Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсә сукырларны савыктыра һәм Заккайга ярдәм итә

Гайсә сукырларны савыктыра һәм Заккайга ярдәм итә

МАТТАЙ 20:29—34 МАРК 10:46—52 ЛҮК 18:35—19:10

  • ГАЙСӘ ӘРИХӘ ЯНЫНДА СУКЫРЛАРНЫ САВЫКТЫРА

  • САЛЫМ ҖЫЮЧЫ ЗАККАЙ ТӘҮБӘ ИТӘ

Гайсә һәм аның белән барган кешеләр Әрихәгә килеп җитә. Бу шәһәр Иерусалимнан бер көнлек юл чамасы ераклыкта урнашкан. Әрихә ике шәһәрдән тора дип әйтеп була. Искерәге яңарагыннан — римлылар шәһәреннән — километр ярым чамасы ераклыкта урнашкан. Гайсә һәм халык бу шәһәрләрнең берсеннән чыгып, икенчесенә якынлашкан арада, хәер сорашучы ике сукыр шау-шу ишетә. Аларның берсе Бартимәй исемле.

Бартимәй һәм аның иптәше Гайсәнең үтеп баруы хакында белеп алгач: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлый (Маттай 20:30). Халык арасыннан кайберәүләр аларга дәшмәскә куша, ләкин тегеләр хәтта катырак та кычкыра башлый. Кычкыру тавышларын ишеткәч, Гайсә туктый. Ул үзе белән булганнарга аларны чакырырга куша. Тегеләр сукырлар янына барып, аларның берсенә: «Кыю бул! Тор, ул сине чакыра»,— ди (Марк 10:49). Бик дулкынланып, сукыр кеше өске киемен салып ташлый һәм сикереп торып, Гайсә янына бара.

«Сезгә нәрсә эшлим?» — дип сорый Гайсә. «Хуҗабыз, күзләребезне аччы»,— дип үтенә теге ике сукыр (Маттай 20:32, 33). Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагыла һәм аларның берсенә: «Бар. Иманың сине савыктырды»,— дип әйтә (Марк 10:52). Хәер сорашучы сукырларның күзләре ачыла, һәм алар, һичшиксез, Аллаһыны данлый башлыйдыр. Булган хәлне күргәч, халык та Аллаһыга дан китерә. Күзләре ачылган бу кешеләр Гайсәгә ияреп китә.

Гайсә Әрихә шәһәре аша үтеп барганда, аның тирәли чиксез күп халык җыела. Һәрберсенең сукырларны савыктырган кешене күрәсе килә. Кешеләр Гайсәне уратып ала, һәм шунлыктан кайберәүләр аңа хәтта күз дә сала алмый. Алар арасында Заккай атлы бер кеше бар. Ул — Әрихәдә һәм аның тирәсендәге шәһәр-авылларда салым җыючыларның башлыгы. Заккай, кыска буйлы булганга, булган хәлләрне күрә алмый. Шуңа күрә ул алга йөгереп, Гайсә үтәчәк юл кырыенда үсеп утырган кыргый инҗир агачына менә. Уңай урыныннан ул барысын яхшы күрә. Агачка якынлашканда, Гайсә, агачта Заккайны күреп, аңа: «Заккай, тизрәк төш, чөнки мин бүген синең йортыңда тукталырга тиеш»,— дип әйтә (Лүк 19:5). Заккай агачтан төшә дә, данлыклы кунакны үзендә кабул итәргә әзерләнер өчен, өенә ашыга.

Әмма халык зарлана башлый. Алар Заккайны гөнаһ кылучы дип саный, шуңа күрә Гайсә андый кешегә кунакка барырга тиеш түгел дип уйлый. Заккай салым җыю эшендә намуссыз булып кешеләрне талаганга баеп киткән.

Гайсә Заккай йортына кергәч, халык: «Ул гөнаһ кылучының өенә кунак булып керде»,— дип зарлана башлый. Әмма Гайсә Заккайның тәүбәгә килә алуын күрә. Һәм аның өметләре аклана, чөнки Заккай тора да болай ди: «Хуҗам, милкемнең яртысын ярлыларга бирермен һәм, берәрсеннән ялган гаепләүләргә нигезләнеп берәр нәрсә талап алган булсам, дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен» (Лүк 19:7, 8).

Шулай итеп Заккай тәүбә итүе эчкерсез икәнен күрсәтә. Күрәсең, Заккай салым җыю белән бәйле язуларыннан төрле яһүдләрдән күпме акча алганын санап чыгара ала. Ул аларга дүрт мәртәбә күбрәк, хәтта Аллаһы кануны буенча таләп ителгәннән дә күбрәк кайтарырга ант итә (Чыгыш 22:1; Левилеләр 6:2—5). Моннан тыш, Заккай үз милкенең яртысын ярлыларга бирергә вәгъдә итә.

Заккайның тәүбәгә килүе Гайсәне шатландыра. Гайсә болай ди: «Бүген бу йортка котылу килде, чөнки ул да Ибраһим улы. Адәм Улы югалганны эзләп табарга һәм коткарырга килде бит» (Лүк 19:9, 10).

Күптән түгел генә Гайсә, «югалганнарның» хәлен сурәтләр өчен, юлдан язган угыл турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән иде (Лүк 15:11—24). Хәзер барысы да үз күзләре белән «югалган» берәүнең табылганын күрә. Дини җитәкчеләр һәм аларның иярченнәре Гайсәнең Заккай кебек кешеләргә игътибар иткәненнән зарланадыр һәм моның өчен аны тәнкыйтьлидер. Шулай да Гайсә Ибраһимның югалган улларын эзләвен һәм туры юлга бастыруын дәвам итә.