Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә байлык турында киңәш бирә

Гайсә байлык турында киңәш бирә

ЛҮК 12:1—34

  • БАЙ КЕШЕ ТУРЫНДА МИСАЛ

  • ГАЙСӘ КОЗГЫННАР ҺӘМ ЛАЛӘЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛИ

  • «КЕЧКЕНӘ КӨТҮГӘ» ПАТШАЛЫК БИРЕЛӘЧӘК

Гайсә фарисей өендә кунакта булганда, меңләгән кеше урамда җыелып, аны көтеп тора. Моңа охшаш очраклар Гәлиләядә дә булган (Марк 1:33; 2:2; 3:9). Монда, Яһүдиядә, күпләрнең аны күрәсе һәм аның әйткәннәрен тыңлыйсы килә. Аларның Гайсәгә карата карашы кунакта булган фарисейларныкыннан бөтенләй аерылып тора.

Башта Гайсә үз шәкертләренә: «Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз»,— ди. Бу сүзләр алар өчен аеруча әһәмиятле. Гайсә моңа кадәр дә моның турында кисәткән булган, ләкин кунакта күргәннәре бу киңәшнең никадәр мөһим икәнен күрсәтә (Лүк 12:1; Марк 8:15). Фарисейлар үз явызлыкларын ясалма диндарлыклары астына яшерергә тырыша. Әмма алар зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә аларны фаш итәргә кирәк. Гайсә болай дип өсти: «Ачыкланмый калачак яшерелгән һичнәрсә юк һәм беленми калачак серле һичнәрсә юк» (Лүк 12:2).

Гайсә янында җыелган кешеләрнең күбесе — яһүдләр, һәм алар аның Гәлиләядә өйрәткәннәрен ишетмәгән. Шуңа күрә Гайсә элек әйткән төп фикерләрне кабатлый. Ул кешеләргә: «Тәнне үтереп тә, башка һичнәрсә эшли алмаучылардан курыкмагыз»,— дип әйтә (Лүк 12:4). Гайсәнең сүзләре буенча, аның шәкертләренә Аллаһының үзләре турында кайгыртачагына ышанырга кирәк. Ул элек тә моңа басым ясаган булган. Алар шулай ук Адәм Улын танырга һәм Аллаһының үзләренә ярдәм итәчәгенә ышанырга тиеш (Маттай 10:19, 20, 26—33; 12:31, 32).

Шунда халык арасыннан берәү үзен борчыган нәрсә турында әйтә: «Остаз, абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен әле» (Лүк 12:13). Муса кануны буенча, беренче туган угылга мирасның икеләтә өлеше бирелергә тиеш, шуңа күрә бәхәсләшер өчен сәбәп юк (Канун 21:17). Ләкин бу кешенең, күрәсең, үзенә тиешлесеннән артыграк аласы килә. Гайсә, акыллы эш итеп, бу мәсьәләгә катышмый. «Сезне хөкем итәргә яки малыгызны бүләргә мине кем билгеләгән?» — дип сорый ул (Лүк 12:14).

Аннары Гайсә бөтен халыкка мондый үгет бирә: «Сак булыгыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15). Әйе, кеше күпме генә байлык җыймасын, ул кайчан да булса үләчәк һәм бар нәрсәсе торып калачак. Моңа басым ясар өчен һәм шулай ук Аллаһы алдында яхшы исем булдыруның мөһимлеген күрсәтер өчен, Гайсә онытылмаслык бер мисал китерә:

«Бер бай кеше иген кырында мул уңыш җыйган һәм шуңа күрә үз эченнән генә: „Миңа нәрсә эшләргә инде? Ашлыгымны салыр урыным юк бит“,— дип уйлана башлаган. Шунда ул болай дигән: „Ә, менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтәм дә, зуррак амбарлар салам һәм бөтен ашлыгымны, бөтен малымны шунда җыям. Шул чак үземә: „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың җыелган. Ял ит, аша, эч, күңел ач“,— диярмен“. Әмма Аллаһы аңа болай дигән: „И акылсыз, шушы төндә синнән җаныңны алачаклар. Җыйганнарың кемгә калыр соң?“ Үзе өчен хәзинә җыйган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була» (Лүк 12:16—21).

Гайсәнең шәкертләре дә, аны тыңлаган башка кешеләр дә мал-мөлкәт җыю я байлык артыннан куу тозагына эләгергә мөмкин. Я аларны Йәһвәгә хезмәт итүдән тормыш мәшәкатьләренең читләштерә башлавы бар. Шуңа күрә Гайсә ел ярым элек Таудагы вәгазендә биргән файдалы киңәшне кабатлый. Ул үз шәкертләренә болай ди:

«Үз җаныгыз өчен нәрсә ашарга дип һәм үз тәнегез өчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз, җитәр. [...] Козгыннарга карагыз: алар чәчми дә, урмый да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда күпкә кадерлерәк түгелме соң? [...] Кырдагы лаләләрнең үсүенә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман да алар кебек киенмәгән. [...] Шуңа күрә, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип, бүтән кайгырып йөрмәгез. [...] Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә. ...Сез алга таба да аның Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Лүк 12:22—31; Маттай 6:25—33).

Кем Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәячәк? Гайсәнең сүзләре буенча, моны чагыштырмача аз кешеләрдән торган тугры «кечкенә көтү» эшләячәк. Соңрак аларның саны 144 000 генә икәнлеге ачыкланачак. Алар өчен нәрсә әзерләнгән? Гайсә аларны: «Күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде»,— дип ышандыра. Алар игътибарларын караклар урлый алган байлык җыюга түгел, ә Мәсих белән бергә идарә итәчәк «күкләрдә һич тә кимеми торган байлык» җыюга туплаячак (Лүк 12:32—34).