Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Битаниядә Шимунда кунакта

Битаниядә Шимунда кунакта

МАТТАЙ 26:6—13 МАРК 14:3—9 ЯХЪЯ 11:55—12:11

  • ГАЙСӘ ИЕРУСАЛИМ ЯНЫНДАГЫ БИТАНИЯГӘ КИРЕ КИЛӘ

  • МӘРЬЯМ ГАЙСӘНЕ ХУШ ИСЛЕ МАЙ БЕЛӘН МАЙЛЫЙ

Гайсә Әрихәдән чыгып, Битаниягә китә. Барасы юл бик катлаулы: якынча 20 километр араны югарыга күтәрелеп барырга туры килә. Әрихә диңгез өсте тигезлегеннән якынча 250 метрга түбәнрәк, ә Битания диңгез өсте тигезлегеннән 610 метрга югарырак урнашкан. Битания авылында Лазар һәм аның бертуганнары Мәрьям белән Марта яши. Бу авыл Иерусалимнан 3 километр чамасы ераклыкта, Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә урнашкан.

Иерусалимга Пасах бәйрәменә инде күп кенә кеше җыелган. «Пакьләнү йоласын үтәр өчен», алар алдан килгән. Андый йоланы кешеләр мәеткә кагылып яки башка сәбәпләр аркасында нәҗесләнсә үтәргә тиеш булган (Яхъя 11:55; Саннар 9:6—10). Иртә килгән шул кешеләрнең кайберләре гыйбадәтханәдә җыела. Аларны, Гайсә Пасах бәйрәменә килер микән, дигән сорау борчый (Яхъя 11:56).

Гайсә турында күп бәхәсләр бара. Кайбер дини җитәкчеләр, аны үтерер өчен, кулга алмакчы була. Алар, берәрсе Гайсәнең кайда булуын белсә, үзләренә килеп әйтергә тиеш, дигән боерык бирә; моны алар «Гайсәне кулга алыр өчен» эшли (Яхъя 11:57). Бу җитәкчеләр, Гайсә Лазарны үледән терелткәч, аны үтерергә ниятләгән иде инде (Яхъя 11:49—53). Шуңа күрә кайберәүләр Гайсә халык күзенә күренерме дип шикләнәдер.

Гайсә Битаниягә җомга көнне, «Пасах бәйрәменә алты көн калганда» килеп җитә (Яхъя 12:1). Кояш баткач, киләсе көн, Шимбә көне, 8 нисан башлана. Әйе, Гайсә үз сәяхәтен Шимбә җиткәнче тәмамлый. Ул Шимбә көнне, ягъни җомга көнне кояш баюыннан алып шимбә көнне кояш баеганга кадәр, юлда була алмас иде, чөнки яһүдләрнең кануны буенча, андый сәяхәт тыела. Гайсә, күрәсең, гадәттәгечә, Лазар өенә бара.

Шимбә көнне Битаниядә яшәүче Шимун исемле бер кеше Гайсәне һәм аның дусларын, шул исәптән Лазарны да, кичке ашка чакыра. Шимун, күрәсең, элегрәк Гайсә тарафыннан махау авыруыннан савыктырылган булганга, «махаулы» дип атала. Үзенә хас тырышлык белән Марта кунакларга хезмәт итә. Мәрьям исә Гайсәгә аерым игътибар күрсәтә, һәм бу кайберәүләргә ошамый.

Мәрьям эчендә «якынча 300 грамм хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард» булган кечкенә алебастр савытны ача (Яхъя 12:3). Бу бик кыйммәтле май. Аның бәясе бер еллык эш хакына (300 динарга) тиң! Мәрьям майны Гайсәнең башына һәм аякларына агыза һәм аның аякларын үз чәчләре белән сөртә. Өй эче хуш исле май исе белән тула.

Моны күргәч, шәкертләрнең ачулары чыга һәм алар: «Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә?» — диешә башлый (Марк 14:4). Шунда Яһүд Искариот болай ди: «Бу майны 300 динарга сатып, ярлыларга бирсәк, яхшырак булмас идеме?» (Яхъя 12:5). Ләкин Яһүд чынлыкта фәкыйрьләр турында уйламый, чөнки ул үзе йөрткән уртак акча тартмасыннан акча урлый.

Гайсә Мәрьямне яклап, болай ди: «Ник ул хатынны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде. Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр, ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын. Бу хатын тәнемне хуш исле май белән майлап, мине җирләүгә әзерләде. Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр» (Маттай 26:10—13).

Гайсә Битаниядә инде бер көннән артык вакыт үткәргән, һәм аның килгәне турында хәбәр бөтен тирә-якка тарала. Күп кенә яһүдләр Шимун өенә Гайсәне генә түгел, ә ул «үледән терелткән Лазарны» да күрергә дип килә (Яхъя 12:9). Хәзер өлкән руханилар Гайсәне дә, Лазарны да үтерергә сүз куеша. Бу дини җитәкчеләр уйлаганча, күпләр Гайсәгә Лазарның тере булуын күргәнгә иман итә. Чыннан да, бу дини җитәкчеләр бик явыз!