Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Яһүдиягә барыр алдыннан Переядә өйрәтү

Яһүдиягә барыр алдыннан Переядә өйрәтү

ЛҮК 17:1—10 ЯХЪЯ 11:1—16

  • ИМАННАН ВАЗ КИЧӘРГӘ ЭТӘРҮ — ҖИТДИ НӘРСӘ

  • КИЧЕРҮ ҺӘМ ИМАН ИТҮ

Берникадәр вакытка Гайсә Үрдүннең аръягында урнашкан Перея өлкәсендә кала (Яхъя 10:40). Тиздән ул көньякка, Иерусалимга таба барачак.

Гайсә берүзе генә түгел, ә үз шәкертләре белән бара. Аңа шулай ук «зур халык төркеме», шул исәптән салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар ияреп бара (Лүк 14:25; 15:1). Гайсәне әйткәннәре һәм эшләгәннәре өчен тәнкыйтьләгән фарисейлар һәм канунчылар да шунда. Гайсәнең югалган сарык, югалган угыл һәм бай кеше белән Лазар турындагы мисалларын тыңлаганнан соң, аларга күп нәрсә турында уйланасы бар (Лүк 15:2; 16:14).

Үзенә каршы килгән кешеләрнең тәнкыйтен һәм мыскыллап көлүләрен исендә тотып, Гайсә үз шәкертләренә мөрәҗәгать итә һәм элегрәк Гәлиләядә өйрәткән кайбер фикерләргә кагылып китә.

Мәсәлән, Гайсә болай ди: «Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр һичшиксез булачак. Әмма андыйларга кайгы! [...] Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз. Кардәшең сиңа каршы гөнаһ кылса, аны шелтәлә һәм, тәүбә итсә, аны кичер. Ул көненә хәтта җиде тапкыр сиңа каршы гөнаһ кылса һәм җиде тапкыр яныңа килеп: „Тәүбә итәм“,— дисә, аны кичер» (Лүк 17:1—4). Гайсәнең соңгы сүзләре Петергә, бәлки, үзенең җиде тапкыр кичерергәме дип сораганын исенә төшерәдер (Маттай 18:21).

Шәкертләре Гайсәнең сүзләре буенча эш итә алырмы? Алар аңардан: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дип сорагач, Гайсә аларны болай дип ышандыра: «Иманыгыз горчица орлыгы хәтле генә булса да, сез бу тут агачына: „Тамырың белән чык та диңгезгә күчеп утыр!“ — дисәгез, ул сезне тыңлар иде» (Лүк 17:5, 6). Әйе, хәтта кечкенә иман да бөек эшләр башкара ала.

Аннары Гайсә, үз-үзеңә басынкы, дөрес караш белән карарга кирәк икәнен күрсәтеп, рәсүлләренә болай ди: «Кайсыгыз җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан үз хезмәтчесенә: „Кил монда тизрәк, табын янына утыр“,— дияр? Әллә сез аңа: „Миңа кичке ашка берәр нәрсә әзерлә һәм, мин ашап-эчкәндә, билеңне буып, миңа хезмәт ит. Шуннан соң үзең ашап-эчәрсең“,— димәссезме? Үзенә кушканнарны башкарып чыккан хезмәтчегә хуҗасы әллә рәхмәт әйтеп торырмы? Сез дә үзегезгә кушылганның барысын да башкарып чыкканнан соң: „Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр. Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез» (Лүк 17:7—10).

Аллаһы хезмәтчеләренең барысы Аллаһы эшләрен беренче урынга куеп яшәү мөһим икәнен аңларга тиеш. Моннан тыш, аларга Аллаһы гаиләсенең әгъзалары булып, аңа гыйбадәт кылу нинди хөрмәт икәнен һәрвакыт исләрендә тотарга кирәк.

Күрәсең, Гайсә бу мисалны сөйләгәннән соң күп тә үтми, бер хәбәрче килә. Аны Лазарның бертуганнары Мәрьям белән Марта җибәргән. Алар Яһүдиядәге Битания авылында яши. Хәбәрче: «Хуҗабыз, яраткан дустың Лазар авырый»,— дигән сүзләр җиткерә (Яхъя 11:1—3).

Лазарның каты авырып киткәнен белсә дә, Гайсә кайгыга батмый. «Бу авыру аңа үлем түгел, ә Аллаһыга дан китерәчәк, һәм бу авыру аша Аллаһы Улы данланачак»,— дип әйтә ул. Ул шул җирдә тагын ике көнгә кала, ә аннан соң шәкертләренә: «Яңадан Яһүдиягә барыйк»,— ди. Әмма алар аңардан: «Остаз, әле күптән түгел генә яһүдләр сине ташлар атып үтерергә җыенган иде, ә син кабат шунда барасыңмы?» — дип сорый (Яхъя 11:4, 7, 8).

Гайсә җавап итеп болай ди: «Көн яктылыгы 12 сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки бу дөньяның яктысын күрә. Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк» (Яхъя 11:9, 10). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килә? Күрәсең, аның сүзләре буенча, Аллаһы аның җирдәге хезмәте өчен билгеләгән вакыт әле тәмамланмаган. Һәм әлегә Гайсәгә калган кыска вакытын тулысынча кулланырга кирәк.

Аннары Гайсә: «Дустыбыз Лазар йоклап китте, әмма мин аны уятырга барам»,— ди. Шәкертләр, күрәсең, Лазар ял итә һәм шулай булгач, сәламәтләнер дип уйлый һәм шуңа күрә: «Хуҗабыз, йоклап киткән икән, димәк савыгыр»,— дип әйтә. Шунда Гайсә аларга турыдан-туры болай ди: «Лазар үлде. [...] Әйдәгез, аның янына барыйк» (Яхъя 11:11—15).

Шәкерт Томас бүтән шәкертләргә: «Әйдәгез, киттек, аның белән бергә без дә үлик»,— дип әйтә, чөнки ул Гайсәнең Яһүдиядә үтерелергә мөмкин икәнен аңлый һәм аңа таяныч булырга тели (Яхъя 11:16).