Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы безнең өчен нәрсә тели?

Аллаһы безнең өчен нәрсә тели?

ГАЗЕТАЛАРДАН, телевидение, радио я интернеттан без еш кына җинаятьчелек, сугышлар һәм терроризм турында ишетәбез. Бәлкем, сез үзегез берәр чир аркасында газап чигәсездер я якын кешегезне югалткансыздыр.

Үз-үзегездән сорагыз:

  • Аллаһы моны минем һәм гаиләм өчен теләгәнме?

  • Авырлыкларны хәл итәр өчен кайдан ярдәм табарга?

  • Җирдә кайчан да булса чын тынычлык булырмы?

Изге Язмалар бу сорауларга ышанычлы җавап бирә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР БУЕНЧА, АЛЛАҺЫ ҖИРДӘ ГАҖӘЕП ҮЗГӘРЕШЛӘР ЯСАЯЧАК.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ ФАЙДА КИТЕРӘ

Үткән битләрдә әйтелгәннәр хыял гына булып күренергә мөмкин. Ләкин Аллаһы бу үзгәрешләрне тиздән ясаячак. Изге Язмаларда ул моны ничек итеп башкарачак икәнлеге аңлатыла.

Алай гына да түгел, Изге Язмаларда чыннан да бәхетле булыр өчен һәм инде хәзер шатланып яшәр өчен нәрсә кирәк икәнлеге турында әйтелә. Безне күп нәрсә борчырга мөмкин: акча мәсьәләсе, гаиләдә булган авырлыклар, начар сәламәтлек я якын кешене югалту. Изге Язмалар тормыш авырлыкларын чишәргә һәм борчуларны кичереп чыгарга ярдәм итә. Анда мондый сорауларга җавап бирелә:

Сез бу китапны укыйсыз икән, димәк, сез Изге Язмаларны белергә телисез. Бу басма сезгә Аллаһы Сүзен өйрәнергә ярдәм итәр. Һәрбер бүлектә абзацларга сораулар китерелә. Алар ярдәмендә сез Изге Язмаларны яхшырак аңларсыз. Миллионлаган кешегә Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнү ошый. Сезгә дә ошар дип өметләнәбез. Аллаһы Изге Язмаларны өйрәнүегезне фатихаласын!