Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Дога кылуның һәм басынкы булуның мөһимлеге

Дога кылуның һәм басынкы булуның мөһимлеге

ЛҮК 18:1—14

  • ҮЗ ДИГӘНЕНДӘ НЫК ТОРГАН ТОЛ ХАТЫН ТУРЫНДА МИСАЛ

  • ФАРИСЕЙ ҺӘМ САЛЫМ ҖЫЮЧЫ

Гайсәнең үз шәкертләренә өзлексез дога кылу турында мисал сөйләгәне бар иде инде (Лүк 11:5—13). Хәзер ул Самариядә я Гәлиләядәдер, һәм ул кабат өзлексез дога кылырга кирәклегенә басым ясый. Ул мондый мисал сөйли:

«Бер шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм кешеләрне хөрмәт итмәүче бер хөкемче яшәгән. Шул ук шәһәрдә бер тол хатын яшәгән һәм шул хөкемче янына өзлексез йөреп: „Дәгъвачым белән миңа гадел карар чыгар“,— дип әйтә торган булган. Берникадәр вакыт тегесе ризалашмаган, әмма соңрак эчтән генә болай дигән: „Аллаһыдан курыкмасам да, кешеләрне хөрмәт итмәсәм дә, бу тол хатын мине һәрвакыт борчып йөргәнгә, мин аны гадел хөкем итәчәкмен, югыйсә йөри-йөри интектереп бетерәчәк“» (Лүк 18:2—5).

Аннары Гайсә, бу мисалны аңлатыр өчен, болай ди: «Гаделсез хөкемченең әйткәненә игътибар итегез! Ә Аллаһының аны көне-төне чакыручы сайланганнары турында нәрсә әйтеп була? Әллә Аллаһы алар хакына, алар белән үзен түземле тотып, гаделлек урнаштырмасмы?» (Лүк 18:6, 7). Гайсәнең үз Атасы турында нәрсә әйтәсе килә?

Гайсәнең бу мисал белән Йәһвә Аллаһы шул гаделсез хөкемчегә охшаш дип әйтәсе килми, юк. Аның сүзләре буенча, әгәр хәтта гаделсез хөкемче өзлексез үтенечләргә җавап бирә икән, Аллаһы бигрәк тә шулай эшләячәк. Ул гадел һәм игелекле, һәм аның хезмәтчеләре дога кылудан туктамаса, ул аларга җавап бирәчәк. Бу Гайсәнең мондый сүзләреннән күренә: «Сезгә шуны әйтәм: [Аллаһы гаделлек] урнаштырачак һәм моны тоткарланмыйча башкарачак» (Лүк 18:8).

Гади һәм ярлы кешеләр еш кына гаделлек таба алмый, ә хакимлеккә ия һәм бай кешеләргә еш кына кадер-хөрмәт күрсәтелә. Аллаһы исә үз вакытында гаделлек урнаштырылачагы турында кайгыртыр: явызларга җәза бирелер, ә хезмәтчеләренә мәңгелек тормыш бүләк ителер.

Кем тол хатынныкына охшаш иманга ия? Күпме кеше Аллаһының гаделлекне «тоткарланмыйча» урнаштырачагына чыннан да иман итә? Гайсә әле генә, мисал китереп, өзлексез дога кылуның мөһимлеген күрсәткән иде. Хәзер исә ул доганың көченә иман итү турында болай дип сорый: «Шулай да Кеше Улы килгәч, җирдә андый иман табар микән?» (Лүк 18:8). Бу сүзләр Мәсих килгәч, андый иманлы кешеләр күп булмаячак дигәнне аңлата.

Гайсәнең тыңлаучылары арасында кайберәүләр үз иманнарын кимчелексез дип саный. Алар үзләрен тәкъва дип исәпли, ә башкаларга түбәнсетеп карый. Андый кешеләргә Гайсә мондый мисал сөйли:

«Ике кеше дога кылу өчен гыйбадәтханәгә кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы. Фарисей, басып, эчтән генә болай дип дога кыла башлаган: „Йа Аллаһы, сиңа үз рәхмәтләремне белдерәм, чөнки мин башкалар кебек талаучы да, гаделсез дә, зиначы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам, бар табышымның уннан бер өлешен бирәм“» (Лүк 18:10—12).

Фарисейлар үзләренең ясалма тәкъвалыкларын күрсәтеп, башкаларны гаҗәпләндерергә омтыла. Гадәттә, алар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ураза тота. Бу базар көннәре, һәм ул вакытта аларны күпләр күрә ала. Алар хәтта кечкенә үсемлекләрнең дә уннан бер өлешен җентекләп бирәләр (Лүк 11:42). Берничә ай элегрәк алар гади халыкка җирәнеп караганнарын мондый сүзләр белән белдергән иде: «[Фарисейлар күзлегеннән аңлатылган] Канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән» (Яхъя 7:49).

Мисалны дәвам итеп, Гайсә болай ди: «Ә салым җыючы читтәрәк торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән, әмма күкрәгенә суга-суга: „Йа Аллаһы, миңа, гөнаһ кылучыга, мәрхәмәтле бул“,— дигән». Әйе, салым җыючы басынкы гына үзенең кимчелекләрен таный. Гайсә мисалны мондый сүзләр белән тәмамлый: «Сезгә шуны әйтәм: бу кеше теге фарисейга караганда үзен күпкә тәкъварак итеп күрсәтеп өенә кайтып киткән, чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Лүк 18:13, 14).

Шулай итеп Гайсә басынкы булуның никадәр мөһим икәненә басым ясый. Бу киңәш Гайсәнең шәкертләре өчен бик файдалы, чөнки алар үскән җәмгыятьтә үзләрен тәкъва дип санаган фарисейлар кешенең тоткан урынына һәм дәрәҗәсенә зур әһәмият бирә. Гайсәнең бар шәкертләре дә бу киңәшкә колак салырга тиеш.