Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы үлгәннәрне терелтәчәк!

Аллаһы үлгәннәрне терелтәчәк!

1—3. Барыбыз да нинди тоткынлыкта яшибез һәм Йәһвә безне ничек азат итәчәк?

КҮЗ алдына китерегез: сезне, нахакка гаепләп, гомерлеккә төрмәгә утырттылар, ди. Азат ителүгә һичнинди өмет юк. Сез бернәрсә дә үзгәртә алмыйсыз, өметегез өзелә. Ләкин шунда сез бер кешенең үзегезне азат итәргә хакимлеге бар икәнен белеп аласыз. Ул сезгә ярдәм итәргә вәгъдә итә! Сез нәрсә хис итәр идегез?

2 Барыбыз да — үлем тоткыннары. Без аны берничек тә җиңә алмыйбыз. Ләкин Йәһвә безне үлемнән коткара ала. Ул: «Соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак»,— дип вәгъдә итә (1 Көринтлеләргә 15:26).

3 Уйлап кына карагыз: үлем турында борчыласы юк! Моны аңлау чыннан да юата. Әйе, Йәһвә үлемне юкка чыгарачак. Ләкин алай гына да түгел, ул үлгән кешеләрне терелтәчәк. Бу вакытны күз алдына китерегез. Аллаһының вәгъдәсе буенча, үлгәннәр яңадан яшәячәк (Ишагыя 26:19). Изге Язмаларда бу терелтелү дип атала.

ЯКЫННАРЫБЫЗ ҮЛГӘНДӘ

4. а) Туганыбыз я якын дустыбыз үлгәндә, безне нәрсә юата ала? ә) Кем Гайсәнең якын дуслары булган?

4 Туганыбыз я якын дустыбыз үлгәндә, без түзә алмаслык кайгы кичерәбез. Без бернәрсә дә үзгәртә алмыйбыз. Без бу кешене берничек тә тормышка кайтара алмыйбыз. Ләкин Изге Язмаларда бик юанычлы хәбәр бар. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.) Йәһвә белән Гайсә үлгән якыннарыбызны тормышка кайтарырга бик тели. Без моны кайдан беләбез? Бер очракны карап чыгыйк. Җирдә яшәгәндә, Гайсә еш кына Лазар белән аның бертуганнары Марта һәм Мәрьям янына килгәләгән. Өчесе дә Гайсәнең якын дуслары булган. Изге Язмаларда: «Гайсә Мартаны, Мәрьямне һәм Лазарны ярата иде»,— дип әйтелә. Әмма беркөн Лазар вафат булган (Яхъя 11:3—5).

5, 6. а) Гайсә, Лазар туганнарының һәм дусларының кайгырып торганын күргәч, нәрсә хис иткән? ә) Үлемгә килгәндә, Гайсәнең хисләрен белү безне ничек юата?

5 Гайсә Марта белән Мәрьямне юатырга киткән. Марта, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, аны каршы алырга чыккан. Ул Гайсәне күрергә шат булган, ләкин аңа болай дигән: «Син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде». Марта Гайсә соңга калды дип уйлаган. Соңрак Гайсә Мәрьямнең елавын күргән. Барысының да кайгырып торганнарын күргәч, Гайсәнең дә җаны әрни башлаган һәм ул елап җибәргән (Яхъя 11:21, 33, 35). Ул без якын кешебезне югалтканда кичергән җан әрнүен кичергән.

6 Үлемгә килгәндә, Гайсә безнекенә охшаш хисләр кичерә икәнен белү безне юата. Ә Гайсә үз Атасы Йәһвәгә бик охшаган, димәк, һичшиксез, Йәһвә дә җан әрнүебезне аңлый (Яхъя 14:9). Йәһвәнең үлемне мәңгегә юк итәргә кодрәте бар, һәм ул моны озакламый эшләячәк.

«ЛАЗАР, ЧЫК!»

7, 8. Ни өчен Марта ташның төрбәдән алып куелуын теләмәгән, ләкин Гайсә нәрсә эшләгән?

7 Гайсә Лазар яткан төрбә янына килгәч, төрбә таш белән капланган булган. Гайсә: «Ташны алып куегыз»,— дигән. Ләкин Марта каршы төшкән. Лазарның тәне төрбәдә инде дүрт көн яткан (Яхъя 11:39). Марта Гайсәнең Лазарга булышыр өчен нәрсә эшләргә җыенганын белмәгән.

