Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсә җирдә оҗмах торгыза

Гайсә җирдә оҗмах торгыза

1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 15:24—28

  • САРЫКЛАРНЫ ҺӘМ КӘҖӘЛӘРНЕ НӘРСӘ КӨТӘ?

  • КҮПЛӘР ҖИРДӘ ОҖМАХТА ЯШӘЯЧӘК

  • ГАЙСӘ ҮЗЕНЕҢ ЮЛ, ХАКЫЙКАТЬ ҺӘМ ТОРМЫШ БУЛУЫН КҮРСӘТӘ

Суга чумдырылу үткәч, Гайсә бер дошман белән очрашкан. Тегесе аны әле хезмәтен башлаганчы юлдан яздырмакчы булган. Шул дошман — Шайтан Иблис — Гайсәне күп тапкыр вәсвәсәләгән. Соңрак Гайсә явыз Иблис турында: «Бу дөньяның идарәчесе килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк»,— дигән (Яхъя 14:30).

Рәсүл Яхъя күренештә «зур аждаһаны — ...Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы еланны» нәрсә көтә икәнен күргән. Кешелекнең шул явыз дошманы күктән бәреп төшереләчәк, һәм ул, «вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән» яначак (Ачылыш 12:9, 12). Мәсихчеләр бер дә шикләнми: алар шул кыска вакытта яши, тиздән Гайсә «аждаһаны, борынгы еланны» упкынга ташлаячак, Шайтан 1 000 ел буе берни дә эшли алмаячак, ә ул вакытта Гайсә Аллаһы Патшалыгында идарә итәчәк (Ачылыш 20:1, 2).

Шул вакыт эчендә безнең йортыбыз — җир белән нәрсә булачак? Анда кем яшәячәк, нинди шартлар булачак? Гайсә үзе бу сорауларга җавап биргән. Үзенең сарыклар белән кәҗәләр турындагы мисалында ул сарыкларга охшаш тәкъва кешеләрне — Гайсәнең кардәшләре белән хезмәттәшлек иткән һәм аларга игелек күрсәткән кешеләрне нинди киләчәк көткәнен күрсәткән. Ул шулай ук каршылык күрсәткән һәм кәҗәләр белән чагыштырылган кешеләрне нәрсә көткәнен ачыклаган. «Алар [кәҗәләр] мәңгегә юк ителәчәк, ә тәкъвалар [сарыклар] мәңгелек тормыш алачак»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 25:46).

Бу сүзләр безгә Гайсәнең үзенең кырыенда җәфалану баганасында үлгән җинаятьчегә әйткән сүзләрен аңларга булыша. Ул аңа болай дип вәгъдә иткән иде: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» (Лүк 23:43). Бу вәгъдә Гайсәнең үзенең тугры рәсүлләренә биргән вәгъдәсеннән — күктәге Патшалыкның өлеше булу өметеннән аерылып тора. Бу сүзләр ул кешегә оҗмахта — мап-матур бакчада яшәргә өмет биргән. Киләчәктә, Гайсә кешеләрне хөкем иткәндә, сарыклар дип табылачак һәм «мәңгелек тормыш алачак» кешеләр дә шул оҗмахта яшәячәк.

Бу рәсүл Яхъяның җирдә булачак шартларны сурәтләп биргәндә язган мондый сүзләренә туры килә: «Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк. Алар аның халкы булачак, һәм Аллаһы үзе алар белән булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).

Теге җинаятьче оҗмахта яши алсын өчен, аны үледән терелтергә кирәк булачак. Ул гына түгел, башка кешеләр дә тереләчәк. Гайсә моны мондый сүзләр белән күрсәткән: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак. Яхшылык кылганнар — яшәү өчен, ә бозыклык кылганнар хөкем ителү өчен терелеп торачак» (Яхъя 5:28, 29).

Ә тугры рәсүлләр һәм Гайсә белән күктә яшәячәк чагыштырмача әз санлы төркем турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачак һәм аның белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итәчәк» (Ачылыш 20:6). Бу идарәчеләр җирдә яшәгән ир-атлар һәм хатын-кызлар саныннан алыначак. Шуңа күрә җир өстеннән идарә итәчәк җитәкчеләр кызганучан булачак һәм кеше хәленә керә беләчәк (Ачылыш 5:10).

Гайсә үзенең йолым корбанын җирдә яшәгән кешеләр файдасына кулланып, аларны мирас итеп алынган гөнаһтан арындырачак. Үзенең хакимдәшләре белән ул тугры кешеләрне камиллеккә илтәчәк. Кешелек Аллаһының Адәм белән Хаувага әйткән беренче нияте буенча яшәячәк: ишәеп, җир йөзен тутырачак. Хәтта Адәмнең гөнаһы аркасында килеп чыккан үлем дә булмаячак!

Шулай итеп Гайсә Йәһвә кушкан бар нәрсәне үтәп чыгачак. Меңъеллык идарәсе ахырында ул Патшалыкны һәм камил булып киткән кешелек гаиләсен үз Атасының кулына тапшырачак. Гайсәнең шул басынкы адымы турында рәсүл Паул болай дип язган: «Угыл, үзенә һәр нәрсә буйсындырылгач, үзе дә һәрнәрсәне аңа Буйсындыручыга буйсына башлаячак, шулай итеп Аллаһы барысы өчен бар нәрсә булачак» (1 Көринтлеләргә 15:28).

Әйе, Гайсә Аллаһының гаҗәеп ниятләрен тормышка ашыруда мөһим роль уйный. Ә Аллаһының ниятләре нинди генә булмасын, Гайсә һәрчак «юл, хакыйкать һәм тормыш» булачак (Яхъя 14:6).