Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘНЕНЧЕ БҮЛЕК

Яхшы көтүче һәм сарык утарлары

Яхшы көтүче һәм сарык утарлары

ЯХЪЯ 10:1—21

  • ГАЙСӘ ЯХШЫ КӨТҮЧЕ ҺӘМ САРЫК УТАРЛАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛИ

Гайсә Яһүдиядә өйрәтүен дәвам итә. Хәзер ул сарыклар белән утарлар турында сөйли. Тыңлаучыларына моны күз алдына китерү авыр түгел. Ләкин ул образлы сөйләм куллана. Яһүдләр, бәлкем, Давыт пәйгамбәрнең мондый сүзләрен исләренә төшерәдер: «Йәһвә — Көтүчем минем. Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам. Үләнле көтүлектә ул мине ял иттерә» (Зәбур 23:1, 2). Бүтән бер мәдхиядә Давыт халыкны болай дип өнди: «Безне Яратучы Йәһвә алдында тез чүгик. Чөнки ул безнең Аллаһыбыз, ә без аның көтүлегендәге халык» (Зәбур 95:6, 7). Әйе, Канун буенча яшәгән исраиллеләр элек тә сарык көтүе белән чагыштырылган булган.

Бу «сарыклар», Муса кануны килешүе астында туганга, «утарда» дип әйтеп була. Канун, киртә сыман, аларны бу килешү буенча яшәмәгән халыкларның бозык йолаларыннан аерып торган. Әмма кайбер исраиллеләр Аллаһының сарыкларын җәберләгән. Гайсә болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: сарык утарына капкадан түгел, ә башка юл белән керүче — карак һәм талаучы. Ә капкадан керүче — сарыкларга көтүче» (Яхъя 10:1, 2).

Бу сүзләр халыкка үзләрен Мәсих дип игълан иткән кешеләрне хәтерләтәдер. Алар караклар һәм талаучылар сыман. Халык андый алдакчыларга түгел, ә сарык көтүчесенә иярергә тиеш. Аның турында Гайсә болай ди:

«Капка сакчысы аңа ача, һәм сарыклар аның тавышын тыңлый, ул сарыкларын исемнәре белән чакыра һәм аларны утардан алып чыга. Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара, ә алар аңа ияреп баралар, чөнки аның тавышын беләләр. Алар һичкайчан чит кешегә ияреп китмәсләр, аңардан качып китәрләр, чөнки чит кешеләрнең тавышын белмиләр» (Яхъя 10:3—5).

Элегрәк Чумдыручы Яхъя — «капка сакчысы» — Канун астындагы бу символик сарыкларга Гайсәнең кем икәнлеген һәм аның артыннан иярергә кирәк икәнен ачып биргән. Гәлиләядә дә, монда Яһүдиядә дә кайбер сарыклар Гайсәнең тавышын таныган. Ул аларны утардан кая алып чыгар? Һәм аның артыннан бару нәрсәгә китерер? Бу мисалны ишеткән кайбер кешеләр, «аның сөйләгәннәрен аңламаганга», гаҗәпләнәдер (Яхъя 10:6).

Гайсә болай дип аңлата: «Сезгә хак сүз әйтәм: мин сарыкларга капка. Үзләрен чын көтүче дип атап килгәннәрнең барысы да — карак һәм талаучылар, ләкин сарыклар аларны тыңламады. Мин — капка. Минем аша керүче котылачак, керәчәк һәм чыгачак һәм көтүлек табачак» (Яхъя 10:7—9).

Гайсә, һичшиксез, ниндидер яңа нәрсә турында әйтә. Тыңлаучылары аның Канун килешүенә капка булмаганын белә, чөнки ул килешү гасырлар буе гамәлдә тора. Аның утардан чыгарылачак сарыклар икенче утарга керергә тиеш дип әйтәсе киләдер. Бу нәрсәгә китерер?

Үз ролен аңлатып, Гайсә болай ди: «Мин исә сарыкларның тормышы булсын өчен, гомерләре озын булсын өчен килдем. Мин яхшы көтүче. Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә» (Яхъя 10:10, 11). Гайсә элек үз шәкертләрен: «Кечкенә көтү, курыкма, чөнки күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде»,— дип юаткан иде (Лүк 12:32). Әйе, «кечкенә көтүгә» кергән кешеләрнең «тормышы булсын өчен, гомерләре озын булсын өчен», Гайсә аларны яңа утарга алып барачак. Бу көтүнең өлеше булу нинди фатиха!

Әмма Гайсә моның белән сүзен тәмамламый. Ул болай ди: «Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар минем тавышымны ишетәчәк, бер көтү һәм бер көтүче булачак» (Яхъя 10:16). Шул «башка сарыклар» «бу утардан» түгел. Шуңа күрә алар Патшалыкны мирас итеп алачак «кечкенә көтүнекеннән» аерылып торган бүтән утардан булырга тиеш. Бу ике утардагы сарыкларның киләчәкләре төрле. Шулай да ике утарның да сарыклары Гайсәнең йолымыннан файда алачак. Гайсә болай ди: «Мин үз җанымны... бирәм, шуңа күрә Ата мине ярата да» (Яхъя 10:17).

Күпләр: «Ул җенле һәм акылдан шашкан»,— дип әйтә. Башкалар исә аны кызыксынып тыңлый һәм Яхшы көтүчегә иярергә тели. Алар: «Бу җенле кеше сүзләре түгел. Әллә җен сукырның күзләрен ача аламы?» — диләр (Яхъя 10:20, 21). Алар, күрәсең, Гайсәнең берничә ай элек тумыштан сукыр кешене савыктырганын күздә тота.