Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Патша кешеләрне туй мәҗлесенә чакыра

Патша кешеләрне туй мәҗлесенә чакыра

МАТТАЙ 22:1—14

  • ТУЙ МӘҖЛЕСЕ ТУРЫНДА МИСАЛ

Гайсәнең хезмәте үз ахырына якынлаша. Ул әле дә мисаллар китереп, канунчылар белән өлкән руханиларны фаш итә, шуңа күрә алар аны үтерергә тели (Лүк 20:19). Ләкин Гайсәнең аларга әйтәсе сүзе әле бетмәгән. Ул тагын бер мисал сөйли:

«Күкләр Патшалыгы үз улы өчен туй мәҗлесе әзерләгән патшага охшаш. Ул, чакырылган кешеләрне мәҗлескә җыярга дип, үз хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин тегеләрнең киләсе килмәгән» (Маттай 22:2, 3). Гайсә үз мисалының башында «күкләр Патшалыгын» искә ала. Шуңа күрә «патша» — Йәһвә Аллаһы. Алайса, патшаның улы һәм туйга чакырылганнар кем? Әлбәттә, патша улының — мисалны сөйләүче Йәһвәнең Улы икәнен, ә чакырылганнарның — Угыл белән бергә күкләр Патшалыгында булачак кешеләр икәнен аңлау авыр түгел.

Кем беренче булып чакырылган булган? Гайсә һәм рәсүлләр Патшалык турында кемгә вәгазьләгән? Яһүдләргә (Маттай 10:6, 7; 15:24). Алар б. э. к. 1513 елны Канун килешүен кабул итеп, беренче булып «руханилар патшалыгы» булырга мөмкинлек алган (Чыгыш 19:5—8). Аларны «туй мәҗлесенә» кайчан чакырганнар? Бу чакыру аларга б. э. 29 елында, Гайсә күкләр Патшалыгы турында вәгазьли башлаганда бирелгән булган.

Ләкин исраиллеләрнең күбесе бу чакыруны ничек кабул иткән? Гайсә әйткәнчә, «тегеләрнең киләсе килмәгән». Дини җитәкчеләрнең һәм халыкның күпчелеге аны Мәсих итеп һәм Аллаһы билгеләгән Патша буларак кабул итмәгән.

Әмма Гайсәнең сүзләре буенча, яһүдләргә тагын бер мөмкинлек биреләчәк. Ул болай ди: «Шунда ул [патша] башка хезмәтчеләрен җибәргән һәм аларга болай дигән: „Чакырылган кешеләргә: „Табыным инде җәелгән, үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, барысы инде әзер. Туй мәҗлесенә килегез“,— дип әйтегез“. Әмма ул кешеләр ваемсыз калганнар һәм берсе — үз басуына, ә икенчесе үз эшен карарга киткән, калганнары исә аның хезмәтчеләрен тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр» (Маттай 22:4—6). Бу сүзләр мәсихче җыелыш урнаштырылганда үтәләчәк. Ул вакытта да яһүдләрнең Патшалыкка керергә мөмкинлекләре булачак. Әмма күбесе бу чакыруны җирәнеп кире кагачак, хәтта патшаның «хезмәтчеләре» белән үзләрен кырыс тотачак (Рәсүлләр 4:13—18; 7:54, 58).

Моның аркасында халык белән нәрсә булачак? Гайсә болай ди: «Шунда патша, ярсып, үз гаскәрләрен җибәргән һәм шул үтерүчеләрне юк иткән, ә аларның шәһәрләрен яндырган» (Маттай 22:7). Бу сүзләр б. э. 70 елында, римлылар яһүдләрнең «шәһәрләрен» — Иерусалимны җимергәндә үтәлгән.

Алар патшаның чакыруын кире каккан икән, бүтән һичкем чакырылмаячак дип әйтеп буламы? Гайсә мисалыннан күренгәнчә, юк. Ул болай дип дәвам итә: «Аннан соң ул [патша] үз хезмәтчеләренә болай дигән: „Туй мәҗлесе әзер, ә чакырылган кешеләр мәҗлестә утырырга лаек булмадылар. Шуңа күрә зур юлларга чыгыгыз һәм очраткан һәр кешене туй мәҗлесенә чакырыгыз“. Шунда хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраткан һәр кешене — явызын да, яхшысын да җыйганнар, һәм мәҗлес бүлмәсе табын янында утыручылар белән тулган» (Маттай 22:8—10).

Шунысын әйтергә кирәк: рәсүл Петер соңрак мәҗүсиләргә — тумыштан яһүд булмаганнарга һәм прозелитларга — ярдәм итә башлаган. Б. э. 36 елында Рим гаскәре башлыгы Көрнили белән аның гаиләдәгеләренә Аллаһы рухы иңгән, һәм шулай итеп аларга Гайсә искә алган күкләр Патшалыгына керергә мөмкинлек ачылган (Рәсүлләр 10:1, 34—48).

Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, мәҗлескә килгән кайбер кешеләрне «патша» яраклы дип санамаячак. Гайсә болай ди: «Патша кунакларны карарга дип кергәч, анда туйга кия торган кием кимәгән бер кешене күреп алган һәм аңардан: „Дустым, син монда туй киеме кимичә ничек кердең?“ — дип сораган. Тегесе эндәшмәгән. Шунда патша үз хезмәтчеләренә: „Аны, аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап тешләрен шыкырдатачак“,— дигән. Әйе, чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз» (Маттай 22:11—14).

Дини җитәкчеләр Гайсәнең сүзләренең мәгънәсен я кемгә кагылганын тулысынча аңламыйдыр. Ләкин алар бик ачулы, һәм хәзер аларның үзләренә бәла китерүче кешене үтерергә теләкләре көчәя.