Лазар терелгәч, туганнары белән дусларының никадәр шатланганнарын күз алдына китерегез! (Яхъя 11:38—44)

8 Таш алып куелгач, Гайсә Лазарга: «Чык!» — дигән. Шунда Марта белән Мәрьям могҗиза күргән: «үлгән кеше чыккан». «Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган» булган (Яхъя 11:43, 44). Гайсә Лазарны үледән терелткән! Лазар яңадан үз туганнары һәм дуслары белән бергә булган. Алар аны кочаклый, аның белән сөйләшә алган. Чыннан да могҗиза!

«КЫЗ БАЛА, ТОР!»

9, 10. а) Кем Гайсәгә кешеләрне үледән терелтергә көч биргән? ә) Үледән терелтелү очраклары безгә нинди өмет бирә?

9 Гайсә үлгән кешеләрне үз көче белән терелткәнме? Юк. Лазарны үледән терелтер алдыннан, Гайсә Йәһвәгә дога кылган, һәм Йәһвә аңа Лазарны терелтер өчен көч биргән. (Яхъя 11:41, 42 укы.) Лазардан тыш башка кешеләр дә үледән терелгән булган. Изге Язмаларда каты чирләгән 12 яшьлек кыз турында әйтелә. Аның әтисе Яһир бик кайгырган һәм Гайсәдән аны савыктыруын үтенгән. Бу аның бердәнбер кызы булган. Әле Гайсә белән сөйләшкәндә, аның янына берничә кеше килеп болай дигән: «Кызың вафат! Нәрсәгә Остазны юкка гына борчып торасың?» Ләкин Гайсә Яһиргә: «Курыкма, иман ит, һәм ул савыгачак»,— дип әйткән. Алар бергә Яһир өенә киткән. Килеп җиткәч, Гайсә үкереп елаган кешеләрне күргән. Ул аларга: «Еламагыз, ул үлмәгән, ә йоклый»,— дигән. Кызның әти-әнисе Гайсәнең нәрсә күздә тотканын аңламагандыр. Гайсә барысына да йорттан чыгарга кушкан, ә үзе кызның әти-әнисе белән бала яткан бүлмәгә кергән. Ул аны назлы гына кулыннан тоткан да: «Кыз бала, тор!» — дигән. Кызның шунда ук торып йөри башлаганын күргәч, әти-әнисенең нәрсә хис иткәнен күз алдына китерегез! Гайсә аларның кызын үледән терелткән! (Марк 5:22—24, 35—42; Лүк 8:49—56) Ул вакыттан бирле, кызларына караган саен, алар Йәһвәнең Гайсә аша үзләре өчен нәрсә эшләгәнен искә төшергән *.

10 Гайсә үледән терелткән кешеләр соңрак кабат үлгән. Шулай да бу кешеләр турында укып, без Йәһвәнең үлгән кешеләрне терелтергә теләгәнен аңлыйбыз. Бу безгә искитеч өмет бирә.

ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛТЕЛҮ ОЧРАКЛАРЫННАН БЕЗ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ?

Рәсүл Петер мәсихче хатын Дөркәсне үледән терелткән (Рәсүлләр 9:36—42)

Ильяс бер тол хатынның улын үледән терелткән (1 Патшалар 17:17—24)

11. Вәгазьче 9:5 тән без Лазар турында нәрсә беләбез?

11 Изге Язмаларда ап-ачык әйтелә: «үлеләр бернәрсә дә белми». Лазар очрагында да шулай булган (Вәгазьче 9:5). Гайсә әйткәнчә, Лазар тирән йоклап киткәндәй булган (Яхъя 11:11). Кабердә булганда, Лазар «бернәрсә дә белмәгән».

12. Лазарның чыннан да үледән терелгәнен без кайдан беләбез?

12 Гайсәнең Лазарны үледән терелткәнен күп кенә кеше күргән. Хәтта Гайсәнең дошманнары да аның бу могҗизаны кылганын белгән. Лазар исән булган, һәм бу аның чыннан да үледән терелгәнен раслаган (Яхъя 11:47). Үледән терелгән Лазарны күрер өчен, аның янына күп кеше килгән. Нәтиҗәдә алар Гайсәне чыннан да Аллаһы җибәргән икәненә инанган. Гайсәнең дошманнарына бу ошамаган, шуңа күрә алар Гайсәне дә, Лазарны да үтерергә теләгән (Яхъя 11:53; 12:9—11).

