Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ КИСӘК

Гайсә Яһүдиядәге хезмәтен дәвам иттерә

«Ашлык Хуҗасыннан... эшчеләр җибәрсен дип үтенегез» (Лүк 10:2).

Гайсә Яһүдиядәге хезмәтен дәвам иттерә

БУ КИСӘКТӘ

БҮЛЕК 66

Иерусалимда Чатыр кору бәйрәмендә

Ни сәбәпле Гайсәне тыңлаучылар аның турында җенле дип уйлый?

БҮЛЕК 67

«Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк»

Яһүдләрнең бөтен Югары киңәшмәсе диярлек Гайсәгә каршы чыга, ләкин бер әгъзасы гына аны яклап сөйләргә батырчылык итә.

БҮЛЕК 68

Аллаһы Улы — «дөнья өчен яктылык»

Гайсә «хакыйкать сезне ирекле итәр» дигән. Нәрсәдән ирекле итәр?

БҮЛЕК 69

Аларның аталары — Ибраһиммы я Иблисме?

Гайсә Ибраһим балаларын ничек танып була икәне һәм үз атасының кем икәнлеге турында әйтә.

БҮЛЕК 70

Гайсә тумыштан сукыр бер кешене савыктыра

Шәкертләр ни өчен бу кеше сукыр булып туган дип сорый. Ул үзе гөнаһ кылганмы я аның ата-анасымы? Гайсә аны савыктыргач, кешеләр моңа төрлечә карый.

БҮЛЕК 71

Фарисейлар элек сукыр булган кешегә каршы килә

Элек сукыр булган кешенең эзлекле фикер йөртүе фарисейларны ярсыта. Аның ата-анысы курыкканча, фарисейлар аны синагогадан куа.

БҮЛЕК 72

Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә

Яһүдиядә Гайсә 70 шәкертен икешәр-икешәр Патшалык вәгазьчеләре итеп җибәрә. Шәкертләр кешеләргә кайда вәгазьләргә тиеш: синагогалардамы я йөдән-өйгә йөрепме?

БҮЛЕК 73

Бер самарияле чын якын булып чыга

Гайсә, көчле сабак бирер өчен, үзен дусларча тоткан самарияле я игелекле самарияле турындагы гыйбрәтле хикәяне ничек куллана?

БҮЛЕК 74

Кунакчыллык һәм догага кагылышлы сабаклар

Гайсә Мәрьям белән Мартага кунакка килә. Ул аларга кунакчыллыкка кагылышлы мөһим сабак бирә. Соңрак ул үз шәкертләрен нәрсә турында дога кылырга икәнен өйрәтә.

БҮЛЕК 75

Гайсә бәхет чыганагын ачыклый

Гайсә кешеләрнең гаепләүләренә «Аллаһы кодрәте» һәм аларның Аллаһы Патшалыгын күрми калганнары турында әйтеп җавап кайтара. Ул шулай чын бәхет нәрсәдән тора икәнен ачыклый.

БҮЛЕК 76

Фарисейда кунакта

Гайсә фарисейлар белән канунчыларның дини икейөзлелеген фаш итә. Алар халыкны нинди авыр йөк йөртергә мәҗбүр итә?

БҮЛЕК 77

Гайсә байлык турында киңәш бирә

Гайсә зуррак амбарлар төзегән бай кеше турында мисал сөйли. Ул байлык артыннан куу куркынычы турында нинди киңәшне кабатлый?

БҮЛЕК 78

Ышанычлы идарәче, әзер бул!

Гайсә үз шәкертләренең рухи иминлеге турында кайгырта. Идарәче бу яктан нинди роль үти? Ни өчен «әзер булыгыз» дигән киңәш бик мөһим?

БҮЛЕК 79

Ни өчен иман итмәгән яһүдләрне һәлакәт көтә?

Гайсә әйтүенчә, аны тыңлаган кешеләр, тәүбә итмәсә, һәлак булачак. Гайсә аларны Аллаһы белән мөнәсәбәтләре турында уйланырга этәргәч, алар сабак алырмы?

БҮЛЕК 80

Яхшы көтүче һәм сарык утарлары

Гайсәнең көтүче һәм сарыклар турындагы мисалы аның үз шәкертләренә карата мөнәсәбәтен күрсәтә. Алар аның тәгълиматларын кабул итәрме һәм аның артыннан барырмы?

БҮЛЕК 81

Ата белән бер, әмма Аллаһы түгел

Кайберәүләр Гайсәне үзен Аллаһыга тиңләвендә гаепли. Ул аларның нахак гаепләүләрен ничек оста итеп кире кага?