Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

1. Гайсә үз шәкертләрен нәрсәгә өйрәткән?

ҖИРДӘ булганда, Гайсә үрнәк доганы әйткән. Аның ярдәмендә ул үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткән. Күпләр бу доганы «Күктәге Атабыз» дип атый. Бу дога нәрсә турында? Ни өчен ул безнең өчен мөһим?

2. Гайсә нинди өч мөһим нәрсә турында дога кылырга өйрәткән?

2 Гайсә әйткән: «Болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен“». (Маттай 6:9—13 укы.) Ни өчен Гайсә бу өч нәрсә турында дога кылырга өйрәткән? (20 нче аңлатманы кара.)

3. Без Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә белербез?

3 Без Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белдек. Без шулай ук аның кешеләргә һәм җиргә карата ихтыярын белдек. Әмма Гайсәнең: «Синең Патшалыгың килсен»,— дигәндә, нәрсә дип әйтәсе килгән? Без Аллаһы Патшалыгы нәрсә икәнен, аның нәрсә эшләячәген һәм аның Аллаһы исемен ничек изге итәчәген белербез.

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ НӘРСӘ УЛ?

4. Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул һәм аның Патшасы кем?

4 Йәһвә күктә үз хөкүмәтен оештырган һәм патша итеп Гайсәне сайлаган. Изге Язмаларда бу хөкүмәт Аллаһы Патшалыгы дип атала. Гайсә ул — «патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» (1 Тимутигә 6:15). Гайсә бар җирдәге идарәчеләргә караганда күбрәкне эшли ала һәм ул аларның барысыннан да (бергә алганда) күпкә кодрәтлерәк.

5. Аллаһының хөкүмәте кайдан идарә итә? Ул нәрсә өстеннән идарә итәчәк?

5 Үледән терелүеннән соң кырык көн үткәч, Гайсә күккә кайткан. Ахыр чиктә Йәһвә аны үз Патшалыгының Патшасы итеп билгеләгән (Рәсүлләр 2:33). Аллаһының хөкүмәте күктән җир өстеннән идарә итәчәк (Ачылыш 11:15). Менә ни өчен Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы «күктәге Патшалык» дип атала (2 Тимутигә 4:18).

6, 7. Ни өчен Гайсә җирдәге бар идарәчеләрдән дә яхшырак?

6 Изге Язмаларда Гайсә җирдәге бар идарәчеләрдән дә бөегрәк дип әйтелә, чөнки «ул гына үлемсез» (1 Тимутигә 6:16). Җирдәге бар идарәчеләр ахыр чиктә үлә, әмма Гайсә һичкайчан үлмәячәк. Аның безнең хакка кылган бар игелекле эшләре мәңгегә калачак.

7 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән күренгәнчә, Гайсә гадел һәм кызганучан Патша булачак. «Аңарда Йәһвә рухы, зирәклек һәм аңлау рухы, киңәш һәм куәт рухы, белем һәм Йәһвәгә карата курку-хөрмәт рухы булыр. Ул Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәтеп, шатлык табар. Ул күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәс, колаклары ишеткәннәре буенча гына фаш итмәс. Ул мескеннәрне [ярлыларны] дөреслек белән хөкем итәр» (Ишагыя 11:2—4). Сез андый патшаның идарәсе астында яшәргә теләр идегезме?

8. Гайсә берүзе идарә итмәячәген без кайдан беләбез?

8 Аллаһы кайбер кешеләрне Гайсә белән күктәге хөкүмәттә идарә итсеннәр өчен сайлаган. Мәсәлән, рәсүл Паул Тимутигә болай дигән: «Нык калып яшибез икән, бергә патшалык та итәрбез» (2 Тимутигә 2:12). Гайсәнең күпме хакимдәше булачак?

9. Гайсәнең күпме хакимдәше булачак? Аллаһы аларны кайчан сайлый башлаган?

9 Җиденче бүлектән белгәнебезчә, рәсүл Яхъя күренештә күктәге Патша Гайсәне һәм аның 144 000 хакимдәшен күргән. 144 000 кемнәр алар? Яхъя болай дип аңлата: «Алар... Бәрән кая гына барса да, аңа ияреп баралар. Алар Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче җимешләр итеп кешеләрдән сатып алынган». (Ачылыш 14:1, 4 укы.) 144 000 бу — Аллаһының тугры хезмәтчеләре. Аллаһы аларны Гайсә белән «җир өстеннән патшалык итсеннәр» өчен сайлаган (Ачылыш 5:10). Беренче гасырдан бирле Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләре арасыннан бу 144 000 патшаны сайлый.

