Төп мәгълуматка күчү

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?

Сезнеңчә...

  • шундый әйтем генәме?

  • күктәге хөкүмәтме?

  • башка берәр нәрсәме?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:

«Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак» (Даниял 2:44, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

«Безгә угыл бирелде. Аның җилкәсендә хакимлек булыр» (Ишагыя 9:6).

БУ СҮЗЛӘР ШУНЫ АҢЛАТА:

  • Шәхсән сезгә фатихалар китерәчәк гадел хөкүмәт булачак (Ишагыя 48:17, 18).

  • Якынлашып килүче яңа дөньяда камил сәламәтлек һәм бәхетле тормыш булачак (Ачылыш 21:3, 4).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

Әйе. Аста моңа ике сәбәп китерелә.

  • Гайсә пәйгамбәр Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак икәнен күрсәткән. Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы Патшалыгының килүе турында һәм Аллаһы ихтыярының җирдә үтәлүе турында дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Аллаһы ихтыярының ничек үтәләчәген Гайсә үз эшләре белән күрсәткән.

    Җирдә яшәгәндә, ул ачларны тукландырган, авыруларны сәламәтләндергән һәм үлеләрне терелткән! (Маттай 15:29—38; Яхъя 11:38—44) Булачак Идарәче буларак, Гайсә Патшалыкның үз гражданнары өчен нәрсә башкарачагын күрсәткән (Ачылыш 11:15).

  • Дөнья хәле Аллаһы Патшалыгы тиздән киләчәк икәнен күрсәтә. Гайсә алдан ук әйткән булган: Патшалык җиргә тынычлык китерер алдыннан кешеләр сугышлар, ачлык һәм җир тетрәүләр аркасында газап чигеп торачак (Маттай 24:3, 7).

    Бүгенге дөнья нәкъ шундый хәлдә, без моны үзебез күреп торабыз. Шуңа күрә һич тә шикләнмичә шуны әйтеп була: тиздән Аллаһы Патшалыгы бар авырлыкларны бетерәчәк.

НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:

Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, тормыш нинди булачак?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. ЗӘБУР 37:29 һәм ИШАГЫЯ 65:21—23 не карагыз.