Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Мәсих Аллаһының уң ягында

Мәсих Аллаһының уң ягында

РӘСҮЛЛӘР 7:56

  • ГАЙСӘ АЛЛАҺЫНЫҢ УҢ ЯГЫНДА УТЫРА

  • ШАУЛ ШӘКЕРТ БУЛЫП КИТӘ

  • ШАТЛАНЫР ӨЧЕН СӘБӘПЛӘР БАР

Гайсә күккә күтәрелгәннән соң ун көн үткәч, Илленче көн бәйрәмендә шәкертләрнең изге рух белән сугарылуы Гайсәнең чыннан да инде күктә булганын исбатлаган. Соңрак булган очрак та моңа дәлил булып тора. Тугры шаһитлек биргәне өчен ташлар атып үтерелер алдыннан Стифән: «Менә мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын күрәм»,— дигән (Рәсүлләр 7:56).

Күктә Атасы белән бергә булганда Гайсә Аллаһы Сүзендә язылган бер боерыкның әйтелүен көтәргә тиеш була. Давыт болай дип язган булган: «Йәһвә минем Хуҗама [Гайсәгә]: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— диде». Көтеп утырган вакыт тәмамлангач, Гайсә «дошманнары арасында хакимлек итәр» (Зәбур 110:1, 2). Әмма дошманнарына каршы чыгар алдыннан Гайсә күктә нинди эшләр башкарыр?

Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Мәсихче җыелыш оештырылган. Гайсә күктән үзенең рух белән майланган шәкертләре белән идарә итә башлаган (Көләсәйлеләргә 1:13). Ул аларның вәгазь эше белән җитәкчелек иткән һәм булачак рольләренә әзерләгән. Нинди рольгә? Үлемгә кадәр тугры булып калганнар, терелеп, Патшалыкта Гайсә белән бергә патшалар булып идарә итәчәк.

Киләчәктә Гайсә белән бергә патшалык итәчәк кешеләр арасында Шаул да була (аның рим исеме Паул). Шаул Аллаһы Кануны турында әйткәндә бик ашкынучан, әмма ул яһүдләрнең дини җитәкчеләренең котыртуына бирелә һәм хәтта Стифәннең үтерелүен хуплый. «Хуҗабызның шәкертләренә янап һәм аларны үтерергә җыенып», Шаул Дәмәшекъкә юл тота. Ул баш рухани Каяфәстән Гайсәнең шәкертләрен тотып Иерусалимга алып килер өчен рөхсәт ала (Рәсүлләр 7:58; 9:1). Ләкин юлда барганда, аны кинәт күктән төшкән яктылык чолгап ала, һәм ул җиргә егыла.

«Шаул, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?» — дигән тавыш ишетә ул. «Әфәнде, син кем?» — дип сорый Шаул. «Мин — син эзәрлекли торган Гайсә»,— дип җавап бирә тавыш (Рәсүлләр 9:4, 5).

Гайсә Шаулга Дәмәшекъкә кереп күрсәтмәләрне көтәргә куша. Әмма Шаул могҗизалы яктылыктан сукырайганга, аны шәһәргә кадәр алып барырга туры килә. Бүтән бер күренештә Гайсә Дәмәшекътә яшәүче Һанани исемле шәкертенә күренә. Ул аңа билгеле бер йортта Шаулны эзләп табарга куша. Һанани башта каушап кала, әмма Гайсә аны болай дип ышандыра: «Мин бу кешене, башка халыкларга, шулай ук патшаларга һәм Исраил халкына үз исемемне җиткерер өчен, үз коралым итеп сайладым». Күрә башлагач, Шаул Дәмәшекътә «Гайсәнең Аллаһы Улы булуы турында шунда ук вәгазьли башлый» (Рәсүлләр 9:15, 20).

Гайсә ярдәмендә Паул һәм башка вәгазьчеләр Хуҗалары башлап җибәргән вәгазь эшен башкара ала һәм Аллаһының фатихасы белән күп уңышларга ирешә. Гайсәнең Паулга Дәмәшекъ юлында күренүеннән соң якынча 25 ел үткәч, Паул яхшы хәбәр «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән» дип яза (Көләсәйлеләргә 1:23).

Еллар узгач, Гайсә үзенең яраткан рәсүле Яхъяга бер-бер артлы баручы күренешләр бирә, һәм тегесе бу күренешләрне Ачылыш китабында сурәтләп бирә. Алар ярдәмендә Яхъя Гайсәнең Патша булып кайтуын күрә (Яхъя 21:22). «Изге рух ярдәмендә... [Яхъя] Хуҗабыз көненә күчерелә» (Ачылыш 1:10). Бу «көн» кайчан килеп җитәчәк?

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне җентекләп тикшерү «Хуҗабыз көне» бүгенге чорда, 1914 елда башланган икәнен күрсәтә. Ул елны Беренче бөтендөнья сугышы куба. Киләсе берничә дистә ел дәвамында Гайсәнең үз рәсүлләренә үзенең «килү чоры» һәм «ахыр» турындагы «билге» зур масштабта үтәлә: сугышлар, чирләр, ачлык, җир тетрәүләр һәм башка вакыйгалар була (Маттай 24:3, 7, 8, 14). Хәзер Патшалык турындагы яхшы хәбәр Рим империясендә генә түгел, ә бөтен җиһанда таратыла.

Моның барысын аңлатып, Яхъя: «Менә Аллаһыбыз коткару китерде, аның кодрәте, Патшалыгы урнашты, һәм аның Мәсихе үз хакимлеген куллана башлады»,— дип яза (Ачылыш 12:10). Әйе, Аллаһының Гайсә еш сөйләгән күктәге Патшалыгы — чыннан да реаль хөкүмәт!

Гайсәнең бар тугры шәкертләре өчен бу — гаҗәеп яхшы хәбәр! Алар Яхъяның мондый сүзләренә игътибар итә ала: «Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Ә җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште» (Ачылыш 12:12).

Гайсә инде Атасының уң ягында көтеп утырмый. Ул Патша булып идарә итә һәм тиздән бар дошманнарын юк итәчәк (Еврейләргә 10:12, 13). Аннан соң безне нинди үзгәрешләр көтә?