Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Йолым — Аллаһының иң зур бүләге

Йолым — Аллаһының иң зур бүләге

1, 2. а) Нинди бүләк кадерле була? ә) Ни өчен йолым — Аллаһының иң зур бүләге?

СЕЗ тормышыгызда алган бүләкләрнең кайсысы иң яхшысы иде? Кадерле бүләк кыйммәтле булмаска да мөмкин. Берәр бүләк сезне шатландырса я ул сезнең өчен кирәкле булса, сез андый бүләк өчен рәхмәтле буласыз.

2 Аллаһы биргән бар бүләкләр арасында иң кыйммәтлесе бар. Без бу бүләккә бик мохтаҗ. Бу Аллаһының кешеләргә биргән иң зур бүләге. Бу бүлектә Йәһвәнең, үз Улын — Гайсә Мәсихне җиргә җибәреп, безгә мәңге яшәргә мөмкинлек биргәне турында сүз барыр. (Маттай 20:28 укы.) Гайсәне йолым корбаны итеп биреп, Йәһвә безне чыннан да яратканын күрсәткән.

НӘРСӘ УЛ ЙОЛЫМ?

3. Ни өчен кешеләр үлә?

3 Йолым ярдәмендә Йәһвә кешеләрне гөнаһ белән үлемнән азат итә (Эфеслеләргә 1:7). Йолымның мөһимлеген аңлар өчен, безгә меңләгән ел элек Гадән бакчасында булган вакыйгаларны белергә кирәк. Безнең беренче ата-анабыз Адәм белән Хаува гөнаһ кылган. Шуңа күрә алар үлгән. Адәм белән Хаувадан гөнаһ мирас итеп алганга, без дә үләбез. (9 нчы аңлатманы кара.)

4. Адәм кем ул һәм аңа нинди бүләк бирелгән булган?

4 Йәһвә, беренче кешене — Адәмне барлыкка китергәндә, аңа кадерле бүләк — камил тормыш биргән. Адәмнең акылы да, тәне дә камил булган. Ул авырмаска, картаймаска һәм беркайчан да үлмәскә тиеш булган. Йәһвә, Адәмне булдырганга күрә, аның өчен ата кебек булган (Лүк 3:38). Йәһвә аның белән еш аралашкан. Аллаһы Адәмгә ап-ачык итеп аңардан нәрсә көткәнен аңлаткан һәм аңа шатлыклы эш тапшырган (Яратылыш 1:28—30; 2:16, 17).

5. Аллаһы Адәмне «үзенә охшаш итеп» барлыкка китергән дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

5 Аллаһы Адәмне «үзенә охшаш итеп» барлыкка китергән (Яратылыш 1:27). Шуңа күрә Адәм Йәһвәгә хас сыйфатларны: мәхәббәт, зирәклек, гаделлек һәм кодрәтне чагылдыра алган. Аллаһы Адәмгә ихтыяр иреге биргән. Адәм робот булмаган. Ул нәрсә эшләргә икәнен — яхшылыкнымы, яманлыкнымы — үзе сайлый алган. Адәм Аллаһыны тыңлаган булса, ул мәңге оҗмахта яши алыр иде.

6. Адәм, гөнаһ кылып, нәрсәне югалткан? Бу безгә ничек тәэсир итә?

6 Тыңламаучанлык юлына баскач һәм үлемгә хөкем ителгәч, Адәм зур бәя түләгән. Ул үзенең Йәһвә белән дуслыгын, камил тормышын һәм оҗмахны югалткан (Яратылыш 3:17—19). Адәм белән Хаува, Аллаһыны тыңламаганга күрә, мәңге яшәргә мөмкинлекләрен югалткан. Адәм гөнаһ кылганга, «дөньяга... гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Гөнаһ кылып, Адәм үзен һәм безне гөнаһ белән үлем коллыгына саткан (Римлыларга 7:14). Әмма безнең өчен берәр өмет бармы? Әйе, Йәһвә безнең хакка йолым түләгән.

7, 8. Нәрсә ул йолым?

7 Нәрсә ул йолым? Йолым ике нәрсәне үз эченә ала. Беренчедән, йолым — кемне дә булса азат итәр өчен я нәрсәне дә булса кайтарыр өчен түләнә торган бәя. Икенчедән, йолым — берәр зыянны тулысынча каплар өчен туры килгән бәя.

8 Адәм, гөнаһ кылып һәм безгә мирас итеп үлем калдырып, зур зыян китергән. Бер кеше дә бу зыянны каплый алмый. Шулай да Йәһвә, безне гөнаһ белән үлемнән азат итәр өчен, кирәкле чаралар күргән. Әйдәгез, йолымның әһәмияте һәм файдасы турында белик.

