Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Табигать көчләре өстеннән хакимлеге булган идарәче

Табигать көчләре өстеннән хакимлеге булган идарәче

МАТТАЙ 14:22—36 МАРК 6:45—56 ЯХЪЯ 6:14—25

  • ХАЛЫК ГАЙСӘНЕ ПАТША ИТЕП КУЙМАКЧЫ БУЛА

  • ГАЙСӘ СУ ӨСТЕННӘН БАРА ҺӘМ ҖИЛНЕ ТЫЯ

Гайсәнең могҗиза кылып меңләгән кешене ашатуы халыкка бик нык тәэсир итә. Алар, «дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр», ягъни Мәсих — чыннан да ул һәм ул, һичшиксез, иң яхшы идарәче булачак, дигән нәтиҗәгә килә (Яхъя 6:14; Канун 18:18). Шуңа күрә алар аны көч белән патша итеп куярга җыена.

Әмма Гайсә аларның ниятләрен белә. Ул халыкны җибәрә, ә шәкертләренә көймәгә утырып, кире кайтырга куша. Алар кая бара? Алар башта Битсәидә ягына, ә аннары Кәпернаумга бара. Гайсә исә шул төнне берүзе дога кылыр өчен тауга менеп китә.

Таң атар алдыннан ай яктылыгында Гайсә еракта көймәне күрә. Көчле җил диңгез дулкыннарын күтәрә, һәм «каршы җил искәнгә, шәкертләр көчкә ишкәк ишә» (Марк 6:48). Гайсә таудан төшеп, су өстеннән аларга таба атлый. Ул аларны куып җиткәндә, алар көймәдә инде «биш-алты километр үткән» була (Яхъя 6:19). Шәкертләр үтеп китәргә җыенгандай атлаган Гайсәне күрә һәм куркудан: «Бу өрәк!» — дип кычкырып җибәрә (Марк 6:49).

Гайсә: «Кыю булыгыз! Бу мин, курыкмагыз»,— диеп, аларны тынычландыра. «Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш»,— дип әйтә Петер. «Кил!» — ди аңа Гайсә. Шунда Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба бара башлый. Ләкин давылга карагач, ул куркуга төшә һәм бата башлый. Ул: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкыра. Гайсә кулын сузып, аны тотып ала һәм: «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?» — дип әйтә (Маттай 14:27—31).

Петер белән Гайсә көймәгә кергәч, җил тына. Шәкертләр моңа хәйран кала. Ләкин алар гаҗәпләнергә тиешме? Берничә сәгать элек Гайсә могҗиза кылып, меңләгән кешене туендырган. Әгәр алар «икмәк белән бәйле» шул могҗизаның мәгънәсенә төшенгән булсалар, аның су өстеннән баруы һәм җилне тынычландыруы аларны шулкадәр хәйран калдырмас иде. Әмма хәзер шәкертләр Гайсәгә сәҗдә кылып, аңа: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— диләр (Марк 6:52; Маттай 14:33).

Тиздән алар Кәпернаумнан көньякта урнашкан гүзәл, уңдырышлы Генисарет җиренә килеп, яр кырыенда туктый. Андагы халык Гайсәне танып ала һәм тирә-яктагы башка кешеләр белән аның янына авыруларны алып килә. Тегеләр Гайсә киеменең чугына кагылу белән тулысынча савыга.

Ул арада Гайсәнең меңләгән кешене могҗизалы рәвештә туендырганына шаһит булган халык аның киткәнен аңлап ала. Тибериядән кечкенә көймәләр килгәч, кешеләр көймәләргә утырып, Кәпернаумга Гайсәне эзләргә китә. Гайсәне тапкач, алар аңардан: «Остаз, син монда кайчан килдең?» — дип сорый (Яхъя 6:25). Гайсә аларны шелтәли. Ни өчен икәнен без алда күрербез.