Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә Мәсих кем ул?

Гайсә Мәсих кем ул?

1, 2. а) Ни өчен атаклы кешенең исемен белүебез без аны яхшы беләбез дигәнне аңлатмый? ә) Кешеләр Гайсәне кем дип саный?

БЕЗ дөньядагы күп атаклы кешеләрнең исемнәрен беләбез. Әмма кемнең дә булса исемен белсәк тә, бу без аны яхшы беләбез дигәнне аңлатмый. Без аның тормышы турында һәм нинди кеше булуы турында барысын белмәскә мөмкин.

2 Гайсә Мәсих җирдә 2 000 ел элек яшәсә дә, сезнең аның турында ишеткәнегез бардыр. Кешеләрнең күпчелеге Гайсәнең чынлыкта кем булганын белми. Кайберәүләр ул яхшы кеше булган ди, башкалар аны пәйгамбәр дип атый, ә кемдер аны Аллаһы дип саный. Ә сез ничек уйлыйсыз? (12 нче аңлатманы кара.)

3. Ни өчен Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында белем алу мөһим?

3 Гайсә турында төгәл белем алу бик мөһим. Ни өчен? Изге Язмаларда болай диелә: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3). Әйе, Йәһвә һәм Гайсә турында төгәл белем алсагыз, сез җирдәге оҗмахта мәңге яши алырсыз (Яхъя 14:6). Гайсәнең камил үрнәге сезгә шулай ук тормышыгызда акыллы карарлар кабул итәргә һәм үзегезне башкалар белән дөрес тотарга ярдәм итәр (Яхъя 13:34, 35). 1 нче бүлектә без Аллаһы турында өйрәнгән идек. Хәзер без Изге Язмалардан Гайсә турында белербез.

«БЕЗ МӘСИХНЕ ОЧРАТТЫК!»

4. «Мәсих» сүзе нәрсәне аңлата?

4 Гайсә туганчы күп ел алдан Изге Язмалар аша Йәһвә Мәсихне җибәрәчәк дип вәгъдә иткән. «Мәсих» сүзе «майланган зат», ягъни Аллаһы махсус вазифа үтәр өчен сайлаган берәү, дигәнне аңлата. Йәһвә Гайсәгә мөһим эш кушканга һәм махсус вазифа биргәнгә күрә, Гайсә «Мәсих» дип атала. Ул Аллаһының бөтен вәгъдәләрен тормышка ашырачак. Гайсәнең җирдә кылган эшләре сезгә инде хәзер файда китерә ала.

5. Гайсәнең шәкертләре аның Мәсих булуына ышанганмы?

5 Гайсәнең шәкертләре аның Мәсих булуына шикләнмәгән (Яхъя 1:41). Мәсәлән, Шимун Петер Гайсәгә: «Син — Мәсих»,— дигән (Маттай 16:16). Ничек без дә, Гайсәнең шәкертләре кебек, аның Мәсих булуына инана алабыз?

6. Ничек Йәһвә эчкерсез кешеләргә Мәсихне танырга ярдәм иткән?

6 Гайсә туганчыга кадәр күп вакыт элек Аллаһының пәйгамбәрләре Мәсихкә кагылышлы күп нечкәлекләр язган. Бу нечкәлекләр Мәсихне танырга ничек ярдәм иткән? Күз алдына китерегез: сезгә автовокзалда таныш булмаган бер кешене каршы алырга кирәк ди. Сезгә аны яхшы итеп тасвирлап бирсәләр, сез аны таный алыр идегез. Нәкъ шулай ук Йәһвә дә үз пәйгамбәрләре аша Мәсихнең нәрсә эшләячәген һәм аның белән нәрсә булачагын алдан әйткән. Бар бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше эчкерсез кешеләргә Гайсә — Мәсих икәнен аңларга ярдәм итә.

7. Нинди ике пәйгамбәрлек Гайсәнең Мәсих булуын раслый?

7 Бу пәйгамбәрлекләрнең икесен карап чыгыйк. Беренчесе: Гайсә туганчы 700 ел алдан Микай пәйгамбәр Мәсихнең Бәйтлеһем дигән кечкенә шәһәрдә туачагын әйткән (Микай 5:2). Гайсә нәкъ шунда туган да! (Маттай 2:1, 3—9) Икенчесе: Даниял пәйгамбәр Мәсих б. э. 29 елында киләчәк дип язган (Даниял 9:25). Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуын башка күп пәйгамбәрлекләр дә раслый. (13 нче аңлатманы кара.)

