Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Йөзем бакчасы турында ике мисал

Йөзем бакчасы турында ике мисал

МАТТАЙ 21:28—46 МАРК 12:1—12 ЛҮК 20:9—19

  • ИКЕ УГЫЛ ТУРЫНДА МИСАЛ

  • ЙӨЗЕМ ҮСТЕРҮЧЕЛӘР ТУРЫНДА МИСАЛ

Гайсә һаман да гыйбадәтханәдә. Ул әле генә «боларны эшләргә ни хакың бар» дип сораган өлкән руханиларны һәм халык башлыкларын кыен хәлдә калдырган иде. Аның җавабы аларның авызларын томалады. Хәзер Гайсә аларның чынлыкта нинди кешеләр икәнен күрсәтүче бер мисал китерә.

«Бер кешенең ике улы булган,— дип сөйли Гайсә.— Ул, беренчесе янына килеп: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә“,— дигән. Тегесе: „Бармыйм“,— дигән, әмма соңрак әйткәненә үкенеп, барган. Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Бусы: „Барам, әтием“,— дигән, әмма үзе бармаган. Аталарының ихтыярын бу икесенең кайсысы үтәгән?» (Маттай 21:28—31). Җавабы билгеле: ахыр чиктә атасының ихтыярын беренче угыл үтәгән.

Шунда Гайсә аларга болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: салым җыючылар һәм фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак бара». Салым җыючылар һәм фахишәләр башта Аллаһыга хезмәт итмәгән. Ләкин аннары алар, беренче угыл кебек, тәүбә итеп, Аллаһыга хезмәт итә башлаган. Дини җитәкчеләр исә, икенче угыл кебек, Аллаһыга хезмәт итүләре турында ачык итеп әйтә, әмма чынында алай эшләми. Гайсә болай ди: «[Чумдыручы] Яхъя бит сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, ә сез аңа ышанмадыгыз. Салым җыючылар һәм фахишәләр исә аңа ышандылар. Сез, моны күрсәгез дә, соңрак үкенмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз» (Маттай 21:31, 32).

Аннары Гайсә бүтән бер мисал китерә. Хәзер ул дини җитәкчеләрнең хатасы Аллаһыга хезмәт итмәүдә генә түгел икәнен күрсәтә. Чынлыкта алар явыз кешеләр. «Бер кеше йөзем бакчасы утырткан,— дип сөйли Гайсә,— аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән. Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене җибәргән һәм аңа алардан уңышның үз өлешен алырга кушкан. Әмма алар аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. Шунда ул икенче хезмәтчене җибәргән, ләкин алар аның башын яралаганнар һәм аны хур иткәннәр. Шуннан соң ул тагын берсен җибәргән, һәм алар аны үтергәннәр. Ул күп кенә башка хезмәтчеләрен дә җибәреп караган: аларның кайберәүләрен кыйнаганнар, ә кайберәүләрен үтергәннәр» (Марк 12:1—5).

Гайсәне тыңлаган кешеләр аның мисалын аңлармы? Алар Ишагыя пәйгамбәрнең мондый хөкем сүзләрен хәтерлидер: «Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең йөзем бакчасы — Исраил йорты ул, ул яраткан үсемлекләр — Яһүд кешеләре. Ул гадел хөкем көткән иде, ә алар гаделсез булды» (Ишагыя 5:7). Бу сүзләрнең Гайсә мисалы белән охшаш яклары бар. Җир хуҗасы — Йәһвә, йөзем бакчасы — Аллаһы кануны коймасы белән киртәләп алынган, аның яклавы астында булган Исраил халкы. Йәһвә, үз халкын өйрәтер өчен һәм аларга яхшы җимеш китерергә булышыр өчен, үз пәйгамбәрләрен җибәреп торган.

Әмма «йөзем үстерүчеләр» үзләренә җибәрелгән «хезмәтчеләрне» кыйнаган һәм үтергән. Гайсә болай ди: «Аның [йөзем бакчасы хуҗасының] тагын яраткан улы булган. Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, аны да җибәргән. Ләкин йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы. Әйдәгез, аны үтерик, шунда мирас безнеке булыр“,— диешкәннәр. Шунда алар аны тотып үтергәннәр» (Марк 12:6—8).

Хәзер Гайсә: «Йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр?» — дип сорый (Марк 12:9). Дини җитәкчеләр: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— дип җавап бирә (Маттай 21:41).

Шулай итеп алар, үзләре дә абайламыйча, үзләренә хөкем чыгара, чөнки алар Йәһвәнең «йөзем бакчасында» — Исраил халкында «йөзем үстерүчеләр» санына керә. Йәһвә андый «йөзем үстерүчеләрдән» җимеш китерүләрен көтә, шул исәптән үзенең Улына — Мәсихкә иман итәрләр дип өметләнә. Гайсә, туп-туры дини җитәкчеләргә карап, болай ди: «Әллә Язмадагы: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булып китте. Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“,— дигән сүзләрне укыганыгыз юкмы?» (Марк 12:10, 11). Аннары ул үз сүзләрен аңлатып бирә: «Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк» (Маттай 21:43).

Канунчылар һәм өлкән руханилар Гайсәнең бу мисалны үзләрен «күздә тотып китергәнен аңлый» (Лүк 20:19). Хәзер аларның аны, законлы «мирасчыны», үтерергә теләге тагы да көчәя. Тик алар Гайсәне пәйгамбәр дип санаган халыктан курка, шуңа күрә бу юлы аны үтерергә батырчылык итми.