Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

«Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк»

«Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк»

ЯХЪЯ 7:32—52

  • ГАЙСӘНЕ КУЛГА АЛЫРГА САКЧЫЛАРНЫ ҖИБӘРӘЛӘР

  • НИКӘДИМ ГАЙСӘНЕ ЯКЛАП СӨЙЛИ

Гайсә һаман да Иерусалимда. Чатыр (ягъни Куыш) кору бәйрәме дәвам итә. «Күп кенә кеше аңа иман итә», һәм бу Гайсәне сөендерә. Әмма дини җитәкчеләр моңа шатланмый. Алар, аны тотып алу өчен, үз карамагындагы сакчыларны җибәрә (Яхъя 7:31, 32). Шулай да Гайсә качарга уйламый да.

Ул Иерусалимда халыкны өйрәтүен дәвам итә һәм болай ди: «Мин сезнең белән тагын бераз булырмын да үземне Җибәрүче янына кире кайтырмын. Мине эзләрсез, әмма тапмассыз, мин барачак урынга килә алмассыз» (Яхъя 7:33, 34). Яһүдләр аны аңламый һәм үзара болай диешә: «Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була ул? Әллә греклар арасында таралып яшәүче яһүдләр янына барып, грекларны да өйрәтергә җыена микән? Аның: „Мине эзләрсез, әмма тапмассыз, мин барачак урынга килә алмассыз“,— дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән?» (Яхъя 7:35, 36). Ләкин Гайсә үзенең үлеме һәм күктәге тормышка терелтелүе турында әйтә, анда дошманнары аның артыннан бара алмый.

Бәйрәмнең җиденче көне килеп җитә. Бу бәйрәм көннәренең һәр иртәсендә бер рухани Силуам сулыгыннан алынган суны гыйбадәтханәнең мәзбәхе нигезенә агып төшәрлек итеп түккән. Мөгаен, бу йоланы кешеләрнең исләренә төшереп, Гайсә көчле тавыш белән болай ди: «Сусаган кеше яныма килсен һәм эчсен. Язмада әйтелгәнчә, миңа иман итүченең „күңел түреннән тереклек суы гөрләп агачак“» (Яхъя 7:37, 38).

Гайсә үз шәкертләре изге рух белән майлангач һәм күктәге тормышка чакырылгач булачак вакыйганы күздә тота. Бу майлану киләсе елны, Гайсәнең үлеменнән соң Илленче көн бәйрәмендә булачак. Шул көнне рух белән майланган шәкертләр кешеләргә хакыйкатьне сөйли башлаячак, һәм шул вакытта тормыш бирүче су гөрләп ага башлаячак.

Гайсәнең өйрәтүен тыңлап, кайберәүләр, күрәсең, алдан әйтелгән пәйгамбәрне, Мусадан бөегрәк пәйгамбәрне күздә тотып: «Ул — чыннан да Пәйгамбәр»,— дип әйтә. Икенчеләре: «Ул — Мәсих»,— ди. Ә башкалары: «Әллә Мәсих Гәлиләядән киләчәкме? Язмада, Мәсих Давыт нәселеннән һәм Давыт яшәгән авылдан — Бәйтлеһемнән киләчәк, дип язылган түгелме?» — дип каршы килә (Яхъя 7:40—42).

Шулай итеп халык арасында фикер каршылыклары туа. Кайберәүләр Гайсәнең кулга алынуын теләсә дә, берсе дә аңа кул тидерми. Сакчылар Гайсәсез кайткач, өлкән руханилар һәм фарисейлар алардан: «Ни өчен сез аны тотып китермәдегез?» — дип сорый. Сакчылар: «Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк»,— дип җавап бирә. Ачулары чыгып, дини җитәкчеләр алардан мыскыллап көлә һәм аларны хурлый башлый: «Әллә сезне дә юлдан яздырдылармы? Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе аңа иман итә башладымы? Ә Канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән» (Яхъя 7:45—49).

Шулчак Никәдим — фарисей һәм Югары киңәшмә әгъзасы — Гайсәне яклап сөйләргә батырчылык итә. Ике ярым ел элек Никәдим Гайсә янына төнлә килеп, аңа иман иткәнен белдергән иде. Хәзер ул болай ди: «Безнең Канун буенча кешене аны тыңламыйча һәм нәрсә эшләгәнен ачыкламыйча хөкем итәләрмени?» «Әллә син дә Гәлиләядәнме? — дип каршы төшә дини җитәкчеләр.— Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән бернинди пәйгамбәр чыкмаячак» (Яхъя 7:51, 52).

Язмаларда Гәлиләядән берәр пәйгамбәр киләчәк дип турыдан-туры әйтелми. Әмма Аллаһы Сүзе Мәсихнең аннан киләчәген күрсәткән. Анда «башка халыклар Гәлиләясенең» «бөек яктылык» күрәчәге турында пәйгамбәрлек ителгән (Ишагыя 9:1, 2; Маттай 4:13—17). Өстәвенә, алдан әйтелгәнчә, Гайсә Бәйтлеһемдә туган, һәм ул Давыт нәселеннән. Фарисейлар моның турында белә торгандыр. Шулай да халык арасында Гайсә турында күп ялган мәгълүматның таралуы өчен, күрәсең, алар җаваплы.