Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Фарисейда кунакта

Фарисейда кунакта

ЛҮК 11:37—54

  • ГАЙСӘ ИКЕЙӨЗЛЕ ФАРИСЕЙЛАРНЫ ХӨКЕМ ИТӘ

Яһүдиядә булганда Гайсә бер фарисейга кунакка килә. Бу, күрәсең, көндез була (Лүк 11:37, 38). Ашарга утырганчы, фарисейлар, йола буенча, кулларын терсәккә кадәр юа. Гайсә исә моны эшләми (Маттай 15:1, 2). Кулларны шулай итеп юу Аллаһы канунын бозмый, әмма Аллаһы моны таләп итми.

Гайсәнең бу йоланы үтәмәгәнен күргәч, фарисей гаҗәпләнеп кала. Гайсә моны күреп ала һәм болай ди: «Сез, фарисейлар, касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы. Акылсызлар! Тышкы якны булдырган Аллаһы эчке якны да булдырган түгелме соң?» (Лүк 11:39, 40).

Гайсә ашар алдыннан кул юуны хөкем итми, ул дини җитәкчеләрнең икейөзлелеге турында әйтә. Йола буенча кулларын юган фарисейлар һәм башка кешеләр үз йөрәкләрен явызлыктан чистартмый. Шуңа күрә Гайсә аларга мондый киңәш бирә: «Сез күңелегездә булганны хәер итеп бирегез. Шул чакта сезнең калган бар нәрсәгез дә чиста булыр» (Лүк 11:41). Әйе, чыннан да! Кешене үзендә булганы белән уртаклашырга башкаларны ясалма тәкъвалык белән гаҗәпләндерү теләге түгел, ә ярату тулы йөрәк дәртләндерергә тиеш.

Бу кешеләр берни дә бирми дип әйтеп булмый. Гайсә болай ди: «Сез бөтнекнең, рутаның һәм бакчадагы башка төрле яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез, ә Аллаһының гаделлеген һәм мәхәббәтен кире каккансыз! Сезгә боларны да үтәргә, канунның калган өлешләрен дә кире какмаска кирәк иде» (Лүк 11:42). Аллаһы кануны гошер, ягъни барлык уңышның уннан бер өлешен түләүне таләп иткән (Канун 14:22). Уңыш шул исәптән бөтнек белән рутаны — тәмләткеч итеп кулланылган үләннәрне дә үз эченә алган. Фарисейлар андый үләннәрнең уннан бер өлешен төп-төгәл түләп бара, ә Аллаһы алдында гадел һәм тыйнак булу кебек мөһимрәк таләпләрне санга сукмый (Микай 6:8).

Гайсә болай дип дәвам итә: «Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез синагогаларда иң алгы урыннарны һәм базар мәйданнарында үзегезне сәламләүне яратасыз! Кайгы сезгә, чөнки сез күзгә ташланмый торган каберләр төсле, кешеләр үзләре дә белмичә алар өстеннән йөри!» (Лүк 11:43, 44). Кешеләр андый каберләргә юлыгып нәҗес булып китәргә мөмкин. Бу мисал ярдәмендә Гайсә фарисейларның нәҗес булуы күзгә күренми икәнен күрсәтә (Маттай 23:27).

Аллаһы канунын яхшы белүче бер кеше: «Остаз, бу сүзләрең белән син безне дә рәнҗетәсең»,— дип зарлана. Ләкин андый кешеләр халыкка тиешле ярдәм күрсәтмәгәннәрен аңларга тиеш. Гайсә болай ди: «Канунны яхшы белүчеләр, сезгә дә кайгы, чөнки сез кешеләр өстенә күтәреп булмаслык йөкләр саласыз, ә үзегез ул йөкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз! Кайгы сезгә, чөнки сез пәйгамбәрләргә төрбәләр төзисез. Ә аларны сезнең ата-бабаларыгыз үтергән булган!» (Лүк 11:45—47).

Гайсә искә алган йөкләр — телдән әйтелгән йолалар һәм фарисейларның Канунга карата бирелгән аңлатмалары. Бу кешеләр халыкның тормышын җиңеләйтми, ә киресенчә, авыр йөк булып киткән кагыйдәләрне һәр кеше тотарга тиеш дип әйтә. Аларның ата-бабалары Һабилдән башлап Аллаһы пәйгамбәрләрен үтергән. Хәзер исә алар пәйгамбәрләргә төрбәләр төзеп аларны хөрмәт итәләр кебек күренсә дә, үз ата-бабаларының карашларын һәм эшләрен үрнәк итеп тота. Алар хәтта Аллаһының иң мөһим пәйгамбәрен үтермәкче була. Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһы бу буын кешеләрен җавапка тартачак. Һәм якынча 38 ел үткәч, б. э. 70 елында, аның сүзләре тормышка аша.

Гайсә болай дип дәвам итә: «Кайгы сезгә, Канунны яхшы белүчеләр, чөнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз. Үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачаулыйсыз!» (Лүк 11:52). Бу кешеләр халыкка Аллаһы Сүзенең мәгънәсен аңлатырга тиеш, ә алар кешеләрне аны белү һәм аңлау мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Фарисейлар белән канунчыларга Гайсәнең сүзләре ничек тәэсир итә? Ул өйдән чыкканда, алар ярсып аңа каршы төшә һәм сораулар яудыра башлый. Алар сорауларын берәр нәрсәгә өйрәнер өчен түгел, ә аны кулга алырлык берәр нәрсә әйттермәкче булып бирә.