәннәрен нәрсә раслар? Гайсә аларга авыруларны савыктырырга һәм хәтта үлгәннәрне терелтергә көч бирә. Ул бу эшләрне бушлай эшләргә куша. Алайса, рәсүлләр үз ихтыяҗлары, мәсәлән, көндәлек ризыклары, турында ничек кайгыртыр?

Гайсә үз шәкертләренә үзләре белән вәгазьгә бернәрсә дә алмаска куша. Алар янчыкка алтын да, көмеш тә, бакыр тәңкәләр дә алмаска тиеш. Аларга юлга хәтта ризык салынган капчык та, алмаш кием дә, аяк киеме дә кирәк түгел. Ни өчен? Гайсә аларны: «Эшче ризыкка лаек»,— дип ышандыра (Маттай 10:10). Аларның хәбәрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр шәкертләрнең төп ихтыяҗлары турында кайгыртыр. Гайсә болай ди: «Кайда гына булсагыз да, йортка кергәч, ул урыннан киткәнче шунда калыгыз» (Марк 6:10).

Гайсә шулай ук йорт хуҗалары белән Патшалык турында сөйләшүне башлап җибәрер өчен күрсәтмәләр бирә: «Өйгә кергәндә, андагы кешеләрне сәламләгез. Өй лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын, ә лаеклы булмаса, иминлегегез үзегездә калсын. Сезне берәр җирдә кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңламасалар, шул йорттан яки шәһәрдән чыкканда, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез» (Маттай 10:12—14).

Аларның хәбәрен берәр шәһәрнең я авылның кире кагуы бар. Андый шәһәр я авыл белән нәрсә булачак? Гайсә хөкемнең катгый булачагын ачыклый. Ул болай дип аңлата: «Сезгә хак сүз әйтәм: Хөкем көнендә Сәдүм белән Гамура җирләренә шул шәһәргә караганда җиңелрәк булачак» (Маттай 10:15).