Суга чумдырылгач, Гайсә Мәсих булып киткән

8, 9. Гайсә суга чумдырылганда, аның Мәсих икәнен нәрсә дәлилләгән?

8 Йәһвә Гайсәнең Мәсих булуын ап-ачык күрсәткән. Аллаһы Чумдыручы Яхъяга *, ул Мәсихне таный алсын өчен, билге бирергә вәгъдә иткән. Б. э. 29 елында Гайсә Яхъя янына Үрдүн елгасында суга чумдырылыр өчен килгән. Шунда Яхъя бу билгене күргән. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелде. Шулчак күкләр ачылды, һәм Яхъя Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә Гайсәгә төшүен күрде. Шунда күкләрдән: „Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм“,— дигән тавыш килде» (Маттай 3:16, 17). Яхъя, бу билгене күргәч һәм ишеткәч, Гайсәнең Мәсих икәнен аңлаган (Яхъя 1:32—34). Шул көнне Йәһвә Гайсәгә изге рух иңдергәч, ул Мәсих булып киткән. Аны Йәһвә Җитәкче һәм Патша итеп сайлаган (Ишагыя 55:4).

9 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр, шулай ук Гайсә суга чумдырылганда Йәһвә әйткән сүзләр һәм биргән билге Гайсәнең Мәсих булуын дәлилләгән. Ләкин Гайсә кайдан килгән һәм ул нинди кеше булган? Әйдәгез, Изге Язмалардан белик.

ГАЙСӘ КАЙДАН КИЛГӘН?

10. Изге Язмаларда Гайсәнең җиргә килгәнче яшәгәне турында нәрсә әйтелә?

10 Изге Язмалардан күренгәнчә, Гайсә җиргә килгәнчегә кадәр озак вакыт дәвамында күктә яшәгән. Микай пәйгамбәр Мәсих «чыгышы буенча борынгы заманнардан» дип әйткән (Микай 5:2). Гайсә дә үзенең кеше булып туганчы күктә яшәгәне турында күп тапкыр әйткән. (Яхъя 3:13; 6:38, 62; 17:4, 5 укы.) Әле җиргә килгәнче, Гайсәнең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булган.

11. Ни өчен Йәһвә Гайсәне бик кадерли?

11 Йәһвә Гайсәне бик кадерли. Ни өчен? Чөнки Аллаһы аны иң беренче итеп барлыкка китергән. Шуңа күрә Гайсә «яратылганнарның беренчесе» дип атала (Көләсәйлеләргә 1:15). Өстәвенә, Йәһвә аны гына берүзе барлыкка китергән. Менә ни өчен Гайсә Аллаһының «бердәнбер Улы» * дип атала (Яхъя 3:16). Йәһвә бар нәрсәне барлыкка китергәндә, аның белән бергә бу эштә Гайсә генә катнашкан (Көләсәйлеләргә 1:16). Моннан тыш, тик Гайсә генә «Сүз» дип атала, чөнки Йәһвә аны фәрештәләргә һәм кешеләргә хәбәрләр һәм күрсәтмәләр җиткерер өчен кулланган (Яхъя 1:14).

12. Гайсә һәм Аллаһы бер үк шәхес түгел икәнен без кайдан беләбез?

12 Кайбер кешеләр Гайсә һәм Аллаһы — бер үк шәхес дип ышана. Ләкин Изге Язмалар моңа өйрәтми. Анда Гайсә яратылган булган дип әйтелә. Димәк, Гайсәнең башлангычы булган. Ләкин бар нәрсәне барлыкка китергән Йәһвәнең башлангычы булмаган (Зәбур 90:2). Аллаһы Улы буларак, Гайсә беркайчан да Аллаһы булу турында хәтта уйламаган да. Изге Язмаларда ап-ачык әйтелә: Ата Улыннан бөегрәк. (Яхъя 14:28 укы; 1 Көринтлеләргә 11:3.) Йәһвә Аллаһы гына — Чиксез Кодрәт Иясе (Яратылыш 17:1). Ул галәмдәге иң зур көчкә ия, ул — иң бөек шәхес. (14 нче аңлатманы кара.)

13. Ни өчен Изге Язмаларда Гайсә «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» дип атала?

13 Күк белән җир барлыкка китерелгәнче, миллиардлаган ел дәвамында Йәһвә үзенең Улы Гайсә белән иңгә-иң эшләгән. Һичшиксез, бу вакыт эчендә аларның мөнәсәбәтләре бик якын булып киткән! (Яхъя 3:35; 14:31) Гайсә үз Атасының сыйфатларын шулкадәр яхшы чагылдырган ки, Изге Язмаларда ул хәтта «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» дип атала (Көләсәйлеләргә 1:15).

