Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Изге Язмалар — Аллаһы биргән китап

Изге Язмалар — Аллаһы биргән китап

1, 2. Ни өчен Изге Язмалар — Аллаһының искиткеч бүләге дип әйтеп була?

ДУСТЫГЫЗ сезгә бүләк биргәндә, сез нәрсә хис итәсез? Сезнең аны тизрәк ачып карыйсы килә торгандыр. Дустыгыз сезнең турында уйланган, һәм моны белү күңелегезне җылыта. Сез аңа бу бүләк өчен рәхмәт әйтәсез.

2 Изге Язмалар — Аллаһының бүләге. Ул бу китапны бар кешеләр — бар милләтләр өчен биргән. Изге Язмаларны төрле дин кешеләре укый ала. Анда язылган күп кенә нәрсәләрне бүтән бер җирдә дә табып булмый. Анда Аллаһы күкне, җирне һәм беренче ир белән хатынны барлыкка китергән дип әйтелә. Андагы киңәшләр безгә авырлыкларны хәл итәргә булыша. Изге Язмаларда Аллаһы җирдәге шартларны яхшыртыр өчен нәрсә эшләячәк икәнлеге әйтелә. Әйе, Изге Язмалар — искиткеч бүләк!

3. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез нәрсәне белерсез?

3 Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез шуны белерсез: Аллаһы сезнең белән дус булырга тели. Аның турында күбрәк белгән саен, сезнең дуслыгыгыз ныгый барыр.

4. Сезне Изге Язмалар белән бәйле нинди фактлар гаҗәпләндерә?

4 Изге Язмалар 3 300 дән артык телгә тәрҗемә ителгән, һәм аның миллиардлаган данәсе бастырылган. Дөньядагы кешеләрнең 90 нан артык проценты Изге Язмаларны үзләренең туган телләрендә укый ала. Һәр атна саен миллионнан күбрәк кеше Изге Язмаларга ия була! Әйе, Изге Язмалар — уникаль китап.

5. Изге Язмалар «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

5 Изге Язмалар «Аллаһы тарафыннан рухландырылган». (2 Тимутигә 3:16 укы.) Әмма кайберәүләр болай дип уйларга мөмкин: «Изге Язмаларны кешеләр язган бит. Ничек инде ул Аллаһыдан булсын?» Изге Язмаларда мондый җавап бирелә: «Кешеләр Аллаһы иңдергәнне изге рух җитәкчелегендә сөйләгән» (2 Петер 1:21). Моны директорның үз сәркатибенә хат язарга кушуы белән чагыштырып була. Бу хатта бар фикерләр һәм күрсәтмәләр директорныкы. Шуңа күрә хатның авторы — сәркатип түгел, ә директор. Нәкъ шулай ук Изге Язмаларның авторы — язуда катнашкан кешеләр түгел, ә Аллаһы үзе. Ул аларны үзенең фикерләрен язарга дәртләндергән. Әйе, Изге Язмалар — «Аллаһы сүзе» (1 Тисалуникәлеләргә 2:13).

«Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» күп телләрдә, шул исәптән татар телендә дә бар

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ТӨГӘЛЛЕГЕ

6, 7. Изге Язмаларның өлешләре бер-берсенә каршы киләме? Аңлатыгыз.

6 Изге Язмалар 1 600 елдан артык вакыт дәвамында язылган. Аны язган кешеләр төрле чорларда яшәгән. Кайберләре белемле, башкалары белемсез булган. Мәсәлән, берсе табиб булган. Кемдер бакчачы, кемдер балыкчы, көтүче, пәйгамбәр, хаким, ә кемдер патша булган. Изге Язмаларны төрле кешеләр язган булса да, аның бар өлешләре бер-берсенә туры килә. Бер бүлектә язылганнар икенчесендә язылганнарга каршы килми *. (2 нче аңлатманы кара.)

7 Изге Язмаларның беренче бүлекләрендә бөтендөнья проблемаларының ничек башланганы турында әйтелә, ә соңгы бүлекләрендә Аллаһы, җирне оҗмахка әйләндереп, бу проблемаларны ничек хәл итәчәк икәнлеге күрсәтелә. Изге Язмаларда кешелекнең меңләгән еллык тарихы сурәтләнә. Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһының нияте һәрвакыт үтәлә.

8. Изге Язмаларның фәнни яктан төгәл булуын нинди мисаллар күрсәтә?

