Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә исән!

Гайсә исән!

МАТТАЙ 28:3—15 МАРК 16:5—8 ЛҮК 24:4—12 ЯХЪЯ 20:2—18

  • ГАЙСӘ ТЕРЕЛТЕЛӘ

  • ГАЙСӘНЕҢ ТӨРБӘСЕ ЯНЫНДА БУЛГАН ВАКЫЙГАЛАР

  • ГАЙСӘ ТӨРЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАРГА КҮРЕНӘ

Хатын-кызлар, Гайсә төрбәсенең буш булуын күргәч, шаккатканнар! Магдалалы Мәрьям, моның турында хәбәр итәр өчен, «Шимун Петер белән башка бер шәкерт — Гайсәнең яраткан шәкерте» Яхъя янына йөгереп китә (Яхъя 20:2). Ләкин төрбә янында калган башка хатыннар бер фәрештәне күрә, ә төрбә эчендә «озын ак кием» кигән бүтән бер фәрештә була (Марк 16:5).

Фәрештәләрнең берсе аларга болай ди: «Курыкмагыз. Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән Гайсәне эзлисез. Ул монда юк, ул терелтелде, ул үзе моның турында әйткән иде. Килегез, аның яткан урынына карагыз. Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез. Аларга шулай ук: „Ул сездән алда Гәлиләягә бара. Аны шунда күрерсез“,— диегез» (Маттай 28:5—7). Шулчак куркуларыннан калтыраган һәм бик нык гаҗәпләнгән хатын-кызлар бу хакта шәкертләргә сөйләр өчен йөгереп китә (Марк 16:8).

Ул вакытта Мәрьям Петер белән Яхъяны очрата. «Хуҗабызны төрбәдән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез»,— дип әйтә ул, тыны бетеп (Яхъя 20:2). Петер белән Яхъя шунда ук йөгереп китә. Тизрәк йөгергәнгә, Яхъя төрбә янына беренче булып килә. Ул төрбә эченә күз сала һәм кәфенне күрә, әмма эчкә керми.

Петер исә йөгереп килү белән төрбә эченә кереп китә. Ул җитен тукыманы һәм Гайсәнең башын бәйләр өчен кулланылган яулыкны күрә. Яхъя да төрбә эченә керә һәм Мәрьямнең әйткән сүзләренә ышана башлый. Гайсә үз шәкертләренә үледән тереләчәге турында әйткән булса да, Петер белән Яхъя аның терелтелгән булуын аңлап бетерми (Маттай 16:21). Ни эшләргә белмичә, алар өйләренә кайтып китә, әмма төрбә янына кире килгән Мәрьям шунда кала.

Шул вакыт башка хатын-кызлар, Гайсәнең үледән терелүе турында шәкертләргә сөйләр өчен, юлга чыккан була. Ашыгып барганда, алар Гайсәне очрата. Ул хатыннарга: «Иминлек сезгә!» — дигәч, алар аның алдына егылып, «сәҗдә кыла». Гайсә аларга: «Курыкмагыз! Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлиләягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр»,— дип әйтә (Маттай 28:9, 10).

Элегрәк җир тетрәп фәрештәләр пәйда булгач, сакта торган гаскәриләр «калтырый башлаган һәм үз урыннарында катып калган». Аңнарына килгәч, алар, шәһәргә кереп, «бар булганны өлкән руханиларга сөйләп биргән». Руханилар яһүдләрнең өлкәннәре белән киңәшләшеп алгач, гаскәриләргә акча түләп, барысын яшереп калдырырга дигән карарга килгән. Гаскәриләргә: «Без йоклаган вакытта аның шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр»,— дип әйтергә кушкан (Маттай 28:4, 11, 13).

Рим законы буенча, гаскәри сакта торганда йоклап китсә, аңа үлем җәзасы янаган. Шуңа күрә руханилар мондый вәгъдә бирәләр: «[Йоклап киткәнегез турындагы ялган] идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, без аны күндерербез һәм сезне якларбыз» (Маттай 28:14). Гаскәриләр, ришвәт алып, руханилар кушканча эшли. Нәтиҗәдә, яһүдләр арасында Гайсәнең гәүдәсен урлап киткәннәр дигән ялган хәбәр киң тарала.

Магдалалы Мәрьям әле дә төрбә янында кайгырып тора. Төрбә эченә күз салыр өчен иелгәч, ул актан киенгән ике фәрештәне күрә. Берсе Гайсәнең гәүдәсе яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра. Алар аңардан: «Син ник елыйсың?» — дип сорый. «Хуҗамны алып киткәннәр, ә кая куйганнарын белмим»,— дип җавап бирә Мәрьям. Шуннан соң ул артына борылып, бер кешене күрә. Тегесе фәрештәләр биргән сорауны кабатлый һәм: «Кемне эзлисең?» — дип өсти. Мәрьям, аны бакчачы дип уйлап: «Әфәндем, әгәр син аны алгансың икән, кая куйганыңны әйт, мин аны алып китәрмен»,— ди (Яхъя 20:13—15).

Чынлыкта исә Мәрьям үледән терелтелгән Гайсә белән сөйләшә, әмма моны әле аңламый. Тегесе аңа: «Мәрьям!» — дигәч кенә, ул Гайсәне шул дәшүе буенча танып ала. Шатлыктан Мәрьям: «Раббуни́!» — дип әйтә. (Раббуни «Остаз» дигәнне аңлата.) Гайсә күккә күтәрелер дип куркып, ул аңа ябыша. «Миңа тотынып торма,— дип әйтә Гайсә,— чөнки мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Кардәшләрем янына кайт та болай дип әйт: „Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“» (Яхъя 20:16, 17).

Мәрьям рәсүлләр белән башка шәкертләр җыелган урынга йөгереп китә. «Мин Хуҗабызны күрдем!» — дип әйтә ул (Яхъя 20:18). Башка хатын-кызлар Гайсә турында инде сөйләгәннәр, һәм Мәрьям моңа өстәп үз хәбәрен сөйләп бирә. Шулай да бу хәбәрләр аларга «буш сүзләр булып тоела» (Лүк 24:11).