ЙӘҺВӘ ЙОЛЫМНЫ НИЧЕК ТҮЛӘГӘН?

9. Нинди йолым түләнергә тиеш булган?

9 Беребез дә Адәм югалткан камил тормыш өчен йолым түли алмас иде. Ни өчен? Чөнки беребез дә камил түгел (Зәбур 49:7, 8). Йолым итеп камил кешенең тормышы, ягъни «тиешле йолым» түләнергә тиеш булган (1 Тимутигә 2:6). Бу йолым Адәм югалткан камил тормыш бәясенә тиң булырга тиеш булган.

10. Йәһвә, йолымны түләр өчен, нәрсә эшләгән?

10 Йәһвә, йолымны түләр өчен, нәрсә эшләгән? Ул үзенең иң кадерле улын җиргә җибәргән. Ул үз Улы Гайсәне иң беренче итеп барлыкка китергән булган (1 Яхъя 4:9, 10). Гайсә, үз Атасын калдырып, күктән җиргә килергә әзер булган (Филипиялеләргә 2:7). Йәһвә Гайсәнең тормышын күктән Мәрьям карынына күчергән, һәм Гайсә гөнаһсыз, камил бала булып туган (Лүк 1:35).

Йәһвә үзенең кадерле Улын безнең хакка йолым итеп биргән

11. Ничек итеп бер кешенең тормышы бар кешеләр өчен йолым була ала?

11 Беренче камил кеше Адәм Йәһвәне тыңламаган. Нәтиҗәдә, бар кешеләр мәңге яшәргә мөмкинлекне югалткан. Башка камил кеше Адәмнең балаларына камил тормыш кайтара алганмы? Әйе. (Римлыларга 5:19 укы.) Бер гөнаһ та кылмаган Гайсә үзенең камил тормышын йолым итеп биргән (1 Көринтлеләргә 15:45). Аның камил тормышы ярдәмендә Адәм балалары үлем коллыгыннан азат ителә ала (1 Көринтлеләргә 15:21, 22).

12. Ни өчен Гайсәгә күп газаплар аша үтәргә кирәк булган?

12 Изге Язмаларда Гайсәнең үләр алдыннан никадәр нык газапланганы турында әйтелә. Аны камчылаганнар, җәфалану баганасына кадаклап куйганнар, һәм ул шунда газапланып үлгән (Яхъя 19:1, 16—18, 30; 15 нче аңлатманы кара). Ни өчен Гайсәгә моның барысы аша үтәргә кирәк булган? Шайтанның сүзләре буенча, һичбер кеше дә авыр сынауларда Аллаһыга тугры булып калмас. Гайсә исә шуны исбатлаган: камил кеше хәтта иң авыр сынауларда да Аллаһыга тугры булып кала ала. Йәһвә Гайсә белән бик горурлангандыр! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11)

13. Йолым ничек түләнгән булган?

13 Йолым ничек түләнгән булган? 33 елны, еврей календаре буенча 14 нисан көнне Йәһвә Гайсәнең үтерелүенә юл куйган (Еврейләргә 10:10). Өч көн үткәч, Йәһвә Гайсәне кеше итеп түгел, ә инде рухи зат итеп үледән терелткән. Әмма Гайсә җирдә камил кеше булып яшәргә хокукын югалтмаган. Соңрак күккә Аллаһы янына күтәрелеп, Гайсә үзенең бу хокукын йолым итеп Аллаһыга тапшырган (Еврейләргә 9:24). Аллаһы исә бу хокукны Адәм токымнарына биргән. Нәтиҗәдә, без гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат була алабыз. (Римлыларга 3:23, 24 укы.)

ЙОЛЫМ СЕЗГӘ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ АЛА?

14, 15. Гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

14 Аллаһының иң зур бүләге безгә бүген дә, киләчәктә дә файда китерә ала. Нинди файда? Әйдәгез, белик.

15 Гөнаһларыбыз кичерелә. Без еш кына ялгышабыз. Без хаталар кылабыз һәм кайвакыт сүздә я эштә абынабыз. Гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, нәрсә эшләргә? Без кылган эшебезгә чын күңелдән үкенергә һәм Йәһвәдән кичерүен басынкылык белән сорарга тиеш. Шулчак Йәһвәнең безне кичергәненә шикләнәсе булмас (Көләсәйлеләргә 1:13, 14; 1 Яхъя 1:8, 9).

16. Вөҗданыбыз саф булсын өчен, нәрсә эшләргә?