8 Изге Язмалар фәнни китап я мәктәп дәреслеге булмаса да, фәнгә кагылганда, ул һәрвакыт төгәл. Аллаһы биргән китап нәкъ шундый булырга тиеш тә. Мәсәлән, Левилеләр китабында Аллаһы үз халкына — исраиллеләргә — чир-авырулар таралмасын өчен, күрсәтмәләр биргән. Бу күрсәтмәләр кешеләр вируслар һәм бактерияләр турында белгәнчегә кадәр күп вакыт алдан язылган булган. Изге Язмаларда шулай ук җир бушлыкка элеп куелган дип төгәл әйтелгән (Әюп 26:7). Кешеләрнең күбесе җир ул яссы икәненә ышанганда, Изге Язмаларда җирнең формасы түгәрәк дип инде әйтелгән булган (Ишагыя 40:22).

9. Изге Язмалар язучыларының намуслылыгы нәрсәне күрсәтә?

9 Тарихка кагылганда да, Изге Язмалар төп-төгәл. Күп тарихи китаплар турында исә алай әйтеп булмый, чөнки аларның язучылары намуслы булмаган. Мәсәлән, халыклары җиңелгәндә, алар моның турында кайвакыт язмаган. Ә Изге Язмаларның язучылары Исраилнең җиңелүләре турында ачык итеп әйткән. Шулай ук алар үзләренең хаталары турында да язган. Әйтик, Зәбур китабындагы 51 нче мәдхиядә Давыт патша үзенең җитди гөнаһларын ачык итеп таный. Изге Язмаларны язучыларның намуслылыгы бу китап Аллаһыдан икәненә дәлил булып тора. Шуңа күрә без Изге Язмаларга ышана алабыз.

АКЫЛЛЫ КИҢӘШЛӘР КИТАБЫ

10. Ни өчен Изге Язмаларның киңәшләре бүген дә файдалы?

10 Изге Язмалар «Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү... өчен файдалы» (2 Тимутигә 3:16). Әйе, Изге Язмаларның киңәшләре бүген дә файдалы. Йәһвә ничек яратылганыбызны белә, шуңа күрә ул уй-фикерләребезне һәм хисләребезне аңлый. Ул безне үзебездән дә яхшырак белә һәм бәхетле булуыбызны тели. Ул безгә нәрсә файда, ә нәрсә зыян китерер икәнен яхшы белә.

11, 12. а) Маттай китабының 5—7 нче бүлекләрендә Гайсә нинди яхшы киңәшләр биргән? ә) Изге Язмалардан без тагын нәрсәгә өйрәнә алабыз?

11 Маттай китабының 5—7 нче бүлекләрендә Гайсә бәхетнең серенә кагылышлы, башкалар белән мөнәсәбәтләргә, дога кылуга һәм акча тотуга кагылышлы бик яхшы киңәшләр биргән. Бу киңәшләр 2 000 ел элек бирелгән булса да, алар бүген дә файдалы һәм гамәли.

12 Изге Язмалар аша Йәһвә шулай ук бәхетле гаилә корырга, яхшы эшче булырга һәм башкалар белән тату яшәргә булышучы принциплар бирә. Без кем генә булсак та, кайда гына яшәсәк тә һәм авырлыкларыбыз нинди генә булса да, Изге Язмалардагы принциплар һәрвакыт кулланырлык. (Ишагыя 48:17 укы; 3 нче аңлатманы кара.)

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР ҺӘРВАКЫТ ҮТӘЛӘ

Ишагыя пәйгамбәр Бабыл шәһәренең яулап алынуы турында алдан әйткән

13. Ишагыя Бабыл шәһәре турында нәрсә алдан язган?

13 Изге Язмаларның күп пәйгамбәрлекләре инде үтәлгән. Мәсәлән, Ишагыя пәйгамбәр аша Йәһвә Бабыл шәһәренең яулап алыначагы турында алдан әйткән булган (Ишагыя 13:19). Ул моның ничек булачагын төгәл итеп сурәтләгән. Бу шәһәрне зур капкалар һәм елга яклаган. Ләкин Ишагыя елганың корып бетәчәген, ә капкаларның ачык калачагын пәйгамбәрлек иткән. Дошманнар шәһәргә сугышсыз бәреп керергә тиеш булган. Ишагыя хәтта һөҗүм итүченең исеме Кир булачагын да алдан әйткән. (Ишагыя 44:27—45:2 укы; 4 нче аңлатманы кара.)

14, 15. Ишагыянең пәйгамбәрлеге ничек тормышка ашкан?

14 Пәйгамбәрлек язылганнан соң ике йөз ел үткәч, Бабылга дошман гаскәре якынлашкан. Шул гаскәр белән кем җитәкчелек иткән? Нәкъ пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, бу фарсы патшасы Кир булган. Әмма, Ишагыя әйткәнчә, Кир гаскәре Бабылга керә алганмы?

