Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә икмәкләр санын арттыра һәм ачыткыдан кисәтә

Гайсә икмәкләр санын арттыра һәм ачыткыдан кисәтә

МАТТАЙ 15:32—16:12 МАРК 8:1—21

  • ГАЙСӘ 4 000 ИР КЕШЕНЕ АШАТА

  • ФАРИСЕЙЛАР АЧЫТКЫСЫННАН КИСӘТӘ

Декаполиста Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярына Гайсә янына бик күп халык агыла. Алар аны тыңлар өчен, авыруларыннан савыгыр өчен килә һәм үзләре белән капкачлы зур кәрзиннәргә салып ризык китерә.

Әмма берникадәр вакыт үткәч, Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Кешеләрне кызганам, чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк. Аларны ач килеш өйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, кайберләре ерактан килгән бит». Шәкертләре исә: «Монда, шундый ерак урында, бу кешеләрне туендырыр өчен икмәкне кайдан табарга?» — дип сорый (Марк 8:2—4).

«Сездә ничә икмәк бар? — дип сорый алардан Гайсә. «Җиде икмәк,— ди алар,— һәм берничә кечкенә балык» (Маттай 15:34). Гайсә халыкка җиргә утырырга куша. Ул икмәк белән балыкларны ала да, Аллаһыга дога кылып, шәкертләренә бирә. Ә алар халыкка тарата. Ни гаҗәп, барысы да туйганчы ашый. Ахырда калган сыныкларны җыялар, һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыга. Ә ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, якынча 4 000 ир кеше була!

Халыкны җибәргәч, Гайсә үз шәкертләре белән көймәгә утырып, Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярына, Мәгәдәнгә китә. Анда фарисейлар һәм кайбер саддукейлар Гайсәдән күктән берәр билге күрсәтүен сорап, аны сынарга тели.

Аларның чын теләкләрен аңлап, Гайсә болай дип җавап бирә: «Кич җиткәч, сез гадәттә: „Күк йөзе уттай кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр“,— дисез, ә иртән сез: „Бүген салкынча яңгырлы көн булачак, чөнки күк йөзе уттай кызыл булса да, аны болытлар каплаган“,— дисез. Сез күккә карап, һава торышын алдан әйтә аласыз, ә заман билгеләрен аңлата алмыйсыз» (Маттай 16:2, 3). Шунда Гайсә фарисейлар белән саддукейларга Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс дип әйтә.

Шуннан соң ул үз шәкертләре белән көймәгә утырып, Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш ярында урнашкан Битсәидәгә юл тота. Юлда шәкертләр җитәрлек икмәк алырга онытканнарын исләренә төшерә. Аларның үзләре белән бер икмәкләре генә бар. Фарисейлар һәм саддукейлар саныннан булган Һируд тарафдарлары белән сөйләшүен күздә тотып, Гайсә шәкертләрен болай дип кисәтә: «Сак булыгыз, фарисейлар ачыткысыннан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз». Гайсә ачыткы турында әйткәч, шәкертләр ул үзләренең икмәк онытканнары турында әйтә дип уйлый. Аларның аңламаганын күреп, Гайсә: «Ни өчен сез бер-берегезне икмәк алмауда гаеплисез?» — дип сорый (Марк 8:15—17).

Гайсә әле генә меңләгән кешене икмәк белән туендырган. Шуңа күрә шәкертләр аны икмәк юклыгы борчымый икәнен белергә тиеш. «Мин биш икмәкне 5 000 ир кешегә сындырып биргәч, сыныклар белән тулы ничә кәрзин җыйганыгызны хәтерлисезме?» — дип сорый ул алардан. «Унике»,— дип җавап бирә алар. «Ә җиде икмәкне 4 000 ир-атка сындырып биргәч, сыныклар белән тулы күпме зур кәрзин җыйдыгыз?» — дип дәвам итә Гайсә. «Җиде»,— диләр алар (Марк 8:18—20).

«Мин сезгә икмәк турында түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз дидем. Бу сезгә аңлашылмыймыни?» — дип сорый Гайсә (Маттай 16:11).

Ахыр чиктә шәкертләр Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңлый. Ачыткы камырны әчетә һәм кабарта. Гайсә монда ачыткыны бозылу символы итеп куллана. Ул үз шәкертләренә фарисейлар белән саддукейларның боза алган «тәгълиматыннан сакланырга куша» (Маттай 16:12).