Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БИШЕНЧЕ КИСӘК

Гайсә үз хезмәтен Үрдүннең көнчыгыш ягында дәвам иттерә

«Күпләр аңа иман итә башлады» (Яхъя 10:42).

Гайсә үз хезмәтен Үрдүннең көнчыгыш ягында дәвам иттерә

БУ КИСӘКТӘ

БҮЛЕК 82

Гайсәнең Переядәге хезмәте

Гайсә тыңлаучыларына котылыр өчен нәрсә кирәк икәнен аңлата. Аның киңәше ул вакытта мөһим булган. Ә бүген?

БҮЛЕК 83

Аллаһы мәҗлескә кемне чакыра?

Бер фарисейда кунакта булганда Гайсә зур кичке мәҗлес турында мисал сөйли. Ул Аллаһының бөтен халкы өчен мөһим сабак бирә. Нинди сабак?

БҮЛЕК 84

Шәкерт булу җаваплылыгы

Мәсихнең шәкерте булу — зур җаваплылык. Гайсә моның нәрсә белән бәйле икәнен ачык әйткән. Аның шәкерте булырга теләгән кайберәүләр аның сүзләренә шаккаткандыр.

БҮЛЕК 85

Гөнаһ кылучы тәүбә иткәндә зур шатлык була

Фарисейлар белән канунчылар Гайсәне гади халык белән аралашканы өчен тәнкыйтьли. Аллаһының гөнаһ кылучыларга карата карашын күрсәтер өчен, Гайсә ике мисал китерә.

БҮЛЕК 86

Югалган угыл кайта

Гайсәнең югалган угыл турындагы мисалыннан нинди сабаклар алып була?

БҮЛЕК 87

Тапкыр булыгыз

Гайсә, хәйләкәр, намуссыз йорт идарәчесе турында мисал сөйләп, гаҗәеп бер хакыйкатькә өйрәтә.

БҮЛЕК 88

Бай кеше һәм Лазар үзгәреш кичерә

Гайсәнең мисалын аңлар өчен, ике төп геройның кемне символлаштырганын билгеләү мөһим.

БҮЛЕК 89

Яһүдиягә барыр алдыннан Переядә өйрәтү

Безгә үзебезгә каршы хәтта кат-кат гөнаһ кылган кешеләрне кичерергә нәрсә булышыр? Гайсә кичерергә булышучы сыйфат турында әйтә.

БҮЛЕК 90

«Терелү һәм тормыш»

Гайсәнең, миңа иман итүчеләр «һичкайчан үлмәс», дигән сүзләре нәрсә аңлата?

БҮЛЕК 91

Лазар терелтелә

Бу вакыйганың ике төп үзенчәлеге хәтта Гайсәнең дошманнарына да могҗизаны кире кагарга мөмкинлек калдырмый.

БҮЛЕК 92

Ун махаулының берсе рәхмәтен белдерә

Савыккан кеше Гайсәгә генә түгел, ә башка берәүгә дә рәхмәтен белдерә.

БҮЛЕК 93

«Адәм Улы үзен кешеләргә ачачак»

Мәсихнең килү чоры нинди мәгънәдә яшенгә охшаш булачак?

БҮЛЕК 94

Дога кылуның һәм басынкы булуның мөһимлеге

Тол хатын һәм гаделсез хөкемче турындагы мисалында Гайсә бер сыйфатның мөһимлегенә басым ясый.

БҮЛЕК 95

Аерылышуга караш һәм балаларны ярату

Гайсәнең балаларга карашы шәкертләрнекеннән бик нык аерылып тора. Ни өчен?

БҮЛЕК 96

Гайсә бер бай идарәчегә җавап бирә

Ни өчен Гайсә бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк дип әйтә?

БҮЛЕК 97

Йөзем бакчасындагы эшчеләр турында мисал

Нинди мәгънәдә беренчеләр ахыргы, ә ахыргылар беренче булыр?

БҮЛЕК 98

Рәсүлләр кабат күренекле булырга омтыла

Ягъкуб белән Яхъя Патшалыкта күренекле урыннар турында үтенә, әмма башкалар да алардан калышмый.

БҮЛЕК 99

Гайсә сукырларны савыктыра һәм Заккайга ярдәм итә

Гайсә Әрихә янында бер сукырны савыктырган булган. Изге Язмалардагы моның турында хәбәрләр каршылыклы кебек тоела. Аларны бер-берсенә ничек туры китерергә?

БҮЛЕК 100

Ун мина турында мисал

Гайсәнең: «Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр»,— дигән сүзләре нәрсә аңлата?