Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Пилат та, Һируд та Гайсәне гаепсез дип таба

Пилат та, Һируд та Гайсәне гаепсез дип таба

МАТТАЙ 27:12—14, 18, 19 МАРК 15:2—5 ЛҮК 23:4—16 ЯХЪЯ 18:36—38

  • ПИЛАТ ҺӘМ ҺИРУД ГАЙСӘНЕ СОРАШТЫРА

Гайсә Пилаттан үзенең патша булуын яшерми. Шул ук вакыт аның Патшалыгы Рим империясенә берничек тә янамый. «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел,— ди Гайсә.— Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул» (Яхъя 18:36). Шулай итеп, Гайсәнең Патшалыгы бар, әмма ул бу дөньядан түгел.

Пилат Гайсәнең сүзләреннән аның патша булуын аңлый. Шулай да ул кабат: «Димәк, син — патша?» — дип сорый. Гайсә Пилатка, аның дөрес нәтиҗәгә килгәнен күрсәтеп, болай дип җавап бирә: «Син үзең мине патша дисең. Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем. Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый» (Яхъя 18:37).

Моңарчы Гайсә Томаска: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»,— дип әйткән иде. Аның Пилатка әйтелгән сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә җиргә «хакыйкать», аеруча Патшалык хакындагы хакыйкать, турында шаһитлек бирер өчен килгән. Гайсә бу хакыйкатькә тугры булырга, аның хакына хәтта үз гомерен бирергә әзер. Пилат: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сорый, әмма Гайсәнең аңлатканын көтеп тормый. Хөкем чыгарыр өчен, ул инде җитәрлек ишеткән (Яхъя 14:6; 18:38).

Пилат патша сарае кырыенда көтеп торучы кешеләр янына чыга. Күрәсең, аның янында Гайсә дә басып тора. Шунда Пилат өлкән руханилар белән халыкка: «Мин бу кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим»,— дип әйтә. Моны ишеткәч, кешеләрнең ачуы чыга, һәм алар: «Ул бөтен Яһүдиядә өйрәтеп, халыкны котырта. Башта Гәлиләядә булган, ә хәзер хәтта монда килгән»,— диеп, үз сүзләрендә нык тора (Лүк 23:4, 5).

Яһүдләрнең фанатизмы һәм үзләрен акылсыз тотышлары Пилатны бик нык гаҗәпләндерәдер. Өлкән руханилар белән өлкәннәр кычкырып торганда, ул Гайсәдән: «Сиңа каршы шулкадәр күп шаһитлек бирәләр, әллә ишетмисеңме?» — дип сорый (Маттай 27:13). Әмма Гайсә дәшми. Каты гаепләүләргә карамастан, ул тыныч кына басып тора. Пилатның моңа исе китә.

Яһүдләрнең сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә «башта Гәлиләядә булган». Гайсәнең гәлиләяле икәнен белгәч, Пилат аны хөкем итү җаваплылыгыннан качу юлын таба. Гәлиләя идарәчесе Һируд Антипа (Бөек Һирудның улы) Иерусалимга Пасах бәйрәмен үткәрергә килгән була. Шуңа күрә Пилат Гайсәне аның янына җибәрә. Моңа кадәр Һируд Антипа Чумдыручы Яхъяның башын чабарга әмер биргән булган. Соңрак, Гайсәнең могҗизалар кылганы турында ишеткәч, Һируд, аны үледән терелгән Яхъя дип санаганга, куркуга төшкән (Лүк 9:7—9).

Гайсә белән күрешәчәген белгәч, Һируд шатланып куя. Ни өчен? Аның максаты — Гайсәгә ярдәм итү я аны дөрес гаеплиләрме, юкмы икәнен белү түгел. Аның Гайсәне күрәсе генә килә, һәм ул «Гайсә аңа нинди дә булса могҗиза күрсәтер дип өметләнә» (Лүк 23:8). Әмма Гайсә Һирудның өметләрен акламый. Һируд сораулар бирсә дә, Гайсә бер сүз дәшми. Өмете өзелгән «Һируд һәм аның гаскәриләре Гайсәне кимсетә» башлый (Лүк 23:11). Алар аны купшы киемнәргә киендереп, аңардан мыскыллап көлә, шуннан соң Һируд аны кире Пилат янына җибәрә. Нәтиҗәдә, элек дошман булган Һируд белән Пилат хәзер якын дуслар булып китә.

Гайсәне кире китергәч, Пилат өлкән руханиларны, яһүдләрнең җитәкчеләрен һәм халыкны бергә җыя да болай ди: «Мин сезнең алда аңардан сорау алдым, ләкин аны сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым. Һируд та аңарда бер гаеп тә тапмады, чөнки аны кире безгә җибәрде. Шулай итеп, ул үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән. Шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң, азат итәрмен» (Лүк 23:14—16).

Пилатның Гайсәне азат итәсе килә, чөнки ул руханиларның Гайсәне үзенә көнчелек аркасында тапшырганын белә. Моның өчен тагын бер сәбәп бар. Хөкем итү урынында утырганда, аның хатыны: «Бу тәкъва кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә, чөнки бүген төшемдә [күрәсең, төш Аллаһыдан булган] аның аркасында бик нык газапландым»,— дигән хәбәр җибәрә (Маттай 27:19).

Әмма Пилат бу гаепсез кешене азат итә алырмы?