Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕНЧЕ БҮЛЕК

Эзәрлекләүләргә әзерләү

Эзәрлекләүләргә әзерләү

МАТТАЙ 10:16—11:1 МАРК 6:12, 13 ЛҮК 9:6

  • ГАЙСӘ РӘСҮЛЛӘРНЕ ӨЙРӘТӘ ҺӘМ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ҖИБӘРӘ

Рәсүлләрен икешәр-икешәр итеп җибәргәндә, Гайсә аларга вәгазь эшенә кагылышлы яхшы күрсәтмәләр бирә. Әмма ул моның белән генә чикләнми. Аларны кайгыртып, ул аларны каршы килүчеләр турында кисәтә: «Менә! Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргәндәй җибәрәм... Кешеләр сезне судка бирерләр һәм синагогаларында камчыларлар, шуңа күрә сак булыгыз. Сез минем шәкертләрем булганга, сезне идарәчеләр белән патшалар алдына китерерләр» (Маттай 10:16—18).

Әйе, Гайсәнең шәкертләре каты эзәрлекләүләргә дучар булырга мөмкин, шулай да ул аларга мондый ышанычлы вәгъдә бирә: «Сезне судка тапшырганда, ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер. Сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр». Гайсә сүзен болай дип дәвам итә: «Туган — туганын, ата — баласын, ә балалар ата-аналарын, аларга каршы чыгып, үлемгә тапшырыр. Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр, ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр» (Маттай 10:19—22).

Вәгазь эше — иң мөһим эш, шуңа күрә Гайсә, иректә калып бу эшне алып барыр өчен, сак булырга кирәк икәненә басым ясый. «Алар сезне бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар,— дип әйтә ул,— башкасына качыгыз, чөнки сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улы сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыкканчы килер» (Маттай 10:23).

Гайсәнең үзенең 12 рәсүленә биргән күрсәтмәләре, кисәтүләре нинди мөһим, әйткән сүзләре нинди дәртләндергеч! Әмма бу сүзләр вәгазь эшендә Гайсә үлгәч һәм терелтелгәннән соң катнашачак шәкертләренә дә кагыла. Бу — Гайсәнең үз шәкертләрен рәсүлләр вәгазьдә очраткан кешеләр генә түгел, ә «барысы да... нәфрәт итәр» дигән сүзләреннән күренә. Өстәвенә, Гайсә үз рәсүлләрен Гәлиләя буйлап кыска гына вакытка вәгазьләргә җибәргәч, аларны идарәчеләр һәм патшалар алдына китермәгәннәр һәм гаилә әгъзалары аларны үлемгә тапшырмаганнар.

Әйе, рәсүлләренә бу сүзләрне әйтеп, Гайсә киләчәкне күздә тоткан. «Адәм Улы сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыкканчы килер» дигән сүзләргә игътибар итик. Гайсәнең сүзләре буенча, аның шәкертләре Аллаһының Патшалыгы турында вәгазьләвен тәмамларга өлгермәс, данлыклы Патша — Гайсә Мәсих Аллаһы билгеләгән Хөкемче буларак килер.

Вәгазьләгәндә рәсүлләр каршылык белән очрашкач, моңа гаҗәпләнмәскә тиеш, чөнки Гайсә: «Шәкерт — остазыннан, ә хезмәтче хуҗасыннан өстен булмый»,— дип әйтә. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәне аңлашыла. Ул Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгәне өчен начар мөгамәләгә дучар була һәм эзәрлекләнә, шуңа күрә шәкертләре дә шундый ук мөгамәлә белән очрашачак. Шулай да ул аларны болай дип өнди: «Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз, ә Гәһәннәдә җанны да, тәнне дә һәлак итә алучыдан куркыгыз» (Маттай 10:24, 28).

Гайсә бу яктан шәкертләренә яхшы үрнәк күрсәткән. Ул иң кодрәтле Шәхескә — Йәһвәгә тугры калып, батырларча үлемгә барган. Әйе, Аллаһы Тәгалә кеше «җанын» (киләчәктә яшәргә өметен) һәлак итә ала я кешене терелтеп, аңа мәңгелек тормыш бирә ала. Бу фикер рәсүлләрне бик ныгытадыр!

Гайсә үз шәкертләренә Йәһвәнең аларны яратканын һәм алар турында кайгыртканын күрсәтеп, мондый мисал китерә: «Ике чыпчык бер тиенгә сатыла түгелме соң? Шулай да аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак. Шуңа күрә курыкмагыз. Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк» (Маттай 10:29, 31).

Гайсәнең шәкертләре вәгазьләгән хәбәр гаиләдәгеләрне бүләчәк, чөнки аларның кайберсе аны кабул итәчәк, ә башкалары юк. «Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз»,— дип аңлата Гайсә. Әйе, Изге Язмалардагы хакыйкатьне кабул итәр өчен гаилә әгъзаларына кыюлык кирәк. «Атасын яки анасын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел,— дип әйтә Гайсә.— Улын яки кызын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел» (Маттай 10:34, 37).

Шулай да, кайберәүләр аның шәкертләрен ачык йөз белән кабул итәчәк. Гайсә болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: шушы кечеләрнең берсенә шәкерт булганы өчен эчәргә бер чынаяк салкын су булса да бирүче үз әҗерен һичшиксез алачак» (Маттай 10:42).

Гайсәнең күрсәтмәләре, кисәтүләре һәм дәртләндергеч сүзләре белән кораллангач, рәсүлләр юлга чыга һәм, «бөтен җирдә яхшы хәбәрне игълан итеп һәм авыруларны савыктырып, авылдан авылга йөри» (Лүк 9:6).