Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Басынкылыкка өйрәтүче мөһим сабак

Басынкылыкка өйрәтүче мөһим сабак

МАТТАЙ 17:22—18:5 МАРК 9:30—37 ЛҮК 9:43—48

  • ГАЙСӘ КАБАТ ҮЗЕНЕҢ ҮЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА ӘЙТӘ

  • УЛ БАЛЫК АВЫЗЫННАН ЧЫККАН ТӘҢКӘ БЕЛӘН САЛЫМ ТҮЛИ

  • ПАТШАЛЫКТА КЕМ ИҢ БӨЕГЕ?

Филипия Кайсариясе җирләрендә күренештә Гайсәнең кыяфәте үзгәрә һәм соңыннан ул җенле егетне савыктыра. Хәзер Гайсә Кәпернаумга юл тота. Ул «беркемнең дә моның турында белүен теләми», шуңа күрә үзенең шәкертләре белән генә бара (Марк 9:30). Бу Гайсәгә шәкертләр белән үзенең үләчәге һәм аннан соң алар башкарачак эш турында сөйләшергә мөмкинлек бирә. «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш,— дип аңлата ул,— алар аны үтерәчәкләр, әмма өченче көнне ул терелеп торачак» (Маттай 17:22, 23).

Бу сүзләр шәкертләр өчен яңа түгел. Гайсә инде элегрәк үзенең үтерелүе турында әйткән иде, әмма Петер моңа ышанырга теләмәгән (Маттай 16:21, 22). Моннан тыш, өч рәсүл, Гайсә кыяфәтенең үзгәрүен күргәндә, Гайсәнең «китүе» турындагы сөйләшүне ишеткән иде (Лүк 9:31). Хәзер Гайсәнең шәкертләре, аның әйткәннәрен аңлап бетермәсә дә, аның сүзләре аркасында «бик зур кайгыга төшә» (Маттай 17:23). Шулай да алар Гайсәгә бу хакта сораулар бирергә курка.

Ахыр чиктә, алар Кәпернаумга — Гайсә хезмәт иткәндә туктала торган төп шәһәргә килеп җитә. Кәпернаум шулай ук берничә рәсүлнең туган шәһәре дә. Анда Петер янына гыйбадәтханә өчен салым җыючы кешеләр килә. Күрәсең, Гайсәне салым түләмәүдә гаепләргә тырышып, алар: «Остазыгыз [гыйбадәтханә өчен] ике драхмалык салым түлиме?» — дип сорый (Маттай 17:24).

«Әйе»,— дип җавап бирә Петер. Ул өйгә кергәч, Гайсәгә бу хакта инде билгеле була. Петернең моны сөйләп бирүен көтмичә, Гайсә: «Шимун, син ничек уйлыйсың, җирдәге патшалар салымны я ясакны кемнән түләтәләр? Үз улларыннанмы, я чит кешеләрдәнме?» — дип сорый. «Чит кешеләрдән»,— дип җавап бирә Петер. «Димәк, угыллар салым түләүдән азат ителә»,— дип әйтә Гайсә (Маттай 17:25, 26).

Гайсәнең Әтисе — галәмнең Патшасы, һәм кешеләр гыйбадәтханәдә Аңа гыйбадәт кыла. Шуңа күрә Аллаһының Улы, канун буенча, гыйбадәтханә өчен салым түләргә тиеш түгел. «Әмма безнең турында начар сүз чыкмасын өчен,— дип әйтә Гайсә Петергә,— диңгезгә барып кармак сал һәм беренче эләккән балыкны алып, аның авызын ач, һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, минем өчен дә, үзең өчен дә аларга бир» (Маттай 17:27).

Тиздән шәкертләр бергә җыела, аларның Гайсәдән Патшалыкта кем иң бөеге икәнен беләсе килә. Күптән түгел генә алар Гайсәнең үләчәге турында сорау бирергә базмаган, әмма хәзер алар үзләренең киләчәге турында сорарга бер дә курыкмый. Гайсә аларның уйларын белә. Моның турында алар Кәпернаумга кайтышлый аның артыннан барганда бәхәсләшкән иде. Шуңа күрә ул алардан: «Юлда барганда, сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?» — дип сорый (Марк 9:33). Уңайсызланып, шәкертләр дәшми, чөнки алар араларында кем иң бөеге дип сүз көрәштергән иде. Ахыр чиктә рәсүлләр Гайсәдән: «Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге?» — дип сорый (Маттай 18:1).

Шәкертләрнең шулай бәхәсләшүе гаҗәеп булып күренә, алар бит якынча өч ел Гайсәнең үзен ничек тотканын күзәткән, аның сөйләгәннәрен тыңлаган. Әмма алар камил түгел. Моннан тыш, алар җәмгыятьтәге дәрәҗәгә, кешенең тоткан урынына зур әһәмият бирелгән дини даирәдә үскән. Өстәвенә, Петергә Гайсә күптән түгел генә Патшалык «ачкычларын» бирергә вәгъдә иткән. Бәлки, шуның аркасында ул үзен башкалардан өстенрәк саныйдыр. Ягъкуб белән Яхъя да, Гайсә кыяфәтенең үзгәрүен күргәнгә, шундый ук фикердә тора булса кирәк.

Һәрхәлдә, Гайсә шәкертләренең фикер-карашын төзәтергә тырыша. Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастыра да болай ди: «Әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, күкләр Патшалыгына һич тә кермәячәксез. Шуңа күрә басынкыланып шушы балага охшаш булып киткән кеше күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр, һәм минем исемем хакына мондый баланы кабул итүче мине дә кабул итә» (Маттай 18:3—5).

Нинди гаҗәеп өйрәтү ысулы! Гайсә шәкертләренә ачуланмый, аларны комсыз я шөһрәт яратучылар дип тә атамый. Ул күрсәтмәле өйрәтү ысулын куллана. Кечкенә балалар гомумән югары дәрәҗәгә ия түгел. Гайсә үз шәкертләренә балалар кебек булырга кирәк икәнен күрсәтә. Гайсә үз сүзләрен болай дип йомгаклый: «Арагызда үзен иң кечесе итеп тотучы чын мәгънәдә бөек була» (Лүк 9:48).