Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАНЫНЧЫ БҮЛЕК

«Терелү һәм тормыш»

«Терелү һәм тормыш»

ЯХЪЯ 11:17—37

  • ГАЙСӘ ЛАЗАР ҮЛЕМЕННӘН СОҢ КИЛӘ

  • «ТЕРЕЛҮ ҺӘМ ТОРМЫШ»

Гайсә Переядән китә һәм Иерусалимнан көнчыгышка таба якынча өч километр ераклыкта урнашкан Битания авылы читенә килеп җитә. Мәрьям белән Марта күптән түгел генә үлгән бертуганнары Лазар аркасында кайгыра. Аларны юатырга күп кеше килгән.

Ул арада кемдер Мартага Гайсәнең килүе турында әйтә. Шуңа күрә ул аны каршы алырга ашыга. Марта Гайсәгә, мөгаен, үзе һәм сеңелесе соңгы дүрт көн дәвамында уйлаган мондый фикерне әйтә: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде». Әмма Мартаның өмете юк түгел. «Шулай да хәзер дә ышанам: син Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, ул сиңа бирәчәк»,— дип әйтә ул (Яхъя 11:21, 22). Марта Гайсәнең әле дә үз абыйсына ярдәм итә алачагына ышана.

Гайсә аны: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип ышандыра. Марта уйлавынча, Гайсә киләчәктә җирдәге терелтелү турында әйтә. Андый өмет Ибраһим белән башка кешеләрдә дә булган. Моның, һичшиксез, булачагына ышанычын ул мондый сүзләр белән белдерә: «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм» (Яхъя 11:23, 24).

Әмма Гайсә Лазарга хәзер үк ярдәм күрсәтә алырмы? Ул Мартага: «Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк. Яшәүче һәм миңа иман итүче һәркем һичкайчан үлмәс»,— диеп, Аллаһының үзенә үлем өстеннән хакимлек биргәнен исенә төшерә (Яхъя 11:25, 26).

Гайсәнең Мартага ул вакытта яшәүче шәкертләре беркайчан да үлмәячәк дип әйтәсе килми, юк. Рәсүлләргә әйткән сүзләреннән күренгәнчә, хәтта ул үзе дә үләргә тиеш (Маттай 16:21; 17:22, 23). Аның сүзләре буенча, аңа иман итү мәңгелек тормышка алып бара ала. Күпләр андый тормышны үледән терелтелгәч алачак. Ләкин бу дөнья төзелешенең ахырында яшәгән тугры кешеләрнең һичкайчан үлмәскә өметләре бар. Ничек кенә булмасын, Гайсәгә иман иткән һәркем мәңге яшәячәгенә ышана ала.

Шулай да: «Мин — терелү һәм тормыш»,— дип әйткән Гайсә берничә көн элек үлгән Лазарны терелтә алырмы? Гайсә Мартадан: «Моңа ышанасыңмы?» — дип сорый. «Әйе, Хуҗам,— дип җавап бирә Марта,— синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам». Гайсәнең Лазарга шул ук көнне ярдәм күрсәтә алуына ышанган Марта, өенә йөгереп, беркемгә дә белдермичә, сеңелесенә: «Остаз монда, ул сине чакыра»,— дип әйтә (Яхъя 11:25—28). Шунда Мәрьям өйдән чыгып китә. Моны күргәч, башкалар, аны Лазарның төрбәсе янына бара дип уйлап, аңа ияреп китәләр.

Ләкин Мәрьям Гайсә янына бара. Ул аның аякларына егыла һәм елый-елый, апасы әйткән сүзләрне әйтә: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде». Мәрьямнең һәм аңа ияргән күп кешеләрнең елауларын күргәч, Гайсә авыр итеп ыңгырашып куя, көенә, һәм аның күз яшьләре ага башлый. Бу башкаларга нык тәэсир итә. Кайберәүләр исә: «Ул бит сукырның күзләрен ачкан иде. Бу кешене үлемнән алып калыр өчен бернәрсә дә эшли алмаганмыни?» — дип әйтә (Яхъя 11:32, 37).