Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме якынлаша

Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме якынлаша

МАТТАЙ 26:1—5, 14—19 МАРК 14:1, 2, 10—16 ЛҮК 22:1—13

  • ЯҺҮД ИСКАРИОТКА ГАЙСӘГӘ ХЫЯНӘТ ИТКӘНЕ ӨЧЕН АКЧА ТҮЛИЛӘР

  • ИКЕ РӘСҮЛ ПАСАХ БӘЙРӘМЕНӘ ӘЗЕРЛӘНӘ

Гайсә Зәйтүн тавында рәсүлләрен өйрәтүен йомгаклый һәм үзенең Патша булып килү чоры һәм бу дөнья төзелешенең ахыры турындагы сорауларына җавап бирүен тәмамлый.

11 нисан көне вакыйгаларга бай көн иде! Хәзер, күрәсең, Битаниягә төнгелеккә кайтышлый, Гайсә үзенең рәсүлләренә болай ди: «Сезгә билгеле булганча, ике көннән соң Пасах бәйрәме булачак, шунда Адәм Улын дошманнар кулына биреп, баганага кадаклап үтерәчәкләр» (Маттай 26:2).

Иртәгесен, чәршәмбе көнне, Гайсә үз рәсүлләре белән генә үткәрәдер. Үткән көнне ул дини җитәкчеләрне башкалар алдында хөкем итеп, фаш иткән иде. Алар аны үтермәкче була. Шуңа күрә, киләсе кичне, 14 нисан башлангач, аңа үз рәсүлләре белән Пасах бәйрәмен уздырырга бернәрсә дә комачауламасын өчен, 12 нисанда ул кеше күзенә күренмәскә тырыша.

Әмма өлкән руханилар һәм халык өлкәннәре һаман да тынычлана алмый. Алар Каяфәс исемле баш руханиның ишегалдында җыела. Ни өчен? Гайсәнең тәнкыйтьләвенә ачулары чыгып, алар аны «хәйлә корып кулга алырга һәм үтерергә» сүз куеша. Алар моны ничек һәм кайчан эшләр? «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар»,— диләр алар (Маттай 26:4, 5). Алар халыктан курка, чөнки күпләр Гайсәне яхшы кабул итә.

Ул арада дини җитәкчеләр янына Гайсә рәсүлләренең берсе — Яһүд Искариот килә. Аны күреп, алар гаҗәпкә кала. Шайтан Яһүднең күңеленә үз Хуҗасына хыянәт итәргә дигән уй салган! Яһүд алардан: «Әгәр мин сезгә аны сатсам, миңа нәрсә бирерсез?» — дип сорый (Маттай 26:15). «Алар сөенеп, аңа көмеш тәңкәләр бирергә килешә» (Лүк 22:5). Күпме тәңкә? 30 көмеш тәңкә. Шунысы кызык, Муса кануны буенча кол бәясе 30 шәкыл булган (Чыгыш 21:32). Шулай итеп дини җитәкчеләр, Гайсәне түбән бәяләп, аңа җирәнеп караганнарын күрсәтә. Хәзер Яһүд Искариот «Гайсәне алар кулына халык белмәгәндә тапшыру җаен эзли башлый» (Лүк 22:6).

13 нисан көне чәршәмбе кояш баегач башлана. Бу Гайсәнең Битаниядә үткәргән алтынчы һәм соңгы төне. Икенче көнне Пасах бәйрәменә әзерлек эшләре алып барырга кирәк булачак. Алар Пасах бәйрәмен кайда уздырыр? 14 нисан башланганчы, кем Пасах өчен кирәкле бәрәнне суеп, тулысынча кыздырыр? Гайсә андый нечкәлекләрне әйтеп тормаган. Шуңа күрә Яһүд аны өлкән руханиларның кулына тапшыра алмый.

Хәзер, мөгаен, пәнҗешәмбе төштән соң, Гайсә Петер белән Яхъяга: «Барыгыз, безнең өчен Пасах ризыгын әзерләгез»,— дип, аларны Иерусалимга җибәрә. «Аны кайда әзерлик?» — дип сорый алар. «Шәһәргә кергәч,— дип аңлата Гайсә,— сезгә су тулы чүлмәк күтәреп баручы кеше очрар. Аңа ияреп барыгыз һәм ул кергән өйгә керегез. Йорт хуҗасына болай диегез: „Остаз болай дип сорый: „Шәкертләрем белән Пасах ризыгын ашар өчен әзерләнгән кунак бүлмәсе кайда?“ Ул сезгә бар кирәклесе булган зур өске бүлмәне күрсәтер. Анда әзерләгез» (Лүк 22:8—12).

Һичшиксез, йорт хуҗасы — Гайсәнең шәкерте. Бәлки, ул Гайсә аның йортын бу махсус очрашу өчен кулланырга сорар дип уйлагандыр. Ике рәсүл Иерусалимга килгәч, бөтенесе нәкъ Гайсә әйткәнчә була. Алар 13 кешегә (Гайсәгә һәм 12 рәсүлгә), Пасах бәйрәмен үткәрер өчен, бәрәнне һәм башка бар кирәклесен әзерли.