Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

«Кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем»

«Кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем»

ЯХЪЯ 16: 1—33

  • ТИЗДӘН РӘСҮЛЛӘР ГАЙСӘНЕ КҮРМӘЯЧӘК

  • РӘСҮЛЛӘРНЕҢ КАЙГЫЛАРЫ ШАТЛЫККА ӘЙЛӘНЕР

Гайсә үз рәсүлләре белән бергә Пасах бәйрәмен үткәргән өске каттагы бүлмәдән чыгып китәргә тора. Аларга күп кенә үгет-нәсыйхәт биргәннән соң, ул болай ди: «Мин боларны сез дөрес юлдан читкә тайпылмасын өчен әйтәм». Ни өчен андый кисәтү урынлы? «Сезне синагогалардан чыгарырлар,— дип әйтә ул.— Шундый вакыт килер ки, сезне үтерүче һәркем Аллаһыга изге хезмәт башкара дип уйлар» (Яхъя 16:1, 2).

Рәсүлләр бу сүзләрдән соң кайгыга төшәдер. Гайсә элегрәк аларны дөнья нәфрәт итәчәк дип әйткән булса да, турыдан-туры аларны үтерәчәкләр дип әйтмәгән. Ни өчен? «Мин боларны сезгә башта сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә идем»,— дип аңлата Гайсә (Яхъя 16:4). Хәзер исә, китәр алдыннан, ул аларны киләчәккә әзерли. Моның ярдәменә алар соңыннан юлдан читкә тайпылмас.

«Ә хәзер мин үземне Җибәрүче янына барам,— дип дәвам итә Гайсә,— шулай да берегез дә миннән: „Кая барасың?“ — дип сорамый». Шул ук кичне алар аңардан кая барачагы турында сораганнар иде (Яхъя 13:36; 14:5; 16:5). Әмма хәзер аның эзәрлекләүләр хакында әйткән сүзләре аркасында алар тетрәнеп куя һәм үз кайгыларына чума. Шунлыктан алар Гайсәне көткән дан турында һәм моның хак Аллаһыга табынучылар өчен нинди мәгънәгә ия булганы турында сорамыйлар. «Сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелләрегез кайгы белән тулды»,— дип әйтә Гайсә (Яхъя 16:6).

Аннан соң Гайсә болай ди: «Мин сезгә файда булсын дип китәм. Чөнки мин китмәсәм, сезгә ярдәмче килмәс, ә китсәм, аны сезгә җибәрермен» (Яхъя 16:7). Гайсә үлеп, күккә күтәрелсә генә, изге рух аның шәкертләренә иңә алачак, чөнки шулай итеп, алар җир йөзенең кайсы почмагында гына булмасын, ул бу ярдәмчене җибәрә алачак.

Изге рух «дөньяга гөнаһ, тәкъвалык һәм хөкемнең нәрсә икәнен ачык күрсәтәчәк» (Яхъя 16:8). Әйе, изге рух дөньяның гөнаһын, ягъни Аллаһы Улына иман итмәвен фаш итәчәк. Гайсәнең күккә күтәрелүе аның тәкъва булуын исбат итәчәк һәм Шайтанның — «бу дөнья идарәчесенең» — каты хөкемгә лаек булуын ачык күрсәтәчәк (Яхъя 16:11).

«Сезгә әйтәсе сүзем күп әле,— дип дәвам итә Гайсә,— әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз». Гайсә изге рухны иңдергәч, бу рух аларга «хакыйкатьне тулысынча аңларга» һәм шул хакыйкать буенча яшәргә булышачак (Яхъя 16:12, 13).

Гайсәнең киләсе сүзләре рәсүлләрне аптырашта калдыра. Ул болай ди: «Бераз вакыт үтәр, һәм сез мине инде күрмәссез, ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез». Алар бер-берсенә, бу сүзләр нәрсәне аңлата икән, диешә. Аларның үзенә сораулар бирәсе килгәнен белеп, Гайсә болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез үкереп еларсыз һәм ыңгырашырсыз, ә дөнья шатланыр. Сез кайгыга төшәрсез, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер» (Яхъя 16:16, 20). Киләсе көнне, көндез, Гайсә үтерелгәч, дини җитәкчеләр шатланачак, ә шәкертләр кайгыга төшәчәк. Әмма Гайсә үледән терелтелгәч, аларның кайгылары шатлыкка әйләнәчәк! Ә Гайсә аларга Аллаһының изге рухын иңдергәч, шатлыклары тагы да артачак.

Үз рәсүлләренең хәлен бала тапканда газап кичерүче хатын-кызның хәле белән чагыштырып, Гайсә болай ди: «Хатын-кыз бала тапканда җәфа чигә, чөнки аның вакыты җиткән, ләкин бала тапкач, ул, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта». Гайсә үз рәсүлләренең рухын мондый сүзләр белән күтәрә: «Сез дә хәзер кайгырасыз, әмма мин сезнең белән кабат күрешкәч, күңелләрегез шатлык белән тулыр, һәм беркем дә куанычыгызны сездән ала алмас» (Яхъя 16:21, 22).

Моңарчы рәсүлләрнең Гайсә исеме хакына бернәрсә дә сораганнары булмаган. Ләкин хәзер ул аларга болай ди: «Ул көнне сез минем исемем хакына Атадан сорарсыз». Ни өчен алар Атадан Гайсә исеме хакына сорарга тиеш? Ата теләр-теләмәс җавап биргәнгә күрәме? Юк. Гайсә болай ди: «Ата бит үзе сезне ярата, чөнки сез мине яратасыз һәм Аллаһының вәкиле булып килүемә ышанасыз» (Яхъя 16:26, 27).

Гайсәнең сүзләреннән рәсүлләрнең күңелләре күтәрелеп, дәртләнеп китә. «Синең Аллаһыдан килгәнеңә ышанабыз»,— дип әйтә алар. Андый ышаныч тиздән сынау аша үтәчәк. «Менә вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде,— дип әйтә Гайсә киләсе вакыйгалар турында,— шул вакытта сез барыгыз да үз йортларыгызга таралып, мине ялгыз калдырырсыз». Шулай да ул аларны болай дип ышандыра: «Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән сездә тынычлык булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:30—33). Юк, Гайсә аларны калдырырга җыенмый. Шайтан белән аның дөньясы аларның сафлыгын бозар өчен зур тырышлыклар куйса да, алар да, Гайсә кебек, тугры калып һәм Аллаһы ихтыярын үтәп, дөньяны җиңә алачак. Һәм Гайсә моңа бер дә шикләнми!