Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Ун кыз мисалы уяу булырга өйрәтә

Ун кыз мисалы уяу булырга өйрәтә

МАТТАЙ 25:1—13

  • ГАЙСӘ УН КЫЗ ТУРЫНДА МИСАЛ СӨЙЛИ

Гайсә рәсүлләргә үзенең Патша булып килү чорын һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын күрсәтүче билге турында сөйләвен дәвам итә. Моны исәптә тотып, ул тагын бер мисал ярдәмендә мөһим киңәш бирә. Бу мисалның үтәлешен аның килү чорында яшәячәк кешеләр күрә алыр.

«Шул вакытта күкләр Патшалыгы кулларына яктырткычлар алып, кияүне каршыларга чыккан 10 кызга охшаш булыр,— дип башлый ул мисалын.— Аларның бишесе — акылсыз, ә бишесе акыллы булган» (Маттай 25:1, 2).

Гайсәнең күктәге Патшалыкны мирас итеп алачак шәкертләрнең яртысы — акылсыз, ә яртысы акыллы дип әйтәсе килми, юк! Аның сүзләре буенча, һәрбер шәкертнең сайлау иреге бар: я Патшалыкны истә тотып уяу булырга, я игътибарны югалтырга. Гайсә һәрбер хезмәтчесенең тугры калып, Атасының фатихаларын күрә алуына шикләнми.

Мисалда әйтелгәнчә, кызларның унысы да кияүне каршы алырга һәм туйга баручыларга кушылырга чыга. Кияү килгәч, алар үз яктырткычлары белән юлны яктыртып барачак һәм шулай итеп, кияү үз кәләшен әзерләнгән йортка алып барганда, аңа хөрмәт күрсәтәчәк. Әмма барысы да ничек булып чыга соң?

Гайсә болай дип дәвам итә: «Акылсызлары яктырткычларын алса да, үзләре белән май алмаган, ә акыллылары, яктырткычлары белән бергә май салынган савытларын да алган. Кияү тоткарланган, шуңа күрә алар барысы йокымсырый башлаган һәм йоклап киткән» (Маттай 25:3—5). Кияү көтелгән вакытта кайтмый. Ул тоткарланганга, кызлар йокыга китә. Бу рәсүлләргә Гайсәнең затлы нәселдән булган бер кеше турындагы мисалын исләренә төшерәдер. Ул кеше, «патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән», ә «аннан соң... кире кайткан» (Лүк 19:11—15).

Гайсә кияү кайткач нәрсә булганын болай дип сурәтли: «Нәкъ төн уртасында: „Кияү килә! Аны каршы алырга чыгыгыз“,— дип кычкырган тавыш ишетелгән» (Маттай 25:6). Кызларның уяу һәм әзер булуы турында нәрсә әйтеп була?

Гайсә болай дип дәвам итә: «Шунда алар барысы да торып, яктырткычларын әзерләгән. Акылсызлары акыллы кызларга: „Яктырткычларыбыз сүнәргә тора, безгә әз генә маегызны бирегезче“,— дигәннәр. Шунда акыллылары: „Маебыз барыбызга да җитмәс, шуңа күрә сатучыларга барып, алардан үзегезгә май сатып алыгыз“,— дип җавап биргәннәр» (Маттай 25:7—9).

Әйе, биш акылсыз кыз уяу түгел һәм кияүнең кайтуына әзер түгел. Аларда яктырткычлары өчен җитәрлек майлары юк. Шуңа күрә аларга кайда булса да майны эзләп табасы бар. Гайсә болай ди: «[Алар] май сатып алып йөргән арада, кияү килгән. Әзер торган кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган. Аннан соң калган кызлар да килгән һәм: „Әфәнде, Әфәнде, безгә ач!“ — дип үтенгән. Ул аларга: „Сезгә хак сүз әйтәм: мин сезне белмим“,— дип җавап кайтарган» (Маттай 25:10—12). Әйе, әзер тормау һәм уяу булмау аяныч нәтиҗәләргә китерә!

Рәсүлләр бу мисалдагы кияү — Гайсә икәнен аңлый. Моңа кадәр ул үзен кияү белән чагыштырган иде инде (Лүк 5:34, 35). Ә акыллы кызлар кем? Патшалыкны мирас итеп алачак «кечкенә көтү» турында сөйләгәндә, Гайсә: «Киенеп, әзер торыгыз, һәм яктырткычларыгыз янып торсын»,— дигән иде (Лүк 12:32, 35). Шуңа күрә рәсүлләр кызлар турындагы мисалның үзләренә һәм кечкенә көтүгә кергән башка шәкертләргә кагылганын аңлый. Гайсәнең, бу мисалны китереп, нәрсә әйтәсе килә соң?

Бу Гайсәнең йомгаклаучы мондый сүзләреннән күренә: «Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез» (Маттай 25:13).

Әйе, Гайсә тугры шәкертләрен үзенең килү чорында «уяу торырга» өнди. Ул килгәндә, аларга, теге биш акыллы кыз сыман, әзер һәм уяу булырга кирәк. Шулчак алар үзләренең кадерле өметен күздән ычкындырмас һәм әҗерләрен югалтмас.