Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә тумыштан сукыр бер кешене савыктыра

Гайсә тумыштан сукыр бер кешене савыктыра

ЯХЪЯ 9:1—18

  • ТУМЫШТАН СУКЫР БЕР ХӘЕР СОРАШУЧЫ САВЫГА

Хәзер Шимбә көне. Гайсә һаман да Иерусалимда. Ул шәкертләре белән шәһәрдә йөргәндә, алар тумыштан сукыр бер кешене күреп ала. Шәкертләре Гайсәдән: «Остаз, бу кеше үз гөнаһы яки ата-анасының гөнаһы аркасында сукыр булып туганмы?» — дип сорый (Яхъя 9:2).

Шәкертләрнең кеше ана карынында гөнаһ кыла аламы икәнен беләселәре килә. Гайсә болай дип җавап бирә: «Бу аның үзенең дә, ата-анасының гөнаһы аркасында да түгел, бу хәл кешеләр Аллаһы эшләрен күрсен өчен булган» (Яхъя 9:3). Бу кешенең сукыр булуы аның үзенең я ата-анасының ниндидер гөнаһ кылуы нәтиҗәсе түгел. Беренче кеше Адәмнең гөнаһы аркасында камил кеше юк, һәм һәркемнең кимчелеге бар, мәсәлән, кеше сукыр булып туарга мөмкин. Һәм хәзер бу кешенең сукыр булуы Гайсәгә «Аллаһы эшләрен» күрсәтергә мөмкинлек бирә. Моны ул күп кенә башка очракларда да кешеләрне авыруларыннан савыктырганда эшләгән.

Гайсә андый эшләрнең ашыгыч икәненә басым ясый. «Көн үткәнче без мине Җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез,— дип әйтә ул.— Төн җитә, ул чакта беркем эшли алмас. Мин дөньяда яшәгәндә, мин — дөнья өчен яктылык» (Яхъя 9:4, 5). Әйе, озакламый Гайсә үлеп, кабер караңгылыгына керәчәк, анда ул инде бернәрсә дә эшли алмас. Ә әлегә Гайсә дөньяда яктылык чыганагы булып тора.

Әмма Гайсә бу кешене савыктырырмы? Савыктырса, ул моны ничек эшләр? Гайсә җиргә төкерә дә, төкереге белән лай ясый. Бу лайны ул сукырның күзләренә сылый да: «Силуам сулыгына барып юын»,— ди (Яхъя 9:7). Ир кеше барып юына. Һәм аның күзләре күрә башлый! Ул шатлыктан балкыйдыр, ул бит хәзер күрә!

Күршеләре һәм аны белгән башка кешеләр гаҗәпләнеп: «Бу хәер сорашып утырган теге кеше түгелме?» — дия башлый. Кайберәүләр: «Әйе, ул», ә башкалар: «Юк, ул аңа охшаган гына»,— ди. Сукыр үзе исә: «Мин ул кеше»,— дип әйтә (Яхъя 9:8, 9).

«Күзләрең ничек ачылды соң?» — дип сораша башлый алар. «Гайсә исемле кеше лай ясап күзләремә сылады да: „Силуам сулыгына барып юын“,— диде. Мин барып юындым, һәм күзләрем ачылды»,— дип әйтә ул. «Кайда соң ул кеше?» — дип сорый алар. «Белмим»,— дип җавап бирә хәер сорашучы кеше (Яхъя 9:10—12).

Шунда кешеләр бу ир кешене фарисейлар янына алып бара. Алар да аңардан ничек күрә башлавы турында сораша башлый. Тегесе аларга: «Ул күзләремә лай сылады, мин юындым да күрә башладым»,— дип аңлата. Фарисейлар бу хәерченең савыгуына шатланырга тиеш кебек. Ләкин аларның кайберләре Гайсәне гаепли башлый. «Бу кеше Шимбә көнен тотмый, шуңа күрә ул Аллаһыдан түгел»,— ди алар. Ә башка фарисейлар: «Гөнаһлы кеше мондый могҗизаларны ничек кыла алсын?» — дип каршы килә (Яхъя 9:15, 16). Шулай итеп, алар арасында бәхәс чыга.

Шуңа күрә алар күрә башлаган кешедән: «Ул кеше синең күзләреңне ачты бит, аның турында нәрсә диярсең?» — дип сорый. Тегесенең бер шиге дә юк, ул Гайсә турында: «Ул — пәйгамбәр»,— ди (Яхъя 9:17).

Фарисейларның моңа ышанасылары килми. Халыкны алдау өчен бу ир кеше Гайсә белән сүз куешкан дип уйлый алар. Шуңа күрә бу хәлгә ачыклык кертер өчен, алар аның ата-анасын чакырып сорау алырга кирәк дигән нәтиҗәгә килә.