Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Туган көн мәҗлесендә кеше үтерү

Туган көн мәҗлесендә кеше үтерү

МАТТАЙ 14:1—12 МАРК 6:14—29 ЛҮК 9:7—9

  • ҺИРУД ЧУМДЫРУЧЫ ЯХЪЯНЫҢ БАШЫН ЧАБА

Гайсәнең рәсүлләре үз хезмәтен Гәлиләядә алып бара, ә Гайсә турында игълан иткән Чумдыручы Яхъя һаман да төрмәдә утыра. Ул инде анда ике ел диярлек.

Һируд Антипа патша үз абыйсы Филипнең хатыны Һирудияне хатынлыкка алган булган. Яхъя исә бөтен кеше алдында аның моңа хакы юклыгы турында әйткән. Һируд, Һирудиягә өйләнер өчен, үзенең беренче хатыны белән аерылышкан. Һируд Муса кануны буенча яшим дип әйтә, әмма шул Канун буенча, ул, бу никахка кереп, зина кыла. Яхъя Һирудны фаш иткәне өчен, тегесе аны, бәлки, Һирудиянең басымы астында, төрмәгә яба.

Һируд Яхъя белән нәрсә эшләргә икәнен белми, чөнки халык аны «пәйгамбәр дип саный» (Маттай 14:5). Һирудиянең исә моның белән бәйле бер шиге дә юк. Ул «Яхъяга ачу саклый» һәм аны үтерергә мөмкинлек эзли (Марк 6:19). Ахыр чиктә, андый мөмкинлек туа.

Б. э. 32 елының Пасах бәйрәме алдыннан Һируд купшылык белән үзенең туган көнен үткәрә. Мәҗлескә аның бөтен зур түрәләре, гаскәр башлыклары һәм Гәлиләянең иң күренекле кешеләре килә. Бәйрәм вакытында Һирудиянең элекке ире Филиптән туган яшь кызы Салумия кунаклар алдында бии. Аның биюе ир-атларны әсир итә.

Һирудка да үги кызының биюе бик ошый, һәм ул аңа: «Миннән ни теләсәң, шуны сора, һәм мин сиңа бирәм»,— дип әйтә. Ул хәтта аңа: «Миннән нәрсә генә сорасаң да, хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирәм»,— дип ант итә. Җавап биргәнче, Салумия әнисе янына барып, аның белән: «Миңа нәрсә сорарга?» — дип киңәшләшә (Марк 6:22—24).

Ниһаять, уңай вакыт җитә! Һирудия шунда ук: «Чумдыручы Яхъяның башын»,— дип җавап бирә. Салумия, тиз генә патша янына кире килә дә: «Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып бирүеңне телим»,— дип әйтә (Марк 6:24, 25).

Бу сүзләр Һирудны зур кайгыга төшерә. Ләкин кунаклар аның Салумиягә биргән вәгъдәсен ишеткән. Вәгъдәсен үтәр өчен хәтта гаепсез кешене үтерергә туры килсә дә, Һирудның алар алдында уңайсыз хәлдә каласы килми. Шуңа күрә ул төрмәгә тән сакчысын коточкыч боерык белән җибәрә. Күп тә үтми, тегесе Яхъяның башын тәлинкәгә салып, Салумиягә китереп бирә, ә кыз аны анасына тапшыра.

Бу хакта ишеткәч, Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып китә һәм җирли. Аннары алар моның турында Гайсәгә сөйли.

Соңрак Һируд Гайсәнең кешеләрне савыктырганы һәм җеннәрне куып чыгарганы хакында ишеткәч, аны курку биләп ала. Ул бу эшләрне башкарган кеше — Гайсә — турында, ул «үледән терелеп торган» Яхъя түгелме икән дип уйлый (Лүк 9:7). Шуңа күрә ул Гайсәне, аның вәгазен тыңлар өчен түгел, ә үзенең куркуы нигезлеме, юкмы икәнен белер өчен, бик күрергә тели.