Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш

Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш

ЯХЪЯ 14:1—31

  • ГАЙСӘ УРЫН ӘЗЕРЛӘРГӘ БАРА

  • ШӘКЕРТЛӘРЕНӘ ЯРДӘМЧЕ ҖИБӘРЕРГӘ ВӘГЪДӘ ИТӘ

  • АТА ГАЙСӘДӘН БӨЕГРӘК

Искә алу кичәсеннән соң Гайсә әле дә үзенең рәсүлләре белән өске бүлмәдә утыра. Ул аларга мондый дәртләндерүче сүзләр әйтә: «Күңелләрегез борчылмасын. Аллаһыга иман итегез һәм миңа иман итегез» (Яхъя 13:36; 14:1).

Гайсә тугры рәсүлләренә үзенең китәчәге турында борчылмаска сәбәп бирә. «Атам йортында торыр урын күп,— дип әйтә ул.— [...] Барып сезгә урын әзерләгәч, сез дә мин булган урында булсын өчен, мин кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын». Рәсүлләр исә Гайсәнең күккә китәчәге турында әйткәнен аңламый, шуңа күрә Томас: «Хуҗабыз, без синең кая барганыңны белмибез. Анда бару юлын каян белик инде?» — дип сорый (Яхъя 14:2—5).

«Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»,— дип җавап бирә Гайсә. Әйе, Гайсәне, аның тәгълиматларын кабул итеп кенә һәм аның яшәү рәвешеннән үрнәк алып кына кеше күктәге Атаның йортына керә ала. Гайсә болай ди: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6).

Игътибар белән тыңлап торучы Филип: «Хуҗабыз, безгә Атаны күрсәт, һәм безгә шул җитәр»,— ди. Аллаһы борынгы вакытларда Мусага, Ильяска һәм Ишагыягә күренештә үзен күрсәткән булган. Күрәсең, Филипнең дә моңа охшаш күренеш күрәсе килә. Ләкин чынлыкта рәсүлләрнең андый күренешләрдән яхшырак нәрсәләре бар. Гайсә болай ди: «Филип, мин шулкадәр озак вакыт сезнең белән бергә, ә син әле дә мине белмисеңме? Мине күргән кеше Атаны да күргән була». Гайсә үз Атасының сыйфатларын шулкадәр камил итеп чагылдыра ки, аның белән бергә яшәү һәм аның нинди икәнен күрү, асылда, Атаны күрүгә тиң. Әлбәттә, Ата Угылдан бөегрәк, һәм Гайсә моның хакта болай ди: «Мин сезгә сөйләгән сүзләрне үземнән сөйләмим» (Яхъя 14:8—10). Бу сүзләрдән күренгәнчә, Гайсә үзе өйрәткән тәгълиматлары өчен бар данны күктәге Атасына бирә.

Рәсүлләр Гайсәнең гаҗәеп эшләр башкарганын күргән һәм Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәр игълан иткәнен ишеткән. Хәзер ул аларга: «Миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак. Ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак»,— дип әйтә (Яхъя 14:12). Гайсәнең үзенең шәкертләре үзе башкарган могҗизалардан бөегрәк нәрсәләр эшләячәк дип әйтәсе килми, юк. Аның сүзләре буенча, алар хезмәтләрен күпкә озаграк, күпкә зуррак территориядә алып барачак һәм күбрәк кешеләргә вәгазьләячәк.

Гайсә үз шәкертләрен калдырса да, аларны ташлап китмәячәк. «Минем исемем хакына берәр нәрсә сорасагыз, мин үтәрмен»,— дип вәгъдә итә ул. Аннары ул болай дип өсти: «Мин Атадан сорармын, һәм ул сезгә мәңге сезнең белән булачак бүтән ярдәмчене — хакыйкать рухын бирәчәк» (Яхъя 14:14, 16, 17). Ул аларны изге рухны — «бүтән ярдәмчене» алачакларына ышандыра. Бу сүзләр Илленче көн бәйрәмендә үтәлә.

«Бераз вакыт үтәр,— ди Гайсә,— һәм дөнья мине инде күрмәс, ә сез күрәчәксез, чөнки мин яшим, һәм сез дә яшәячәксез» (Яхъя 14:19). Әйе, үледән терелтелгәннән соң Гайсә үзенең шәкертләренә күренәчәк. Алай гына да түгел, ул аларны, үзе белән бергә күктә яшәсеннәр өчен, үз вакытында рухи затлар итеп терелтәчәк.

Хәзер Гайсә гади бер хакыйкать әйтә: «Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата. Ә мине яратучыны Атам да яратыр, мин дә яратырмын һәм аңа үземне ачык күрсәтермен». Шунда Фаддай дип тә аталган рәсүл Яһүд: «Хуҗам, ни өчен син үзеңне дөньяга түгел, ә безгә ачык күрсәтергә җыенасың?» — дип сорый. «Мине яратучы минем сүземне тотар,— дип җаваплый Гайсә,— Атам аны яратыр... Мине яратмаучы минем сүзләремне тотмый» (Яхъя 14:21—24). Мәсихнең шәкертләреннән аермалы буларак, бу дөнья Гайсәнең юл, хакыйкать һәм тормыш булуына ышанмый.

Тиздән Гайсә күккә китәчәк. Җирдә ул үз рәсүлләрен күп нәрсәләргә өйрәткән. Алар моның барысын ничек искә төшерер? Гайсә болай ди: «Минем исемем хакына Ата җибәрәчәк ярдәмче — изге рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерәчәк». Рәсүлләрнең изге рухның нинди көчкә ия булганын күргәннәре бар. Шуңа күрә бу сүзләр аларны бик юатадыр. Гайсә болай дип өсти: «Мин сезгә тынычлык калдырам, үз тынычлыгымны сезгә бирәм... Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын» (Яхъя 14:26, 27). Әйе, шәкертләргә борчыласы юк, чөнки аларны Гайсәнең Атасы җитәкләячәк һәм яклаячак.

Озакламый алар Аллаһының яклау көчен күрәчәк. «Бу дөньяның идарәчесе килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк»,— дип әйтә Гайсә (Яхъя 14:30). Иблис Яһүд эченә кереп аның өстеннән хакимлек итә алган. Ләкин Гайсәнең гөнаһлы омтылышлары юк, шуңа күрә Шайтан аларны кулланып, аны Аллаһыга каршы күтәрә алмый. Иблис Гайсәне үлем белән дә җиңә алмас. Ни өчен? Гайсә: «Мин нәкъ Ата әмере буенча эш итәм»,— дип әйтә. Әйе, ул Атасының үзен терелтәчәгенә шикләнми (Яхъя 14:31).