13. Ни өчен Йәһвәнең үлгән кешеләрне терелтәчәгенә шикләнәсе юк?

13 Гайсә «кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» дип вәгъдә иткән (Яхъя 5:28). Бу Йәһвә истә саклаган һәркем яңадан яшәячәк дигәнне аңлата. Ләкин берәрсен үледән терелтер өчен, ул бу кеше турында барысын да истә тотарга тиеш. Ул моны булдырамы? Уйлап карагыз, галәмдә миллиардлаган йолдыз бар. Изге Язмаларда Йәһвә һәр йолдызны исеме белән атый дип әйтелә. (Ишагыя 40:26 укы.) Әгәр дә ул һәр йолдызның исемен хәтерли икән, һичшиксез, аңа үледән терелтергә җыенган бар кешеләрне һәм аларның һәр үзенчәлеген истә тоту авыр түгел. Тагы да мөһимрәге, Йәһвә бар нәрсәне барлыкка китергән, шуңа күрә аның үлгән кешеләрне терелтергә кодрәте бар.

14, 15. Без Әюп сүзләреннән үледән терелтелү турында нәрсә беләбез?

14 Тәкъва кеше Әюп үледән терелтелүгә ышанган. Ул болай дип сораган: «Кеше үлгәч, яңадан яшәрме?» Аннары ул Йәһвәгә болай дигән: «Син дәшәрсең, һәм мин җавап бирермен. Үз кулларыңның җимешен юксынырсың». Әйе, Әюп белгән: Йәһвә үлгән кешеләрне терелтәчәк вакытын зарыгып көтә (Әюп 14:13—15).

15 Сез үлгән кешеләрнең терелүе турында нәрсә уйлыйсыз? Бәлки, сез: «Үлгән туганнарым һәм дусларым да терелерме икән?» — дип уйлыйсыздыр. Йәһвә үлгән кешеләрне терелтергә бик тели икәнен белү юаныч бирә. Үледән тереләчәк кешеләр кайда яшәячәк? Нинди кешеләр терелтеләчәк? Әйдәгез, Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәнен белик.

«АНЫҢ ТАВЫШЫН ИШЕТЕП, КАБЕРДӘГЕЛӘРНЕҢ ҺӘММӘСЕ ЧЫГАЧАК»

16. Киләчәктә үледән тереләчәк кешеләр җирдә ничек яшәячәк?

16 Үткәндә үледән терелгән кешеләр үз гаиләләре һәм дуслары белән монда, җирдә яшәгән. Киләчәктә дә шулай булачак. Ләкин ул вакытта барысы да күпкә яхшырак булачак. Ни өчен? Чөнки үледән тереләчәк кешеләрнең җирдә мәңге үлмичә яшәргә мөмкинлекләре булачак. Ул вакыттагы дөнья хәзергедән бик нык аерылып торачак. Сугышлар, җинаятьчелек һәм чир-авырулар бүтән булмаячак.

17. Кем үледән тереләчәк?

17 Кем үледән тереләчәк? Гайсә әйтүенчә, «аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29). Ачылыш 20:13 тә болай диелә: «Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, үлем дә, Кабер дә үзендә булган үлгәннәрне бирде». Әйе, миллиардлаган кеше яңадан яшәячәк. Рәсүл Паул да: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк»,— дигән. (Рәсүлләр 24:15 укы.) Бу нәрсәне аңлата?

Оҗмахта кешеләр үзләренең үледән терелгән якыннары белән очрашачак

18. Үледән тереләчәк «тәкъва кешеләр» исәбенә кем керә?

18 «Тәкъва кешеләр» исәбенә Гайсә җиргә килгәнче яшәгән Йәһвәнең хезмәтчеләре керә. Нух, Ибраһим, Сара, Муса, Рут һәм Әсфирә кебек кешеләр җирдә яшәр өчен тереләчәк. Аларның кайберләре турында Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегеннән укып була. Ә безнең вакытта Йәһвәнең үлгән тугры хезмәтчеләре турында нәрсә әйтеп була? Алар да «тәкъва кешеләр» исәбенә керә һәм үледән тереләчәк.

19. «Тәкъва булмаганнар» кемнәр алар? Йәһвә аларга нинди мөмкинлек бирәчәк?

19 «Тәкъва булмаганнар» исәбенә Йәһвә турында белергә мөмкинлекләре булмаган миллиардлаган кеше керә. Алар үлсә дә, Йәһвә аларны онытмаган. Ул аларны терелтәчәк, һәм аларның Йәһвә турында белем алырга һәм аңа хезмәт итәргә мөмкинлекләре булачак.