15 Дошманнар Бабылга якынлашкан төнне бабыллыларда зур мәҗлес булган. Зур стеналар һәм елга артында шәһәрдәгеләр үзләрен куркынычсыз итеп хис иткән. Елга сулары кимесен өчен, Кир һәм аның гаскәре канал казыган. Сулар кимегәч, фарсы гаскәриләре елганы атлап кичә алган. Әмма ничек гаскәриләр Бабыл стеналары аша үтәр? Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, шәһәр капкалары ачык калган булган. Шулай итеп гаскәриләр шәһәргә сугышсыз кергән.

16. а) Ишагыя Бабылның киләчәге турында нәрсә пәйгамбәрлек иткән? ә) Ишагыя пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән?

16 Ишагыя, ахыр чиктә Бабылда беркем дә яшәмәячәк, дип пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дип язган: «Анда беркайчан да беркем яшәмәс, буыннан-буынга һичкем тормас» (Ишагыя 13:20). Бу пәйгамбәрлек чынга ашканмы? Бабыл торган урында, Багдадтан (Ирак) көньякка таба якынча 80 километр ераклыкта, җимерекләр генә калган. Анда беркем дә яшәми. Йәһвә Бабылны «юк итү себеркесе белән себереп чыгарган» (Ишагыя 14:22, 23) *.

Бабылның җимерекләре

17. Ни өчен Аллаһының бар вәгъдәләренә ышанып була?

17 Изге Язмаларның күп пәйгамбәрлекләре инде үтәлгән икән, без Аллаһы Сүзендәге киләчәккә кагылышлы пәйгамбәрлекләргә дә ышана алабыз. Йәһвәнең җирне оҗмахка әйләндерергә вәгъдәсе һичшиксез үтәләчәк. (Саннар 23:19 укы.) Аллаһы безгә «мәңгелек тормыш өмете» биргән. «Бу өметне ялганлый алмый торган Аллаһы бик күптән вәгъдә иткән» (Титуска 1:2) *.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫГЫЗНЫ ҮЗГӘРТӘ АЛА

18. Еврейләргә 4:12 дә «Аллаһының сүзе» турында нәрсә әйтелә?

18 Әйе, Изге Язмаларга тиң китап юк. Аның бар өлешләре бер-берсенә туры килә, һәм, фәнгә я тарихка кагылганда, ул һәрвакыт төгәл. Анда шулай ук яхшы киңәшләр һәм тормышка ашкан күп пәйгамбәрлекләр язылган. Изге Язмалар тагын нәрсә белән аерылып тора? Аның бер өзегендә болай дип язылган: «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле». Бу нәрсәне аңлата? (Еврейләргә 4:12 укы.)

19, 20. а) Изге Язмалар безгә үз-үзебезне яхшырак аңларга ничек булыша ала? ә) Изге Язмалар өчен рәхмәтле булуыгызны сез ничек күрсәтә аласыз?

19 Изге Язмалар безгә үзгәрергә ярдәм итә ала. Бу китап безгә үз-үзебезне яхшырак аңларга, ягъни иң эчке уйларыбызны һәм хисләребезне күрергә булыша. Әйтик, без Аллаһыны яратабыз дип уйларга мөмкин. Ләкин, Изге Язмаларны укыганда, без шуны аңлыйбыз: чын ярату хисләрне генә түгел, ә эшләрне дә үз эченә ала. Аллаһыны яратуыбызны дәлилләр өчен, Изге Язмаларда әйтелгәнне тормышта кулланырга кирәк.

20 Изге Язмалар чыннан да — Аллаһы биргән китап. Аллаһы сезнең аны укуыгызны, өйрәнүегезне һәм яратуыгызны тели. Бу бүләк өчен рәхмәтле булып, аннан белем алуыгызны дәвам итегез. Изге Язмалардан сез Аллаһының кешелеккә карата ниятен белерсез. Бу ният турында киләсе бүлектә күбрәк әйтелә.

^ 6 абз. Кайберәүләр Изге Язмаларда бер-берсенә каршы килгән фикерләр бар дип әйтсә дә, бу алай түгел. Йәһвә Шаһитләре бастырган «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюраның 3 нче һәм 31 нче битләрен кара.

^ 16 абз. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләренең «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюрасының 27—29 нчы битләрен кара.

^ 17 абз. Бабылның җимерелүе турындагы пәйгамбәрлек — Изге Язмаларда язылган һәм чынга ашкан күп пәйгамбәрлекләрнең берсе генә. Гайсә Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләр турында 5 нче аңлатмада әйтелә.