Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Гөнаһ кылучы тәүбә иткәндә зур шатлык була

Гөнаһ кылучы тәүбә иткәндә зур шатлык була

ЛҮК 15:1—10

  • ЮГАЛГАН САРЫК ҺӘМ ЮГАЛГАН ТӘҢКӘ ТУРЫНДА МИСАЛЛАР

  • КҮКТӘГЕ ФӘРЕШТӘЛӘР ШАТЛАНА

Җирдә хезмәт иткәндә Гайсә күп тапкыр басынкылыкның мөһимлегенә басым ясаган (Лүк 14:8—11). Аның Аллаһыга басынкылык белән хезмәт итәргә теләгән ир-атларны һәм хатын-кызларны бик табасы килә. Андый кешеләр арасында гөнаһка батып яшәүчеләр дә булырга мөмкин.

Фарисейлар белән канунчылар андый кешеләрнең, ягъни үзләре түбән дип санаган кешеләрнең, Гайсәгә тартылганын һәм аның хәбәрен тыңлаганын күрә. Алар: «Бу кеше гөнаһ кылучыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый»,— дип сукрана (Лүк 15:2). Фарисейлар белән канунчылар үзләрен өстен тота һәм гади кешеләрне аяк астындагы пычрак дип саный. Дини җитәкчеләр, андый кешеләргә җирәнеп караганнарын белдереп, аларны ам-хаа́ретс (җир кешеләре) дигән еврей сүзтезмәсе белән атый.

Гайсә исә һәркемгә хөрмәт, игелек һәм кызгану белән карый. Шунлыктан күп кенә гади кешеләр, шул исәптән гөнаһлы эшләре белән билгеле булган кешеләр дә, аны тыңларга бик тели. Һәм ул аларны өйрәтә. Ләкин моның өчен аны тәнкыйтьлиләр. Ул моңа нәрсә әйтер?

Гайсә дулкынландыргыч бер мисал китерә; элегрәк ул Кәпернаумда охшаш мисал сөйләгән иде (Маттай 18:12—14). Бу мисалда Гайсә фарисейларны Аллаһының утарында тәкъва һәм үзләрен имин хис иткән сарыклар итеп күрсәтә. Гади кешеләр исә читкә киткән һәм югалган сарыклар итеп сурәтләнә. Гайсә болай ди:

«Кайсыгыз 100 сарыгы булып та, аларның берсе югалса, 99 ын чүлдә калдырып, югалганын тапканчы эзләмәс? Ә инде тапкач, ул аны җилкәсенә салып шатланыр. Һәм өенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалган сарыгымны таптым“,— дияр» (Лүк 15:4—6).

Аннары Гайсә үз мисалының мәгънәсен болай дип аңлата: «Сезгә шуны әйтәм: күктә дә, тәүбә итүгә мохтаҗ булмаган 99 тәкъва кешегә караганда, тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы турында күбрәк шатлык булыр» (Лүк 15:7).

Гайсәнең тәүбә итү турында искә алуы фарисейларны гаҗәпләндерәдер. Алар үзләрен тәкъва дип саный һәм шунлыктан тәүбә итәргә кирәк түгел дигән фикердә тора. Аларның кайберәүләре якынча ике ел элек Гайсәне салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашаганы өчен тәнкыйтьләгәч, ул аларга: «Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем»,— дип әйткән (Марк 2:15—17). Үз-үзләренә артык ышанган фарисейлар үзләренә тәүбә итәргә кирәк икәнен күрми һәм шул сәбәптән күктә шатлык китерми. Ә чын күңелдән тәүбә иткән гөнаһлы кешеләр шатлык китерә.

Югалган гөнаһ кылучыларның табылуы зур шатлык китергәненә тагын бер тапкыр басым ясар өчен, Гайсә көндәлек тормыш белән бәйле бүтән бер мисал китерә. Ул болай ди: «Кайсы хатын 10 драхмасы булып та, берсен югалтса, яктырткычны яндырып идәннәрен себермәс һәм аны тапканчы җентекләп эзләмәс? Ә инде тапкач, ул үз дуслары белән күршеләрен чакырып, аларга: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан драхмамны таптым“,— дияр» (Лүк 15:8, 9).

Аннары Гайсә бу мисалына да шундый ук аңлатма бирә. Ул болай ди: «Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы өчен шулай ук шатланалар» (Лүк 15:10).

Әйе, Аллаһы фәрештәләре югалган гөнаһ кылучыларның табылуын бик тели! Бу аеруча игътибарга лаек, чөнки тәүбә иткән һәм Аллаһының күктәге Патшалыгына кергән гөнаһ кылучылар фәрештәләрнекеннән дә югарырак дәрәҗәгә ия булачак! (1 Көринтлеләргә 6:2, 3). Ләкин фәрештәләр көнләшми. Ә без, берәр гөнаһ кылучы тәүбә итеп Аллаһыга таба борылса, үзебезне ничек тотарга тиеш?