Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсәнең гыйбадәтханәдәге соңгы көне

Гайсәнең гыйбадәтханәдәге соңгы көне

МАТТАЙ 23:25—24:2 МАРК 12:41—13:2 ЛҮК 21:1—6

  • ГАЙСӘ ДИНИ ҖИТӘКЧЕЛӘРНЕ ХӨКЕМ ИТҮЕН ДӘВАМ ИТӘ

  • ГЫЙБАДӘТХАНӘ ҖИМЕРЕЛӘЧӘК

  • ЯРЛЫ ТОЛ ХАТЫН ИГАНӘГӘ ИКЕ ВАК АКЧА САЛА

Гайсә, гыйбадәтханәдә соңгы мәртәбә булганда, канунчылар белән фарисейларның икейөзлелеген фаш итүен дәвам итә. Образлы телне кулланып, ул болай ди: «Сез касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә аларның эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулы. Сукыр фарисей, савыт-саба тышкы яктан да чиста булсын өчен, элек аның эчен чистарт» (Маттай 23:25, 26). Фарисейлар йола буенча чиста булуга һәм тышкы кыяфәткә кагылышлы кагыйдәләрне җентекләп үтәп баралар, ә үзләренең эчке дөньясы турында оныталар һәм символик йөрәкләрен чистартмыйлар.

Аларның икейөзлелеге пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзергә һәм аларны бизәргә теләкләреннән күренә. Әмма Гайсә әйткәнчә, алар «пәйгамбәрләрне үтерүчеләрнең уллары» (Маттай 23:31). Моны алар Гайсәне үтерергә ниятләп күрсәтә (Яхъя 5:18; 7:1, 25).

Аннары Гайсә шул дини җитәкчеләр тәүбә итмәсә, алар белән нәрсә булачагын әйтә: «Еланнар, агулы елан токымы, Гәһәннәгә хөкем ителүдән ничек кача алырсыз?» (Маттай 23:33). Гәһәннә сүзе «Һинном үзәне» дигәнне аңлата. Бу үзәндә чүп-чар яндырганнар, һәм ул явыз канунчылар белән фарисейларны көткән мәңгегә юк ителүнең символы булып тора.

Гайсәнең шәкертләре, аның вәкилләре буларак, «пәйгамбәрләр, акыл ияләре һәм остазлар» булыр. Алар белән ничек мөгамәлә итәчәкләр? Дини җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, Гайсә болай ди: «[Шәкертләремнең] кайберәүләрен сез үтерерсез, ә кайберәүләрен баганага кадаклап үтерерсез, кайберәүләрен синагогаларда камчыларсыз һәм бер шәһәрдән икенчесенә куарсыз. Шулай итеп, җирдә түгелгән бар тәкъваларның каны өчен — тәкъва Һабил каныннан алып, сез корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтергән... Зәкәрия канына кадәр — сез гаепле булачаксыз». Аннары ул аларны кисәтә: «Сезгә хак сүз әйтәм: боларның барысын шушы буын кешеләре кичерәчәк» (Маттай 23:34—36). Бу сүзләр б. э. 70 елында, Рим гаскәрләре Иерусалимны җимергәч һәм йөзләгән мең яһүд һәлак булгач үтәлә.

Гайсә бу коточкыч хәл турында уйланганда көенеп әйтә: «Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим. Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез. Менә Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә» (Маттай 23:37, 38).

Аннары Гайсә болай дип өсти: «„Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы!“ — дип әйткәнче, сез мине күрмәячәксез» (Маттай 23:39). Бу пәйгамбәрлек сүзләрен ул 118 нче Мәдхиянең 26 нчы шигыреннән китерә. Анда болай диелгән: «Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы, Йәһвәнең йортыннан без сезне фатихалыйбыз». Әлбәттә, җирдәге гыйбадәтханә җимерелгәч, һичкем анда Аллаһыга табыныр өчен килмәячәк.

Хәзер Гайсә гыйбадәтханәдәге иганә савытлары торган урынга барып утыра. Төрле яһүдләр шул савытларның тар авызларына иганә сала. Гайсә бай кешеләрнең «шактый акча салганнарын» күзәтә. Аннары ул бер ярлы тол хатынның «ике вак акча салганын» күрә (Марк 12:41, 42). Һичшиксез, Гайсә Аллаһының бу бүләккә шат булуын белә.

Үз шәкертләрен чакырып, Гайсә болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу ярлы тол хатын иганә савытына акча салучыларның барысына караганда да күбрәк салды». Ничек инде шулай? Гайсә болай дип аңлата: «Барысы да артып калганын, ә ул ярлы булса да, бар акчасын, бар булганын салды» (Марк 12:43, 44). Әйе, бу хатынның карашы да, эшләре дә дини җитәкчеләрнекеннән бик нык аерылып тора!

Әле дә 11 нисан, һәм Гайсә соңгы тапкыр гыйбадәтханәдән чыга. Шәкертләрнең берсе: «Остаз, кара, нинди гаҗәеп ташлар, нинди биналар!» — дип әйтеп куя (Марк 13:1). Чыннан да, гыйбадәтханә стеналарының кайбер ташлары гаять зур булган, һәм моның аркасында биналар мәһабәт һәм нык булып күренгән. Шуңа күрә Гайсәнең җавабы сәер булып күренергә мөмкин. «Бу мәһабәт биналарны күрәсеңме? — дип әйтә ул.— Монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк» (Марк 13:2).

Бу сүзләрдән соң Гайсә үзенең рәсүлләре белән Кидрон үзәне аша үтеп, Зәйтүн тавына күтәрелә. Бервакыт ул үзенең дүрт рәсүле — Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән кала. Шул урыннан алар мәһабәт гыйбадәтханәне күрә ала.