10. Ни өчен Гайсә белән 144 000 нең кешеләр өстеннән идарә итәчәге Йәһвәнең яратуын дәлилли?

10 Кешеләрне нык кайгыртканга күрә, Йәһвә Гайсәгә хакимдәшләрен кешеләр арасыннан сайлаган. Гайсә яхшы идарәче булачак, чөнки ул безне аңлый. Ул кеше булу һәм газаплану нәрсә икәнен белә. Паул сүзләре буенча, Гайсә безне аңлый, ул «безнең хәлгә керә ала» һәм «без сыналгандай сыналган» (Еврейләргә 4:15; 5:8). Гайсәнең 144 000 хакимдәше дә кеше булу нәрсә икәнен белә. Өстәвенә, алар камилсезлек һәм чир-авырулар белән көрәшкән. Шуңа күрә Гайсәнең һәм 144 000 нең хисләребезне һәм авырлыкларыбызны аңлаячагына һич шикләнмәскә була.

АЛЛАҺЫНЫҢ ПАТШАЛЫГЫ НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘК?

11. Аллаһы ихтыяры күктә һәрвакыт үтәлгәнме?

11 Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы ихтыярының күктәге кебек, җирдә дә үтәлүе турында дога кылырга өйрәткән. Хәзер күктә яшәүче рухи затларның барысы да Аллаһы ихтыярын үти. Ләкин һәрвакыт алай булмаган. 3 нче бүлектән белгәнебезчә, Шайтан Иблис Аллаһыга каршы чыккан. Бу фетнәдән соң Аллаһы Шайтанга һәм башка тугрылыксыз фәрештәләргә күпмедер вакыт күктә калырга рөхсәт иткән. Шулай итеп, кайчандыр күктә Аллаһы ихтыярын үтәмәүчеләр дә яшәгән. 10 нчы бүлектән без Шайтан һәм җеннәр турында күбрәк белербез.

12. Ачылыш 12:10 да нинди ике мөһим вакыйга сурәтләнә?

12 Изге Язмаларда Гайсә, Аллаһы Патшалыгында Патша булып киткәч, Шайтанга каршы сугышачак дип әйтелгән. (Ачылыш 12:7—10 укы.) 10 нчы шигырьдә ике бик мөһим вакыйга сурәтләнә: Гайсә Мәсих Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итә башлый һәм Шайтан күктән җиргә ыргытыла. Бу вакыйгалар инде үткән. Без моның турында соңрак белербез.

13. Шайтан җиргә бәреп төшерелгәч, күктә нәрсә булган?

13 Шайтан белән җеннәре күктән бәреп төшерелгәч, тугры фәрештәләр бик шатланган. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз!» (Ачылыш 12:12). Бар күктәге затлар Аллаһы ихтыярын үтәгәнгә күрә, анда тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөрә.

Шайтан һәм аның җеннәре күктән ыргытылганга күрә, җирдә газаплар күп. Озакламый газаплар юкка чыгачак

14. Шайтан күктән бәреп төшерелгәч, җирдә нинди хәл урнашкан?

14 Җирдә исә бөтенләй башка хәл. Кешеләр коточкыч вакыйгалар кичерә, «чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән... төшкән» (Ачылыш 12:12). Шайтан котырына. Ул күктән бәреп төшерелгән һәм тиздән юк ителәчәген белә. Җирдә авырлыклар, кайгы һәм газаплар тудырыр өчен, ул барысын эшли.

15. Аллаһының җиргә карата ихтыяры нинди?

15 Ләкин Аллаһының җиргә карата ихтыяры үзгәрмәгән. Ул әле дә камил кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен тели (Зәбур 37:29). Аллаһы Патшалыгы моны ничек эшләячәк?

16, 17. Даниял 2:44 тән без Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә беләбез?

16 Даниял 2:44 тә язылган пәйгамбәрлектә болай диелгән: «Шул патшалар көннәрендә күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк. Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак». Бу пәйгамбәрлектән без Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә беләбез?

17 Беренчедән, Аллаһы Патшалыгы «шул патшалар көннәрендә» идарә итә башлаячак. Димәк, Патшалык идарә итә башлаганда, башка хөкүмәтләр әле идарә итәргә тиеш. Икенчедән, Аллаһы Патшалыгы мәңге булачак һәм башка бер нинди хөкүмәт тә аны алмаштырмаячак. Өченчедән, Аллаһы Патшалыгы һәм бу дөнья хөкүмәтләре арасында сугыш булачак. Аллаһы Патшалыгы, җиңеп, җир өстеннән идарә итүче бердәнбер хөкүмәт булып китәчәк. Бу Патшалык кешеләр өчен иң яхшы хөкүмәт булачак.

