Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Ата белән бер, әмма Аллаһы түгел

Ата белән бер, әмма Аллаһы түгел

ЯХЪЯ 10:22—42

  • «МИН ҺӘМ АТА — БЕР»

  • ГАЙСӘ ҮЗЕНЕҢ АЛЛАҺЫ БУЛУЫНА КАГЫЛЫШЛЫ ГАЕПЛӘҮНЕ КИРЕ КАГА

Гайсә Иерусалимга Багышлау бәйрәменә килгән. Ха́нука дип тә аталган бу бәйрәм гыйбадәтханәне кабат багышлау истәлегенә үткәрелә. Гасырдан артык вакыт элек Сурия патшасы Антиох IV Эпифан Аллаһының гыйбадәтханәсендәге зур мәзбәх өстендә бүтән бер мәзбәх төзегән булган. Соңрак бер яһүд руханиеның уллары Иерусалимны кире кайтарганнар һәм гыйбадәтханәне кабат Йәһвәгә багышлаганнар. Шуннан бирле бу бәйрәмне һәр ел 25 кислев көнне үткәрәләр. Бу ай ноябрь уртасыннан алып декабрь уртасына кадәр сузылган.

Хәзер кыш, урамда салкын. Гайсә гыйбадәтханәдә Сөләйман колоннадасында йөргән чакта, аны яһүдләр уратып ала һәм: «Син үзең турында хакыйкатьне безгә кайчан әйтергә җыенасың? Мәсих икәнсең, безгә моны ачык итеп әйт»,— дия башлый (Яхъя 10:22—24). Гайсә аларга нәрсә дияр? Ул: «Мин сезгә әйттем, шулай да сез ышанмыйсыз»,— дип җавап бирә. Ул аларга үзенең Мәсих булганын, кое янында самарияле хатынга әйткән кебек, турыдан-туры әйтмәгән (Яхъя 4:25, 26). Шулай да ул: «Мин әле Ибраһим туганчы бар идем»,— диеп, үзенең кем икәнлеген ачкан (Яхъя 8:58).

Гайсә кешеләргә үзенең Мәсих икәнлеген әйтми, ә аларның үзләренең бу нәтиҗәгә килүләрен тели. Моны алар аның эшләрен Язмаларда Мәсихнең башкарачак эшләре турында алдан әйтелгәннәр белән чагыштырып эшли алырлар иде. Менә ни өчен ул башка очракларда үз шәкертләренә үзенең Мәсих икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә кушкан. Әмма хәзер ул үзенә каршы торган яһүдләргә ачыктан-ачык болай дип әйтә: «Атам исеменнән башкарыла торган эшләрем минем хакта шаһитлек бирә. Әмма сез ышанмыйсыз» (Яхъя 10:25, 26).

Ни өчен алар Гайсәнең Мәсих икәненә ышанмыйлар? Гайсә болай ди: «Сез ышанмыйсыз, чөнки сез минем сарыкларым түгел. Минем сарыкларым минем тавышымны тыңлый, мин аларны беләм, һәм алар миңа ияреп бара. Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм, һәм алар һичкайчан һәлак булмаячак. Аларны беркем дә кулымнан тартып ала алмаячак. Миңа Атам тарафыннан бирелгән бу сарыклар бар булган нәрсәдән кадерлерәк». Аннары Гайсә: «Мин һәм Ата — бер»,— диеп, үзенең Атасы белән якын мөнәсәбәтләрен сурәтли (Яхъя 10:26—30). Гайсә — җирдә, ә Атасы күктә булганга, аның үз Атасы белән туры мәгънәдә бер дип әйтәсе килми. Аның сүзләре буенча, аларның ниятләре бер, һәм алар бердәм.

Гайсәнең сүзләре яһүдләрне шулкадәр ярсыта ки, алар, аны үтерергә теләп, кулларына кабат ташлар ала. Әмма Гайсә курыкмый. «Мин сезгә Ата исеменнән күп кенә яхшы эшләр күрсәттем,— дип әйтә ул,— шуларның кайсысы өчен мине ташлар атып үтерергә җыенасыз?» Алар болай дип җавап кайтара: «Без сине яхшы эш өчен түгел, ә көфер сүз өчен ташлар атып үтерергә җыенабыз, чөнки син... үзеңне илаһ итәсең» (Яхъя 10:31—33). Гайсә беркайчан да үзен илаһ дип атамаган. Ни өчен соң яһүдләр шулай дип әйтә?

Яһүдләр уйлавынча, Гайсә тик Аллаһыныкы гына булган көчне үзенеке итеп күрсәтә. Мәсәлән, ул «сарыклар» турында: «Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм»,— дип әйткән, ә моны бер кеше дә эшли алмый (Яхъя 10:28). Яһүдләр Гайсәнең хакимлекне үз Атасыннан алганы турында ачыктан-ачык әйткәнен игътибарсыз калдыра.

Нахак гаепләүләрен кире кагып, Гайсә болай дип сорый: «„Мин: „Сез — илаһлар“,— дип әйттем“,— дигән сүзләр Кануныгызда [Зәбур 82:6 да] язылган түгелме? Аллаһы үз сүзе аша гаепләгән кешеләрне „илаһлар“ дип атаган икән... ничек соң сез миңа, Ата изгеләндереп дөньяга җибәргән затка: „Мин Аллаһы Улы“,— дип әйтүемә: „Көфер сүз сөйлисең“,— дисез?» (Яхъя 10:34—36).

Әйе, Язмалар хәтта гаделсез хакимнәрне дә «илаһлар» дип атый икән, бу яһүдләр Гайсәнең «мин Аллаһы Улы» дип әйткән сүзләрендә нинди гаеп таба? Гайсә, аларны ышандырырга тиешле нәрсәгә игътибар итеп, болай ди: «Атамның эшләрен башкармыйм икән, миңа ышанмагыз. Ә инде башкарам икән, миңа ышанмасагыз да, шул эшләргә ышаныгыз. Шулай итеп сез Ата минем белән, ә мин Ата белән бердәмлектә торам икәнен белерсез һәм моны тагы да ачыграк аңларсыз» (Яхъя 10:37, 38).

Шунда яһүдләр Гайсәне кулга алмакчы була. Ләкин ул кабат качып китә. Ул Иерусалимны калдырып, Үрдүн елгасын кичә һәм Яхъя якынча дүрт ел элек чумдыра башлаган урынга бара. Бу урын, күрәсең, Гәлиләя диңгезенең көньяк ярыннан ерак түгел.

Гайсә янына күп кенә кеше килә һәм: «Яхъя һичбер могҗиза кылмады, әмма Яхъяның бу кеше турында бар әйткәннәре хак булып чыкты»,— диешә (Яхъя 10:41). Һәм күпләр аңа иман итә башлый.