14. Ничек итеп Йәһвәнең Улы кеше булып туа алган?

14 Йәһвәнең яраткан Улы, күкләрне калдырып, җирдә кеше булып туарга ризалашкан. Ничек бу мөмкин булган? Йәһвә үз Улының тормышын күктән могҗизалы рәвештә Мәрьям исемле гыйффәтле кызның карынына күчергән. Шуңа күрә Гайсәнең җирдәге атасы булмаган. Мәрьям камил баланы тудырган һәм аңа Гайсә дигән исем кушкан (Лүк 1:30—35).

ГАЙСӘ НИНДИ КЕШЕ БУЛГАН?

15. Йәһвә белән ничек яхшырак танышып була?

15 Изге Язмалардагы Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя китапларын укып, сез Гайсәнең тормышы һәм аның сыйфатлары турында күп белем алырсыз. Бу китаплар Инҗил дип атала. Гайсә үз Атасына бик охшаганга, аның турында белү Йәһвә белән яхшырак танышырга ярдәм итә. Менә ни өчен Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйткән (Яхъя 14:9).

16. Гайсә нәрсәгә өйрәткән? Гайсәнең өйрәткәннәре кайдан булган?

16 Күп кеше Гайсәне «Остаз», ягъни Укытучы, дип атаган (Яхъя 1:38; 13:13). Аның төп хәбәре «Патшалык хакындагы яхшы хәбәр» булган. Нинди Патшалык турында сүз бара? Бу Аллаһының хөкүмәте. Бу хөкүмәт күктән бөтен җир белән идарә итәчәк һәм Аллаһыга тыңлаучан кешеләрне фатихалаячак (Маттай 4:23). Гайсәнең бар өйрәткәннәре Йәһвәдән булган. Гайсә болай дип әйткән: «Мин өйрәткән нәрсәләр үземнеке түгел, ә мине җибәрүченеке» (Яхъя 7:16). Гайсә белгән: кешеләр Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне ишетергә тиеш, чөнки моны Йәһвә тели.

17. Гайсә кайда өйрәткән? Ни өчен ул кешеләрне өйрәтер өчен көчен жәлләмәгән?

17 Гайсә кайда өйрәткән? Кешеләр булган бөтен җирләрдә: авылларда, шәһәрләрдә, базарларда, гыйбадәт кылу урыннарында һәм кешеләрнең йортларында. Ул кешеләр үзләре аңа килер дип көтмәгән. Күп чакта ул үзе алар янына барган (Марк 6:56; Лүк 19:5, 6). Гайсә, күп көч куеп, кешеләрне өйрәткән һәм моңа күп вакыт багышлаган. Ни өчен? Чөнки ул һәрвакыт Атасы теләгәнне эшләгән (Яхъя 8:28, 29). Гайсә шулай ук кешеләрне бик кызганганга вәгазьләгән. (Маттай 9:35, 36 укы.) Ул дини җитәкчеләрнең Аллаһы һәм аның Патшалыгы турында төгәл белем бирмәгәннәрен күргән. Шуңа күрә ул мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә теләгән.

18. Гайсәнең кайсы сыйфатлары сезгә аеруча ошый?

18 Гайсә кешеләрне бик яраткан һәм аларны кайгырткан. Ул игелекле булган. Кешеләр аның янына килергә кыенсынмаган. Хәтта балаларга да аның белән аралашу ошаган (Марк 10:13—16). Гайсә һәрчак гадел булган. Ул намуссызлыкны һәм гаделсезлекне нәфрәт иткән (Маттай 21:12, 13). Гайсә яшәгән вакытта хатын-кызларның хокуклары чикле булган һәм аларга тиешле хөрмәт күрсәтелмәгән. Ләкин Гайсә һәрвакыт аларга карата ихтирамлы булган (Яхъя 4:9, 27). Гайсә шулай ук бик басынкы булган. Мәсәлән, бер кичне ул үз шәкертләренең аякларын юган. Ә бу эшне гадәттә коллар эшләгән (Яхъя 13:2—5, 12—17).

Гайсә кешеләр булган бөтен җирләрдә вәгазьләгән

19. Гайсә кешеләрнең ихтыяҗларын белгән һәм аларга ярдәм итәргә теләгән. Бу нәрсәдән күренә?