18. Аллаһы Патшалыгы һәм бу дөнья хөкүмәтләре арасындагы сугыш ничек атала?

18 Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлаганчы нәрсә булачак? Җеннәр бөтен җир патшаларын «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка җыячак». Бу соңгы сугыш Армагеддон дип атала. Әйе, җирдәге хөкүмәтләр Аллаһы Патшалыгына каршы сугышачак (Ачылыш 16:14, 16; 10 нчы аңлатманы кара).

19, 20. Ни өчен безгә Аллаһы Патшалыгы кирәк?

19 Ни өчен безгә Аллаһы Патшалыгы кирәк? Моңа ким дигәндә өч сәбәп бар. Беренчедән, без гөнаһлы һәм моның аркасында чирлибез һәм үләбез. Әмма Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында без мәңге яшәячәкбез дип әйтелә. Инҗилдә болай диелә: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

20 Икенчедән, без явыз кешеләр арасында яшибез. Дөньяда ялган, алдау һәм әхлаксызлык хөкем сөрә. Без дөньядагы явызлыкны бетерә алмыйбыз, ләкин Аллаһы моны эшләячәк. Аллаһы үзгәрергә теләмәүче явыз кешеләрне Армагеддонда юк итәчәк. (Зәбур 37:10 укы.) Өченчедән, җирдәге хөкүмәтләр дөнья проблемаларын хәл итә алмый. Алар мәрхәмәтсез һәм намуссыз. Алар кешеләргә Аллаһыны тыңлап яшәргә ярдәм итми. Изге Язмаларда «кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» дип әйтелә (Вәгазьче 8:9).

21. Патшалык ярдәмендә Аллаһының ихтыяры җирдә ничек үтәләчәк?

21 Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә Армагеддоннан соң җирдә Аллаһының ихтыяры үтәләчәк. Мәсәлән, Патшалык Шайтанны һәм аның җеннәрен бетерәчәк (Ачылыш 20:1—3). Ахыр чиктә, беркем дә чирләмәячәк һәм үлмәячәк. Йолым нигезендә бар тәкъва кешеләр оҗмахта мәңге яши алачак (Ачылыш 22:1—3). Патшалык Аллаһы исемен изгеләндерәчәк. Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында бар кешеләр Йәһвәнең исемен данлап яшәячәк. (21 нче аңлатманы кара.)

КАЙЧАН ГАЙСӘ ПАТША БУЛЫП КИТКӘН?

22. Гайсә әле җирдә булганда да, үледән терелгәч үк тә Патша булып китмәгән. Без моны кайдан беләбез?

22 Гайсә үз шәкертләрен «синең Патшалыгың килсен» дип дога кылырга өйрәткән. Димәк, ул вакытта Аллаһы Патшалыгы әле килмәгән. Башта Йәһвә үз хөкүмәтен урнаштырырга һәм Гайсәне Патша итеп билгеләргә тиеш булган. Гайсә кайчан Патша булып киткән? Күккә кайткач укмы? Юк, аңа күпмедер вакыт көтәргә кирәк булган. Моны без Зәбур 110:1 дә язылган пәйгамбәрлектән беләбез. Анда Йәһвә болай дип әйтә: «Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда». Рәсүл Петер һәм рәсүл Паул аңлатканча, бу пәйгамбәрлек үледән терелгән Гайсәгә кагылган (Рәсүлләр 2:32—35; Еврейләргә 10:12, 13). Йәһвә Гайсәне Патша итеп билгеләгәнче, Гайсәгә күпме көтәргә кирәк булган?

Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә җирдә Аллаһының ихтыяры үтәләчәк

23. а) Кайчан Гайсә Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итә башлаган? ә) Киләсе бүлектән без нәрсәне белербез?

23 1914 елдан башлап күп кенә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр үтәлергә тиеш булган. Моны эчкерсез мәсихчеләр төркеме бу елга кадәр күп ел алдан аңлаган. Дөньядагы вакыйгалар аларның хаклы булганын раслаган. Ул елда Гайсә Патша булып идарә итә башлаган (Зәбур 110:2). Күп тә үтмәстән Шайтан җиргә ыргытылган булган, һәм хәзер аның «вакыты аз калган» (Ачылыш 12:12). Изге Язмаларда бу вакыт «соңгы көннәр» дип атала. Киләсе бүлектә без нәкъ шул вакытта яшәгәнебезгә дәлилләрне карап чыгарбыз. Без шулай ук Аллаһы Патшалыгы җирдә Аллаһы ихтыярын бик тиздән үтәячәген белербез. (22 нче аңлатманы кара.)