Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Шәкерт булу җаваплылыгы

Шәкерт булу җаваплылыгы

ЛҮК 14:25—35

  • ШӘКЕРТ БУЛУ НӘРСӘ БЕЛӘН БӘЙЛЕ?

Фарисейларның бер башлыгында кунакта булганда, Гайсә мөһим сабаклар биргән. Хәзер ул Иерусалимга таба юлын дәвам итә. Аңа зур халык төркеме иярә. Ни өчен? Аларның чыннан да Гайсәнең чын шәкерте буласылары киләме һәм алар, нәрсә генә таләп ителмәсен, моны эшләргә әзерме?

Юлда барганда Гайсә халыкка кайберләрен, бәлки, шаккатырган нәрсә әйтә: «Минем яныма килүче кеше үз атасын, анасын, хатынын, балаларын, абый-энеләрен, апа-сеңелләрен һәм хәтта үз җанын нәфрәт итмәсә, ул минем шәкертем була алмый» (Лүк 14:26). Аның сүзләрен ничек аңларга?

Бу аның шәкертләре үз туганнарын туры мәгънәдә нәфрәт итәргә тиеш дигәнне аңлатмый, юк. Алар үз туганнарын Мәсихкә караганда әзрәк яратырга тиеш. Югыйсә, шәкертләр, Гайсәнең кичке аш турындагы мисалында әйтелгән кеше кебек, мөһим чакыруны кабул итмәскә мөмкин (Лүк 14:20).

Игътибар итегез, Гайсәнең сүзләре буенча, шәкерт хәтта «үз җанын», ягъни тормышын нәфрәт итәргә тиеш. Бу сүзләр чын шәкерт Гайсәне үзенең тормышына караганда күбрәк яратырга һәм, кирәк булса, хәтта аны югалтырга әзер булырга тиеш дигәнне аңлата. Әйе, Мәсихнең шәкерте булу — зур җаваплылык. Андый адымны һәрьяклап уйлап ясарга кирәк.

Гайсәнең шәкерте булу авырлыклар һәм эзәрлекләүләр кичерү белән дә бәйле. Бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Үз җәфалану баганасын күтәреп бармаган һәм миңа ияреп йөрмәгән кеше минем шәкертем була алмый» (Лүк 14:27). Димәк, чын шәкерт, Гайсә кебек, хурлык йөген кичерергә һәм хәтта дошманнарның кулыннан үләргә әзер булырга тиеш.

Шуңа күрә Гайсәгә ияргән халык Мәсихнең шәкерте булу нәрсә белән бәйле икәне турында бик җитди уйланырга тиеш. Гайсә моны бер мисал ярдәмендә күрсәтә. «Әйтик,— дип әйтә Гайсә,— берегез манара төзергә тели, ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы? Юкса, нигезен салгач, аны төзеп бетерә алмас» (Лүк 14:28, 29). Шулай итеп, Гайсәнең шәкерте булып китәр алдыннан, аның белән Иерусалимга таба барган кешеләр андый җаваплылыкны тулысынча үтәргә тәвәккәл булырга тиеш. Ул бу фикерне икенче бер мисал белән ассызыклый.

Ул болай ди: «Я, әйтик, патша сугышка җыена, ди. Ул 10 000 сугышчысы белән үзенә 20 000 сугышчы белән каршы килүче патшаны җиңә алырмы икәнен белер өчен, әллә иң башта утырып башкалар белән киңәшләшеп алмасмы? Ә көче җитмәсә, ул шул патша янына, ул әле еракта булганда, солых төзүен сорап, илчеләр җибәрер». Аннан соң Гайсә үзенең төп фикеренә болай дип басым ясый: «Шуңа күрә үзенең бар милкеннән баш тартмаучы минем шәкертем була алмый» (Лүк 14:31—33).

Әлбәттә, бу сүзләр Гайсәгә ияреп барган халыкка гына түгел, ә Мәсих турында белемнәр алучы бөтен кешеләргә кагыла. Алар, аның шәкертләре буласылары килсә, үзләрендә булганның һәммәсен — бар мал-мөлкәтләрен, хәтта үз гомерләрен дә — корбан итәргә әзер булырга тиеш. Әйе, моның хакта дога кылып уйланырга кирәк.

Үзенең Таудагы вәгазендә Гайсә шәкертләрен «җирнең тозы» дип атаган иде (Маттай 5:13). Аның, күрәсең, тоз бозылудан саклау үзлегенә ия булган кебек, шәкертләре дә кешеләрне рухи һәм әхлакый бозылудан саклау тәэсиренә ия дип әйтәсе килгән. Хәзер исә, аның хезмәте тәмамланып килгәндә, ул болай ди: «Әлбәттә, тоз — яхшы нәрсә. Әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең?» (Лүк 14:34). Кайвакыт тоз чиста булмаган, туфрак белән катыштырылган булган, һәм бөтен кеше андый тозның файдасыз булганын белгән.

Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, хәтта озак вакыт аның шәкерте булган кешеләр дә аның артыннан барырга тәвәккәллеген киметергә тиеш түгел. Югыйсә, алар, үз көчен югалткан тоз кебек, файдасыз булып китәр. Алар дөнья алдында көлкегә калырга мөмкин. Алай гына да түгел, алар Аллаһы алдында яраксыз булыр, хәтта аның исеменә тап төшерер. Безне андый хәлдән кисәтеп, Гайсә болай ди: «Колагы булган тыңласын» (Лүк 14:35).