19 Гайсә кешеләр нәрсәгә мохтаҗ икәнен яхшы белгән һәм аларга ярдәм итәргә теләгән. Шуңа күрә ул Аллаһы биргән көчне кешеләрне могҗизалы рәвештә савыктырыр өчен кулланган (Маттай 14:14). Бер тапкыр Гайсә янына махаулы кеше килеп: «Әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дип ялварган. Гайсә, бу кешенең газапларын күргәч, аны бик кызганган һәм аңа ярдәм итәргә теләгән. Гайсә, кулын сузып, аңа кагылган һәм: «Телим! Тазарын»,— дигән. Һәм бу кеше савыккан! (Марк 1:40—42) Бу кешенең хисләрен күз алдыгызга китерә аласызмы?

ҮЗ АТАСЫНА ҺӘРЧАК ТУГРЫ

20, 21. Ни өчен Гайсә, Аллаһыга буйсынып, иң яхшы үрнәк калдырган дип әйтеп була?

20 Гайсә, Аллаһыга буйсынып, иң яхшы үрнәк калдырган. Аның белән нәрсә генә булса да һәм дошманнар аңа ни генә кылса да, ул Атасына тугрылыгын саклаган. Шайтан аны котыртканда, Гайсә гөнаһ кылмаган (Маттай 4:1—11). Гайсәнең кайбер туганнары аның Мәсих булуына ышанмаган һәм хәтта «ул акылдан язган» дигән, ләкин Гайсә Аллаһы эшен дәвам иткән (Марк 3:21). Дошманнар аның белән үзләрен мәрхәмәтсез тотканда, Гайсә беркайчан да үч алмаган һәм Аллаһыга тугры булып калган (1 Петер 2:21—23).

21 Гайсә, җәфалану баганасында үлгәндә дә, Йәһвәгә тугрылыгын саклаган. (Филипиялеләргә 2:8 укы.) Әйе, ул көнне аңа күп газаплар кичерергә туры килгән. Аны кулга алганнар, Аллаһыны хурлауда нахакка гаепләгәннәр, намуссыз судьялар аны хөкем иткән, кешеләр аңардан мыскыллап көлгән, гаскәриләр аны җәфалаган һәм баганага кадаклаган. Үләр алдыннан ул: «Тормышка ашты!» — дип кычкырып җибәргән. Әйе, Аллаһы ихтыярының тормышка ашуы аның өчен иң мөһиме булган (Яхъя 19:30). Ул үлгәннән соң өч көн үткәч, Йәһвә аны үледән терелткән һәм аңа рухи тән биргән (1 Петер 3:18). Берничә атнадан соң Гайсә күккә кайткан һәм, «Аллаһының уң ягына утырып», Йәһвәнең үзен Патша итүен көтә башлаган (Еврейләргә 10:12, 13).

22. Гайсә үз Атасына тугры калганга, безнең нинди мөмкинлегебез бар?

22 Гайсә үз Атасына тугры калганга, безнең Йәһвә ниятләгән җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлегебез бар. Киләсе бүлектә без Гайсәнең үлеме безгә ничек мәңге яшәргә мөмкинлек ача икәнен карап чыгарбыз.

^ 8 абз. Гайсә җирдә яшәгән вакытта Яхъя исемле пәйгамбәр булган. Кешеләр аның янына суга чумдырылырга килгән. Бу аларның гөнаһларыннан тәүбә итүләрен күрсәткән. Ләкин Гайсәнең суга чумдырылуы гөнаһлардан тәүбә итүен түгел, ә Атасының ихтыярын үтәр өчен үзен Аңа багышлавын аңлаткан.

^ 11 абз. Кайберәүләр Аллаһының улы була алмый дип саный, чөнки Аллаһы кешеләр кебек балалар тудырмый. Бу чыннан да мөмкин түгел, чөнки Аллаһы — рухи шәхес. Ләкин кайвакыт «угыл», «кардәш», «ата» дигән сүзләр күчмә мәгънәдә дә кулланыла. Мәсәлән, олырак кешеләр яшьләргә, тегеләр аларның балалары булмаса да, «балам», «улым», «кызым» дип әйтә ала. Авылда туып-үскән кешене «авыл улы» дип атыйлар, әмма бу авыл аны тудырган дигәнне аңлатмый. Шулай ук Изге Язмаларда да Йәһвә «Атабыз» дип атала, чөнки ул безнең Барлыкка Китерүчебез (Ишагыя 64:8). Гайсә дә «Аллаһы Улы» дип атала, чөнки Йәһвә аны булдырган. Фәрештәләр һәм Адәм турында да Аллаһының уллары дип әйтелә (Әюп 1:6; Лүк 3:38).