20. Йәһвә кемне үледән терелтмәячәк?

20 Бу бар үлгән кешеләр тереләчәк дигәнне аңлатамы? Юк. Гайсә кайбер кешеләр терелмәячәк дип әйткән (Лүк 12:5; 19 нчы аңлатманы кара). Кеше үледән тереләчәкме, юкмы икәнен кем хәл итә? Иң югары Судья — Йәһвә, һәм соңгы карарны ул чыгарыр. Әмма ул шулай ук Гайсәгә «тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә» вәкаләт биргән (Рәсүлләр 10:42). Яман дип табылган һәм үзгәрергә теләмәгән кешеләрне Йәһвә үледән терелтмәячәк.

КҮКТӘ ЯШӘР ӨЧЕН ТЕРЕЛТЕЛҮ

21, 22. а) Күктә яшәр өчен терелтелгәннәргә нинди тән бирелә? ә) Күктә яшәр өчен беренче итеп кем терелтелгән булган?

21 Изге Язмаларда шулай ук кайбер кешеләр күктә яшәячәк дип әйтелә. Берәрсе күктә яшәр өчен терелтелгәндә, ул кеше тәнендә түгел, ә рухи шәхес итеп терелтелә.

22 Күктә яшәр өчен беренче итеп Гайсә терелтелгән булган (Яхъя 3:13). Гайсә үтерелгәннән соң өч көн үткәч, Йәһвә аны терелткән (Зәбур 16:10; Рәсүлләр 13:34, 35). Гайсә кеше тәнендә терелмәгән. Рәсүл Петер аңлатканча, Гайсә «кеше буларак үтерелде, ә рух буларак терелтелде» (1 Петер 3:18). Гайсә кодрәтле рухи шәхес итеп үледән терелгән (1 Көринтлеләргә 15:3—6). Ләкин Изге Язмаларда башкалар да андый тормыш өчен терелтеләчәк дип әйтелә.

23, 24. Гайсә искә алган «кечкенә көтү» кемнәр алар һәм аларның саны нинди?

23 Үләр алдыннан, Гайсә үзенең тугры шәкертләренә болай дигән: «Мин сезгә урын әзерләргә барам» (Яхъя 14:2). Димәк, аның кайбер шәкертләре аның белән бергә күктә яшәр өчен терелтелергә тиеш булган. Аларның саны нинди? Гайсә әйткәнчә, алар күп булмаячак. Ул аларны «кечкенә көтү» дип атаган (Лүк 12:32). Рәсүл Яхъя аларның төгәл санын әйткән. Күренештә ул күктәге «Сион тавында басып торучы Бәрәнне [Гайсә Мәсихне] һәм аның белән бергә 144 000 затны» күргән (Ачылыш 14:1).

24 144 000 мәсихче кайчан терелтелергә тиеш? Изге Язмалардан күренгәнчә, алар Мәсих күктә идарә итә башлагач терелергә тиеш (1 Көринтлеләргә 15:23). Без нәкъ шул вакытта яшибез, һәм 144 000 нең күпчелеге инде күктәге тормыш өчен терелтелгән. Ә җирдә калганнары, үлгәннән соң, шунда ук күктә яшәр өчен терелтелә. Ләкин кешеләрнең күпчелеге киләчәктә җирдәге оҗмахта яшәр өчен тереләчәк.

25. Киләсе бүлектән без нәрсә турында белербез?

25 Бик тиздән Йәһвә бар кешеләрне үлемнән азат итәчәк һәм үлем мәңгегә юкка чыгачак! (Ишагыя 25:8 укы.) Күктәге тормыш өчен тереләчәк кешеләр анда нәрсә эшләр? Изге Язмаларда алар Гайсә белән бергә күктәге Патшалыкта идарә итәчәк дип әйтелә. Бу хөкүмәт турында күбрәк без киләсе бүлектән белербез.

^ 9 абз. Изге Язмаларның башка өзекләрендә яшь һәм олы кешеләрнең, ир-атларның һәм хатын-кызларның, исраилле һәм исраилле булмаган кешеләрнең үледән терелгәне турында әйтелә. Сез бу очраклар турында 1 Патшалар 17:17—24; 2 Патшалар 4:32—37; 13:20, 21; Маттай 28:5—7; Лүк 7:11—17; Рәсүлләр 9:36—42; 20:7—12 дән укый аласыз.