16 Саф вөҗдан. Берәр начар эш эшләсәк, вөҗданыбыз аркасында без үзебезне гаепле итеп хис итәргә һәм хәтта булдыксыз, яраксыз дип санарга мөмкин. Әмма бирешәсе юк. Йәһвәдән кичерүен үтенсәк, ул, һичшиксез, безне ишетәчәк һәм кичерәчәк (Еврейләргә 9:13, 14). Йәһвә бар авырлыкларыбыз, ялгышлыкларыбыз һәм йомшак якларыбыз турында аның белән сөйләшүебезне тели (Еврейләргә 4:14—16). Шулай итеп без Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр саклый алачакбыз.

17. Гайсә безнең өчен үлгәнгә күрә, без нинди фатихалар күрә алабыз?

17 Мәңге яшәргә өмет. «Гөнаһ өчен түләү — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23). Гайсә безнең өчен үлгәнгә күрә, безнең мәңге яшәргә һәм камил, сәламәт булырга өметебез бар (Ачылыш 21:3, 4). Әмма бу фатихаларны күрер өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

ЙОЛЫМ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ

18. Йәһвәнең безне яратканын без кайдан беләбез?

18 Берәрсе сезгә матур бүләк бирсә, сездә нинди хисләр туа? Йолым — бөтен бүләкләрнең иң кадерлесе. Без Йәһвәгә аның өчен бик рәхмәтле булырга тиеш. Яхъя 3:16 да болай диелә: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки... [хәтта] үзенең бердәнбер Улын бирде». Әйе, үзенең кадерле Улы Гайсәне безнең хакка биреп, Йәһвә безне бик нык яратканын күрсәткән. Гайсә дә безне ярата, чөнки ул безнең хакка үлгән (Яхъя 15:13). Йолым бүләге сезне шуңа инандырсын: Йәһвә белән Гайсә сезне бик ярата (Гәләтиялеләргә 2:20).

Йәһвә белән күбрәк танышканда, сезнең аңа карата яратуыгыз үсә барыр һәм сез аның дусты булып китәрсез

19, 20. а) Йәһвә белән дус булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? ә) Йолымга иман итүебезне ничек күрсәтергә?

19 Аллаһының бөек мәхәббәте турында белгәч, сезнең аңа якынрак буласыгыз киләдер. Әмма кемне дә булса яратыр өчен һәм аның белән дус булыр өчен, аны башта яхшы белергә кирәк. Яхъя 17:3 тә без Йәһвә турында белем ала алабыз дип әйтелгән. Аның белән күбрәк танышканда, сезнең аңа карата яратуыгыз үсә барыр, сез ул теләгәнне эшләргә теләрсез һәм аның дусты булып китәрсез. Шуңа күрә, Изге Язмаларны өйрәнеп, Йәһвә турында белем алуыгызны дәвам итегез (1 Яхъя 5:3).

20 Гайсәнең йолым корбанына иман итегез. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия» (Яхъя 3:36). Иман итү нәрсәне аңлата? Бу Гайсә әйткәнне үтәүне аңлата (Яхъя 13:15). «Гайсәгә ышанам» дип әйтү генә җитми. Йолымга иман итүебезне эшләребез белән күрсәтергә кирәк. Ягъкуб 2:26 да: «Иман эшләр белән күрсәтелмәсә үле»,— диелгән.

21, 22. а) Ни өчен һәр ел Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә йөрергә кирәк? ә) 6 һәм 7 нче бүлекләрдә нәрсә турында сүз барыр?

21 Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килегез. Үләр алдыннан, Гайсә үз рәсүлләренә үз үлемен искә алырга кушкан. Без дә моны һәр ел эшлибез. Бу кичә «Хуҗабызның кичке ашы» дип атала (1 Көринтлеләргә 11:20; Маттай 26:26—28). Без Гайсәнең безнең хакка үзенең камил тормышын йолым итеп биргәнен истә тотарга тиеш. Гайсә үзе болай дигән: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез». (Лүк 22:19 укы.) Кичәгә килеп, сез йолымны һәм Йәһвә белән Гайсә күрсәткән мәхәббәтне кадерләгәнегезне күрсәтерсез. (16 нчы аңлатманы кара.)

22 Йолым — кешеләргә бирелгән иң зур бүләк (2 Көринтлеләргә 9:14, 15). Бу кыйммәтле бүләк хәтта миллионлаган үлгән кешеләргә дә файда китерә ала. 6 һәм 7 нче бүлекләрдә моның ничек мөмкин булганы турында сүз барыр.